Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Бар матур бакча”

садЗурлар төркемендә татар теленнән “Уйный-уйный үсәбез” проекты буенча “Уенчыклар”, “Ашамлыклар”, “Савыт-саба” темаларын кабатлау эшчәнлеге конспекты.

 

Максат: Үзара һәм зурлар белән көндәлек тормышта татарча аралашуга чыгу.

Бурычлар:

1. Темалар буенча өйрәнгән сүзләрне сөйләмдә активлаштыру, сөйләм күнекмәләре формалаштыру.

2. Гади сорауларны аңлап җавап бирү; хәтер, күзаллау сәләтен үстерү. Өйрәнгән шигырьләрне, җырларны, уеннарны кабатлау.

3. Әдәп-әхлак сыйфатлары, балалар бакчасына карата ярату хисләре тәрбияләү.

Алдан үткәрелгән эш: Бари Рәхмәтнең “Безнең бакчабыз”, “Уенчыклар”, “Музыка”, “Аш вакыты” шигырьләрен яттан өйрәнү. Җырлар өйрәнү: “Бар матур бакча” (аудио № 9), “Бәйрәм җыры” (аудио № 90). Шигырьләрнең, җырларның, уеннарның эчтәлеген чагылдырган слайдлар әзерләү (слайдлар эшчәнлек барышында күрсәтелә).

Кулланылган әдәбият:

Р.К.Шаехова. Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы. – РИЦ, 2012.

З.М.Зарипова. Татарча сөйләшәбез: 5-6 яшьлек балаларны татар теленә өйрәтү буенча методик ярдәмлек. Казан: “Хәтер”, 2012.

К.В.Закирова. Балачак аланы: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти-әниләр өчен хрестоматия. Казан: РИЦ, 2011.

Җиһазлау: Уенчыклар: төрле зурлыктагы, сандагы, төстәге курчаклар, аюлар, куяннар, туплар, песиләр, этләр, савыт-саба (тәлинкә, кашык, чынаяк). Күрсәтмә (аю, куян, песи, эт) һәм таратма (алма, кишер, сөт, ботка) рәсемнәр. Ноутбук, проектор, экран. Аш, ботка, сөт, чәй сурәтләре (экранда). “Төлке белән Каз” мультфильмы (“Татармультфильм”), төлке битлеге. Аудио-кушымта (УМК “Татарча сөйләшәбез”, 5-6 яшь).

 

Эшчәнлек барышы:

Балалар керәләр, кунаклар белән исәнләшәләр, ягымлы сүзләр әйтәләр, урындыкларга утыралар.

Тәрбияче: Ямь –яшел бакчада

Бик матур бакча бар.

Чын бакча түгел тик,

Ул ике катлы өй,

Салганнар безгә дип.

Эче дә, тышы да

Матур бик, чиста бик.

Шул өйне без инде

Йөртәбез “Бакча” дип.

Бик матур бакча шул –

Балалар бакчасы.

– Балалар, әйдәгез әле, үзебезнең көн дә килә торган, уйнап-көлеп үскән, яраткан бакчабыз турында сөйләшик! Арина, Рафаэль, сез нәрә әйтерсез?

Арина: Салкын кыш булса да,

Җылы яз килсә дә,

Без өйдә ятмыйбыз,

Барабыз бакчага.

 

Рафаэль: Безне бик яраталар

Бакчада апалар.

Килгәч тә елмаеп,

Кулларын киң җәеп,

Кочаклап алалар,

Әниләр күк алар.

 

Җыр “Бар матур бакча”.

 

 Бар матур бакча –

Балалар бакчасы.

Менә шундый бакча зур,

Менә шундый ул матур.

 

Куш.: Әйдә, дуслар, килегез,

Бакчабызны күрегез.

Әйе шул, әйе шул,

Бакчабызны күрегез.

 

Тәрбияче: Балалар, бакчага килгәч сез яраткан уенчыкларыгыз белән уйнарга яратасыз, шулай бит?! Ә сезнең нинди уенчыкларыгыз бар соң? Әдилә, үскәнем, сөйләп бир әле.

Әдилә: Без уйныйбыз залда,

Ни генә юк анда:

Тун кигән аюлар,

Кыланчык маймыллар,

Куяннар да этләр,

Курчаклар бар, туплар,

Мөгезле пошилар,

Мыеклы песиләр.

 

Тәрбияче: Уенчыкларыгыз бик күп икән! Алар сезне көтәләрдер инде, барып алыйк әле үзләрен. (Балалар уенчыклар почмагыннан һәрберсе үзе теләгән уенчыкны алып урыннарына утыралар, уенчыклар турында диалог төзеп сөйлиләр).

 

Үстерешле диалог “Бу нәрсә? Ул нинди?”

 

Тәрбияче: Әйдәгез әле, уенчыклар турында “Яратам” җырын җырлап алыйк.

 

Җыр “Яратам”.

 

 Тәрбияче: Балалар, уенчыкларны ярату гына аз, аларны кадерләп сакларга да кирәк, шулай бит, Женя?

Женя: Аларны без саклап,

Кадерләп йөртәбез,

Бәрмибез, атмыйбыз,

Ватмыйбыз – саклыйбыз.

Тәрбияче: Балалар, уенчыкларыгыз арыгандыр, сак кына аларны урыннарына илтеп куйыйк, йокласыннар.

(Салмак кына уйнаган “Бишек җыры” көе астында балалар уенчыкларны урыннарына куялар).

Тәрбияче: Чү, балалар, ишетәсезме! Нинди көй бу? (Дәртле, күңелле көй яңгырый). Виолетта, Вика, сез белмисезме?

Виолетта: Күңелле музыка

Яңгырый зал якта.

Музыка көенә

Җырларга, биергә,

Төз атлап йөрергә,

Өйрәтә Наталья Анатольевна, –

Ул безне ярата.

 

Вика: Без җырлар, шигырьләр

Өйрәнәбез монда,

Туган ил, туган тел,

Бакчабыз турында,

Яратып җырлыйбыз,

Яратып тыңлыйбыз.

Күп җырлар, шигырьләр

Өйрәндек инде без.

 

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез әле, үзебезнең яраткан “Бәйрәм җыры”н җырлыйк әле!

 

Җыр “Бәйрәм җыры”.

 1. Бүген бездә зур бәйрәм,

Биибез дә җырлыйбыз.

Җырлап-биеп, уйнап-көлеп

Кунакларны зурлыйбыз.

 

Куш.: Бәйрәмнәрне ярата

Малайлар да, кызлар да.

Яңа җырлар өйрәндек без

Сез дусларга җырларга.

2. Тыпыр-тыпыр, тыпыр-тыпыр,

Тыпырдашып басабыз.

Бүген бездә зур бәйрәм,

Бергә күңел ачабыз.

 

Тәрбияче: (Аринага карап): Арина, син матур гына елмаеп утырасың, сәбәбе нидә икән, безгә дә әйт әле?

Арина:         “Борын-борын заманда

Яшәгән, ди, бер төлке…”,-

Дип апа сөйләп китә

Әкият – шундый көлке!

 

Тәрбияче: Әй, хәйләкәр дә инде үзең, нәкъ шул төлке кебек! Әкият тыңлыйсың киләмени? Балалар, ә сез әкиятләр яратасызмы? Алай булгач, җайлап кына утырыгыз. Мин сезгә “Төлке белән Каз” исемле татар халык әкиятен сөйлим :

 

“Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер Төлке…” (Мультфильмны кабыза).

Мультфильм карау: “ Төлке белән Каз”.

Тәрбияче:

– Әкиятнең исеме ничек?

– Төлке Казны тотып алгач нәрсә әйтә?

– Төлке Казны ни өчен ашамый?

– Ә хәзер, әйдәгез, мультфильмдагы каз кебек очып, “Казлар-аккошлар” дигән хәрәкәтле уен уйнап алыйк. Ә төлкене санамыш ярдәмендә сайларбыз. (Бер бала санамыш әйтә).

 

Хәрәкәтле уен “Казлар-аккошлар”.

Тәрбияче: Уйнап-җырлап вакыт бик тиз үткән, аш вакыты җитеп килә икән бит. Кайда әле безнең дежурный?

Аделина: Тәлинкә, кашыклар,

Чынаяк – савытлар

Тарата дежурный –

Аш урыны хәзерли.

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез, Аделинага табын әзерләгә булышыйк.

 

Уен ситуациясе “Сорап ал”.

(Өстәлдә төрле төстәге, сандагы савыт-саба уенчыклары (тәлинкә, чынаяк, кашык). Балалар тәрбиячедән аларны сорап алалар).

Тәрбияче: Рәхмәт, балалар! Сез бик тырыш икәнсез. Менә табыныбыз да әзер. Динар, ә хәзер нишлибез, син беләсеңме?

Динар: Тәртипне беләбез:

Кул юып керәбез.

Әйбәтләп кенә без

Ашыйбыз, эчәбез.

Тәрбияче: Нәрсә ашыйсыз? Нәрсә эчәсез?

 

Балалар (экрандагы рәсемнәргә карап):

– Без ашыйбыз тәмле аш.

– Без ашыйбыз тәмле ботка.

– Без эчәбез баллы чәй.

– Без эчәбез тәмле сөт.

Тәрбияче: Балалар, исегезгә төшерегез әле, “Кем нәрсә ярата?” исемле татар халык әкиятенең геройлары – Аю, Куян, Эт, Песи нәрсә ашарга яраталар?

(Мольбертка әлеге персонажлар сурәтләнгән күрсәтмә рәсемнәр куела).

Тәрбияче: – Аю нәрсә ярата?

– Куян нәрсә ярата?

– Эт нәрсә ярата?

– Песи нәрсә ярата?

 

Сүзле уен “Дусларны сыйла”

Тәрбияче: (балаларга мөрәҗәгать итеп): Аюны (Куянны, Этне, Песине) сыйла!

Бала: Аю (Куян, Эт, Песи), мә алма (кишер, ботка, сөт), аша (эч)!

(Балалар, дөрес җавапка туры килгән рәсемне алып (алма, кишер, ботка, сөт), персонажлар сурәтләнгән рәсемнәргә беркетәләр).

Тәрбияче: Балалар, дусларыбыз да буш кул белән килмәгән, кәрзин тутырып сезгә күчтәнәч алып килгәннәр. Рәхмәт үзләренә! (Кәрзинне балаларга күрсәтә).

Тәрбияче: Балалар, сез бик тырышып, дөрес итеп яраткан бакчабыз турында сөйләдегез, матур итеп җырладыгыз һәм уйнадыгыз. Булдырдыгыз! Рәхмәт сезгә!

 

Җыр “Бар матур бакча”.

 Бар матур бакча –

Яраткан бакчабыз.

Менә шундый бакча зур,

Менә шундый ул матур.

 

Куш.: Рәхмәт, дуслар, килдегез,

Бакчабызны күрдегез.

Әйе шул, әйе шул,

Бакчабызны күрдегез.

 

Тәрбияче: Сау булыгыз, балалар!

 

Татарстан Республикасы

Лениногорск шәһәре

“23 нче номерлы гомуми үсеш бирү төрендәге балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

татар теле тәрбиячесе

УСМАНОВА ӘМИНӘ НӘБИУЛЛА КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий