Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Геометрик фигуралар. Яңа төр фигура – ярымтүгәрәк”

математУртанчылар төркемендә интеграль математика шөгыле

 

Максат:

– 5 кә кадәр санау күнекмәләрен ныгыту өстендә эшләү.

– Геометрик фигураларны искә төшереп ныгыту, яңа геометрик фигура (ярым түгәрәк) белән танышу.

– Төсләрне ныгыту өстендә эшләү, ябыштыру күнекмәләрен ныгыту.

– Хайваннарны кызгану, аларны ярату, аларга ярдәм итәргә теләк белдерү хисләре тәрбияләү.

– Юлда йөрү, үзеңнең куркынычсызлыгың кагыйдәләрен искә төшерү.

 

Белем бирү өлкәләре:

“Танып белү”, “Социальләштерү”, “Коммуникация”, “Матур әдәбият”, “Иҗат итү (аппликация), “Куркынычсызлык”, “Сәламәтлек”.

 

Җиһазлау:

Күрсәтмә рәсемнәр, әкият “Шаян белән Наян”, 1-5 кадәр саннар, геометрик фигуралар (һәр балага), альбом бите, зур һәм кечкенә түгәрәкләр, ябыштыру өчен җилем, салфетка, компьютер, интерактив такта, магнитофон.

 

 

Эшчәнлек барышы.

Оештыру.

Саумы, Айрат! Саумы, Марат!

Саумы, Гөлназ! Саумы, Алсу!

Саумысыз, минем дусларым!

(Балалар бер-берсенә карап елмаялар)

Тәрбияче:

– Балалар, шушындый яхшы кәеф, күтәренке күңел белән авылыбызның олы юлына сәяхәт итәрбез. Әйдәгез, юлга кузгалдык.

 

(Балалар белән берлектә)

На-на на,

Көннәр җылына (атлау).

Га-га-га,

Чыгыйк урамга (йөгерү).

Да-да-да

Уйнама юлда! (аяк очларына басу, кулларны югары күтәрү).

Бул игътибарлы! (бармак янау).

 

Тәрбияче:

– Балалар, игътибар итик әле, юлда нәрсәләр йөри?

Балалар:

– Юлда машиналар йөри.

(Аудио язмада машиналар тавышы ишетелә).

Тәрбияче:

– Бер генәме, әллә күп машиналармы?

 Балалар:

- Юлларда, бер генә түгел, күп машиналар йөри.

(Тактага машиналар куела, балалар урында саннар белән машиналарны санап баралар).

Тәрбияче:

– Балалар, игътибар белән карагыз әле. Сезгә таныш фигуралардан нәрсә төзелгән?

(Тактада геометрик фигуралардан йөк машинасы ясалган рәсем. Һәр бала рәсемдәге геометрик фигураларны табып, исемен әйтеп чыгалар)

Тәрбияче:

– Балалар, әйтегез әле, бу машина нинди машина?

Балалар:

- Йөк машинасы.

Тәрбияче:

- Кайдан беләсез? Бәлки ул җиңел машинадыр….

Балалар:

- Юк, йөк машинасы. Аның арбасына йөк төялгән.

Тәрбияче:

- Балалар, ә хәзер сез бу машинадан таныш булмаган геометрик фигураларны табыгыз.

(Икенче рәсемнән ярымтүгәрәк форманы табу).

- Бу фигура ярымтүгәрәк дип атала.

(Бергәләп кабатлау).

- Машинанын көпчәге нишләгән ?

- Әйе, йөк күп төялгәч, көпчәге шиңгән. Ярымтүгәрәк формасына кергән. Көпчәк шиңгәндә нинди авазлар чыгара икән, әйдәгез, бергәләп эшләп карыйк әле. Тирән итеп сулыш алабыз һәм һаваны чыгарганда ша-шу-ши-шо- ш-ш-ш- дип әйтәбез.

(Бергәләп кабатлау).

 

Ял итү. “Күрсәт әле, үскәнем”

 (Балалар белән берлектә).

Башыбыз уйлар өчен,

Күзләребез күрер өчен.

Бер борын сулар өчен,

Ике колак тыңлар өчен.

 

Тәрбияче:

- Ә хәзер без сезнең белән “Наян белән Шаян” әкиятен карап үтәрбез.

(Интерактив тактада әкиятне карау).

Әкият буенча фикер алышу, сорауларга җавап бирү.

- Әниләре Шаян белән Наянга нәрсә алып кайткан?

- Туп нинди булган?

- Әниләре аларга кайда уйнарга кушкан?

- Шаян белән Наян аны тыңлаганнармы?

- Туп белән нәрсә булган?

Тәрбияче:

- Димәк, балалар, юлларда уйнарга ярыймы? Әйе, юлларда уйнарга ярамый. Туп машинага тапталып нинди халәттә калды?

Балалар:

- Ярымтүгәрәк хәлендә калды.

Тәрбияче:

- Балалар, песи балаларына бик күңелсез. Аларга ярдәм итәсегез киләме?

Әйдәгез, без аларга төрле төстәге зур һәм кечкенә туплар бүләк итик.

(Балалар альбом битенә зур һәм кечкенә туплар ябыштырып Шаян белән Наянга бүләк итәләр. Һәр бала үз тубының төсен һәм зурлыкларын әйтеп чыга)

Тәрбияче:

- Шаян белән Наян бик куандылар, алар сезгә рәхмәт әйтәләр. Сезнең кебек дуслар булуына алар бик шат. Без аларны үзебезнең бакчабызга кунакка чакырып калабыз. Ә хәзер күңелле кәеф белән үзебезнең бакчабызга кайтыйк.

(Музыка астында, күтәренке күңел белән атлап бару).

- Балалар, сезнең күңелегез күтәренке, елмаеп торасыз. Нилектән соң бу шулай?

Балалар:

- Без, Шаян белән Наянга ярдәм иттек. Аларга яңа туплар бүләк иттек. Әле без юлларда күп машиналар күрдек. Шаян белән Наянның тубы машина астына керде. Юлларда беркайчан да уйнарга ярамый.

 Тәрбияче:

- Әйе, балалар, сезнең эшләрегез күп һәм төрле булды. Алда да шулай сезнең белән күтәренке күңел белән эшчәнлегебезне дәвам итәрбез.Сезгә уңышлар гына телисем килә.

 

Татарстан Республикасы

Әтнә муниципаль районы

“Күәм балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ШӘРИФУЛЛИНА НАИЛӘ ГОСМАН КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий