Яңа фикерләр:

postheadericon Йомгаклау дәрес: «Мультфильмнан Акбай килде»

акбай3-4 яшьлек рус балалары өчен

 

1. Гади сорауларны аңлап җавап бирү, мөрәҗәгать итә белү, көндәлек яшәештә аралашу, диалогта катнашырга чакыру.

2. Бер- берсенә карата дуслык мөнәсәбәте, ярдәмләшү, киңәшләшү кебек сыйфатларны тәрбияләү.

3. Уен аша балаларны татар халкының күренекле шагыйре Г. Тукай белән таныштыру. “Кызыклы шәкерт” шигыре.

Актив сүзләр: ел буена өйрәнелгән лексика.

Кирәкле җиһазлар: уенчыклар, тартма, проектор, экран.

 

1. Исәнләшү.

Тәрбияче: – Исәнмесез, балалар!

Балалар: – Исәнмесез!

Тәрбияче: – Хәлләр ничек?

Балалар: – Әйбәт, рәхмәт. Дилә Әнвәровна, сезнең хәлләр ничек?

Тәрбияче: – Әйбәт, рәхмәт!

Тәрбияче: – Балалар, утырыгыз.

Тәрбияче: - Мин сезгә бүген мультфильм күрсәтәм. Сез игътибар белән карасагыз, безнең дустыбызны күрерсез.

 

(Балалар Г. Тукай “Кызыклы шәкерт” шигыренә мультфильм карыйлар)

 

Тәрбияче: Балалар, дустыбызны күрдегезме? (Ребята вы узнали нашего друга?)

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: Кем ул?

Балалар: Акбай!

Тәрбияче: Дөрес, Акбай. Ә шигырьне кем язган? (Кто написал это стихотворение? (Г. Тукай) Әйе, бу матур шигырне Г. Тукай язган. (Г. Тукай портретын күрсәтәм)

Сегодня Акбай обещал прийти в гости, что- то не идет. (Акбай бүген кунакка киләм диде, үзе юк?)

 

Ишек шакыган тавыш.

Тәрбияче: – Кто- то стучится в дверь. Может Акбай пришел? Давайте спросим: – Кто там?

Балалар: – Кем анда?

Акбай: – Бу мин – Акбай.

Балалар: – Акбай, кил монда. (Акбай килә) Акбай, утыр. (Акбай матур тартма күтәреп керә) утыра.

Акбай: Исәнмесез!

Балалар: Исәнме, Акбай!

Акбай: Я хочу с вами познакомиться. (Мин сезнең белән танышырга телим. )

– Мин Акбай. Син кем?

Балалар: – Мин Илья, мин малай. Син кем?- Мин Зарина, мин кыз. Син кем? Һ. б.

 

“Чылбыр” уены

Акбай: Теперь, давайте поиграем в кукольный театр. Я очень люблю играть. (Мин уйнарга яратам)

 

2. “Бармак уены”

Тәрбияче: Хәзер без курчак театры уйныйбыз.

Бу бармак – бабай,

Бу бармак – әби,

Бу бармак – әти,

Бу бармак – әни,

Бу бармак – малай (кыз, мин)

 

3. Физкультминут: Карусель әйләнә”

 

4. Уен ситуациясе “Акбайны сыйлыйбыз”

Тәрбияче: Дети, давайте мы угостим Акбая. Чем вы хотите угостить Акбая?

Дети спрашивают друг друга чай, хлеб, яблоко, молоко.

1Бала: Нәрсә кирәк?

2Бала: Чәй бир.

1Бала: Мә, чәй.

2Бала: Рәхмәт.

Дети друг у друга спрашивают продукты и угощают Акбая.

Балалар: Акбай, мә чәй, эч. Акбай, мә ипи, аша. һ. б.

Акбай: Чәй тәмле, рәхмәт. Ипи тәмле. Алма тәмле. Сөт тәмле, рәхмәт.

 

5. Уен “Тартмада нәрсә бар?”

Акбай: Я принес вам эту красивую коробку. Давайте посмотрим что же там есть. (Мин сезгә матур тартма алып килдем. Әйдәгез карыйбыз, анда нәрсә бар икән.) (Акбай чыгара, балалар әйтәләр) Бу нәрсә?

 

Балалар:

Кукла – курчак

Медведь – аю

Зайчик – куян

Мяч – туп

Машина – машина

Медвежонок – аю

Песи – кошка

Эт – собачка (араларында чиста – пычрак уенчыклар да бар, Акбай балалардан сорый “Бу уенчык нинди?”)

Давайте их сосчитаем. Работа на экране “Счет игрушек” (проектор)

А у меня в коробке еще остались вам подарки (Минем тартмамда сезгә бүләкләр калды әле. )

Менә сезгә бүләкләр (Вот вам подарки) (Раздает подарки)

Дети. Рәхмәт, Акбай.

Акбай: Сау булыгыз, балалар.

Дети. Сау бул, Акбай.

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Мәскәү районы

«Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче катнаш төрдәге

355 нче балалар бакчасы»

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле татар теле укыту тәрбиячесе

НУРГАЛИЕВА ДИЛӘ ӘНВӘР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий