Яңа фикерләр:

Архив рубрики «Мәкаләләр»

postheadericon Балалар бакчасында патриотик тәрбия бирү юллары

118774Азнакаем-горурлыгым,

Данлы туган төбәгем.

Синдәй матур җирне әле

Беркайда юк күргәнем.

 

Прочитать остальную часть записи »


postheadericon Стенд чыгышы: “Балачак – уйнап-көлеп үсәр чак”

iҺәр халык мәдәни, тарихи, әхлакый һәм башка байлыкларга ия. Әлеге байлыклар һәрберебезнең туган төбәгебездә бихисап. Милли тәрбия бирү, халык тарихын өйрәнү, аның мәдәни байлыгы турында күзаллау булдыру, туган теленә, халкына карата соклану, горурлану хисе тәрбияләү, балаларда ул яшәгән республика, район, авыл тарихы турында мәгълүмат бирүдән башлана. Шәхес тәрбиялибез икән, һәр яктан үсеш алган киләчәк буын кешесе үссен дисәк, барлык тәрбия өлкәләрен дә кулланып, тәрбиягә нигез балалар бакчасындагы нәниләргә юнәлдерелергә тиеш. Безнең «Чык тамчысы» балалар бакчасында милли хис тәрбияләү түбәндәге юнәлешләрдән чыгып оештырыла:

Прочитать остальную часть записи »


postheadericon Тәрбиячеләр өчен чыгыш: “Юл йөрү кагыйдәләрен уеннар аша үзләштерү”

f20141028071337-dou07-019Уен – мәктәпкәчә яшьтәге балаларның күптөрле эшчәнлекләре арасында иң мөһиме: ул бала үсешендә алып баручы ролен үти, зур тәрбияви һәм өйрәтү потенциаленә ия булып тора. Уенда баланың шәхесе буларак формалашуы тирә-як белән аралашу аша тормышка ашырыла. Уен барышында баланың игътибарлыгы, хәтере, күзаллау дәрәҗәсе үсә, тормыш тәҗрибәсе арта. Прочитать остальную часть записи »


postheadericon Үстерелешле тел мохите

PFVba_b0xW8“Тел – милләтнең язмышы, аның сакчысы”

Ә. Каримуллин

Һәр милләтнең язмышы, шул исәптән татарларның да, мәңгелек педагогик хыялы – һәрьяктан камил шәхес тәрбияләү. Ә андый шәхесләр ничек формалаша? Кайдан килә? Чын кеше булып үссеннәр өчен улларыбыз һәм кызларыбыз күңелендә нәрсә калдырырга? Ата-ана мәхәббәтенең бала күңелендә сүрелмәс рәхмәт хисләре кабызуына ничек ирешергә? Баланы кешеләрне аңлый һәм күрә белергә ничек өйрәтергә?

Прочитать остальную часть записи »


postheadericon Балаларны ана теленә өйрәткәндә проект алымын куллану

05_2Проект методы 20 нче гасыр башында америка философы, психолог һәм педагог Джон Дьюи тарафыннан эшләнгән.

Дьюи фикеренчә, укыту, балаларның максатчан эшчәнлеге аша аларның шәхси кызыксынуларын һәм бурычларын исәпкә алып, актив нигездә төзелергә тиеш.

Прочитать остальную часть записи »


postheadericon “Тел – саекмас чишмә” темасына чыгыш

tatarskiy(Эш тәҗрибәсеннән)

 

Туган илем, туган телем… Үз илем, үз телем… Бүгенге көндә, кызганычка каршы, үз илендә яшәп тә, үз ана телендә сөйләшә алмаган милләттәшләребезне еш очратырга туры килә. Ә киләчәктә нинди язмыш көтә телебезне? Бөек Тукай теле үзенең бөеклеген саклап калырмы, киләчәк буын гореф-гадәтләребезне, йола –бәйрәмнәребезне югалтмасмы, газиз туган телдә балаларыбыз, оныкларыбыз сөйләшер, аралашырмы?

Прочитать остальную часть записи »


postheadericon Бала тормышында фольклорның әһәмияте

75Тәрбиячеләр өчен консультация.

 

Балаларның рухи яктан бай, физик яктан сау-сәламәт булып үсүендә уеннарның әһәмияте бик зур. Өлкәннәргә эштән бушаган вакытта күңел ачу, ял итү, вакыт уздыру өчен бер чара булса, бала өчен “уен – чын шөгыльгә, тормыш көрәшенә һәм хезмәткә әзерләнү ул” (Н. Исәнбәт).

Прочитать остальную часть записи »


postheadericon Тәрбиячеләр өчен уен: «Матур әдәбиятка тарту аркылы мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерү”

1317057686_vospitatel-medal-kopiyaМаксат: мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерүдә тәҗрибә уртаклашу.

 

Уен барышы.

Алып баручы. Исәнмесез, хөрмәтле коллегалар! Бүген без сезнең белән балаларның сөйләм теле үсеше проблемасын, матур әдәбият белән таныштыру аркылы чишү ысулларын өйрәнербез.

Прочитать остальную часть записи »


postheadericon Тәрбиячеләр өчен чыгыш: “Сюжетлы уеннар уйныйбыз”

big_6_20113516b1b9d62e_1263974327_12Уен эшчәнлеге – мәктәпкәчә яшьтәге бала үсешендә зур этәргеч. Бакчада балалар өчен уен тирәлеген булдыру – төп шарт булып тора. Мәктәпкәчә яшь вакытындагы уеннар логикасыннан чыгып, уен эшчәнлегенең берничә формасын күрсәтеп була. Аларның һәрберсе узенә генә хас специфик уенчыклар һәм уен җиһазларын, атрибутиканы күздә тота.

Прочитать остальную часть записи »


postheadericon Интегрированный подход в обучении детей двум государственным языкам

КҮЧЕРҮ – Интегрированный подход в обучении детей двум государственным языкам (Презентация)

 

2Добрый день уважаемые коллеги!

 

Я, Мансурова А.Г, воспитатель по обучению татарского языка ДОУ№ 380. Тема моего выступления «Интегрированный подход в обучении  детей двум государственным языкам. Презентация  образовательного проекта «С музыкой и красками путешествуем по сказкам».

Прочитать остальную часть записи »


postheadericon Мәктәпкә хәзерлек төркемендә грамотага өйрәтү шөгыльләрен үткәрүнең эш нәтиҗәләре

М(Педагогик киңәшмәдәге чыгыш)

 КҮЧЕРҮ – Мәктәпкә хәзерлек төркемендә грамотага өйрәтү шөгыльләрен үткәрүнең эш нәтиҗәләре

Прочитать остальную часть записи »


postheadericon Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе

12220Балаларны кечкенәдән инсафлы, әдәпле, тәрбияле итеп тәрбияләү – әти-әниләрнең җаваплы һәм изге бурычы. Үз-үзеңне тоту, аралашу күнекмәләре бирү гаиләдә, балалар бакчасында башлана. Тәрбия – ата-аналарның, тәрбиячеләрнең зур осталыгын, тырышлыгын һәм түземлеген таләп итә торган дәвамлы эш. 2 яшькә кадәрге балалар күбесенчә гаиләдә тәрбияләнә. Димәк, әдәплелек кагыйдәләре өйдә әти-әни, әби-бабай тарафыннан өйрәтелә. Бу эш ата-аналардан зур тырышлык һәм сабырлык тәлап итә. Балаларга “алай ярамый”, “болай эшләмә” дип өзлексез тукып, кисәтеп торулар гына уңай нәтиҗәләр бирми. Прочитать остальную часть записи »


postheadericon Балалар бакчасында дидактик уеннар

x_e78fc065Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең төп бурычы балаларны рухи яктан бай, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Алар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Ә шулар арасында иң әһәмиятлесе – уеннар.

Уен ярдәмендә балаларда зирәклек, оешканлык, коллективта үзеңне тота белү, җитезлек кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә. Уеннарның бала психикасына уңай йогынтысы турында күренекле педагоглар Л.С.Выготский, А.Н.Леонтьев, Д.Б.Эльконин, А.В.Запорожец, А.П.Усов та үз хезмәтләрендә язганнар.

Прочитать остальную часть записи »


postheadericon Күбәләктәй җанга – көч

38TБалачак – кеше тормышы башланган саф чор. “Чишмәләр чиста булса, Идел пычранмас”, – диләр бит. Балалар бакчасына аяк баскан һәр баланың рухи дөньясы күбесенчә хыялдан тора. Менә шул вакытта аларның күңелендә илһам ярала. Балаларга үзебезнең татар халкының гореф-гадәтләрен, дастан-әкиятләрен, шигырьләрен өйрәтеп, аларга булган уңай мөнәсәбәтне, мәхәббәтне үстерү өчен илһам кояшы, күңел җирлегенә тамыр җибәрү кирәк.

Прочитать остальную часть записи »


postheadericon Чыгыш: “Социаль тормышка яраклашуда татар телен үстерүленең роле”

татТатар теле тәрбиячесе буларак, мин үз эшемдә нигез итеп, әлбәттә, укыту методик комплектлары авторларының берсе Зарипова Зифа Мирхатовнаның “Татарча сөйләшәбез” программасын алдым.

 

Бу программаның принциплары төрле:

Коммуникативлылык принцибы – балаларны татар телен аралашу чарасы буларак куллануга әзерләүгә корылган.

Прочитать остальную часть записи »


postheadericon Балаларны ике дәүләт теленә өйрәтүдә инновацион технологияләр куллану.

content_img11Мин икенче кечкенәләр төркемендә эшлим. Татар балаларын туган телгә өйрәтү, аларның сөйләмен үстерү буенча төзелгән  “Туган телдә сөйләшәбез” дип аталган методик кулланманың икенче өлешеннән файдаланам. Өйрәтү-методик комплект үз эченә методик кулланманы, аудиоязмалар җыентыгын, күрсәтмә материалларны ала.

Прочитать остальную часть записи »


postheadericon Татар телен МКТ кулланып өйрәнәбез

128255_1Ата-аналар жыелышы өчен чыгыш

Безнең хәзерге җәмгыять фән һәм техника прогрессы белән бәйләнгән. Мәгълүмати коммуникатив технологияләр (МКТ) кеше тормышының бөтен тармагына да үтеп кергән.

Прочитать остальную часть записи »


postheadericon Халык авыз иҗаты әсәрләренең сөйләм телен үстерүдәге әһәмияте

татарКҮЧЕРҮ – Халык авыз иҗаты әсәрләренең сөйләм телен үстерүдәге әһәмияте презентациясе

 

Туган илем, туган телем…Үз илем, үз телем… Бүгенге көндә кызганычка каршы үз илендә яшәп тә, үз ана телендә сөйләшә алмаган (әллә теләмәгән?) милләттәшләребезне еш очратырга туры килә. Ә киләчәктә нинди язмыш көтә телебезне? Бөек Тукай теле үзенең бөеклеген саклап калырмы, киләчәк буын гореф-гадәтләребезне, йола-бәйрәмнәребезне югалтмасмы, газиз туган телдә балаларыбыз, оныкларыбыз сөйләшер, аралашырмы?

Прочитать остальную часть записи »


postheadericon Эссе: “Табигый сәләтем, яшәү рәвешем – балалар бакчасы тәрбиячесе”

vospitatelБөек галим мәгрифәтче язучы Ризаэддин Фәхреддин безгә мәңге онытылмаслык шундый нәсыйхәт язып калдырган: “Бала чактан алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”. Бу бөек сузләрнең асылына төшенсәң, балалар бакчасында эшләүче тәрбияченең нинди җаваплы эш башкаруын аңларга мөмкин.

Күп еллар буена балалар белән эшләү дәверендә мин бер гыйбәрәне исемнән мәңге чыгармадым: “Тәрбияче – үзе тәрбияле булырга тиеш”. Ә тәрбияле булу – ул зур төшенчә. Алтыннан да кыйммәтле булган нәрсә – тәрбияле баладыр. Ата-ана үзенең йөрәк җимеше – баласын безнең кулларга тапшыра. Мин һәр баланы үз баламдай якын итәм. Аларга “улым”, “кызым” диеп эндәшү баланы миңа тагын да якынайта. Үз баларыма биреп җиткерә алмаган күңел җылысын аларга бирәм, үз балаларымда күрергә теләгән сыйфатларны аларда булдырырга тырышам.

Прочитать остальную часть записи »