Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Ком һәм суның үзлекләре белән таныштыру”

комБеренче кечкенәләр төркемендә тирә-юнь белән таныштыру буенча ачык шөгыль конспекты

 

Максат.

1.Бармакларның һәрәкәтчелеген, ике кулның да координациясен, бармак мускулларының хәрәкәтчелеген, шнурга төймәләрен кертеп төзә белү күнекмәләрен үстерү;

2.Соскы белән форманы ком белән тутыру, дөрес тын алу күнекмәләрен формалаштыру.

Бурычлар.

Балаларның танып белү эшчәнлеген үстерү: ком коры (тарала), юеш ком (формасын саклый), шулай ук су һәм башка материалларның (кәгазьдән ясалган көймә батмый) үзлекләре белән таныштыруны дәвам итү һәм ныгыту.

Табигатькә, аның үзгәрешләренә мәхәббәт, кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлау: яз вакыты тасвирланган рәсемнәр, песи, соскы һәм формалар, су, төймәләр, шнур, песок.

Оештыру. Компьютерда яз сүрәте пәйдә була. Өстәл өстендәге вазада каен ботаклары, тактада нурлар чәчеп торган кояш рәсеме.

 

Шөгыль структурасы:

  1. Рәсемне карау.
  2. Ком астынан төймәләр эзләү һәм шнурга тезү.
  3. Соскы белән форманы ком белән тутыру.
  4. “Болыт һәм кояш” бармак уенын уйнау.

 

 

Шөгыль барышы:

1. Балалар төркем бүлмәсенә керәләр .

Тәрб-че:

Яз-яз-яз җитә (балалар кулларын чабалар),

Тәрәзәне ачтылар (кулларын җәяләр).

Тып-тып-тып итә (бармаклар белән өстәлдә тыпырдыйлар)

Эре-эре тамчылар.

 

Балалар хәзер тышта елның нинди фасылы?

Балалар: Яз.

Тәрбияче: Дөрес. Яз көнне урамда нинди үзгәрешләр була? (Кар эри, гөрләвекләр барлыкка килә, кояш җылырак яктырта, яфраклар күренә башлый)

Тәр-че: Ләйлә, безгә яз турында матур шигыреңне сөйләп күрсәтәле.

 

Ләйлә: Яз

Яз килә, яз килә,

Сыерчыклар килә .

Гөрләшеп, сайрашып

Җырчы кошлар килә.

 

Тәр-че: Булдырдың. Бик матур сөйләдең. Рәхмәт сиңа.

 

2. Сюрприз моменты: ишек шаку. Бизәнгән песи ишектән керә.

Песи: Исәнмесез!

Балалар: Исәнмесез!

Тәрбияче: Син бик матур киенгәнсең, ә үзенең кәефең юк.

Песи: Мин әнигә бик матур төймәләр әзерләгән идем. Су кырыенда йөрдем һәм комда төймәләремне югалтым. Төймәләрсез кайтасым килми. Дуслар, ярдәм итегезче миңа.

 

Тәрбияче: Балалар, песигә төймәләрен комнан табырга ярдәм итәрбезме?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: Балалар, өстәл өстендәге зур савыттагы коры комнан песи югалткан төймәләрне табып үз савытыгызга салыгыз. (Балалар эзлиләр, табалар). Әйдәгез хәзер песигә төймәләрне шнурга тезеп бирик (балалар белән бергәләшеп төймәләрне шнурга тезәбез).

Песи: Ай, бик рәхмәт сезгә, балалар.

Мин әнине яратам, төймәләр бүләк итәм.

Төймәләр бик матурлар, карагызчы, балалар.

 Тәрб-че: (Песи тагын елый). Тагын ник елыйсын песи?

 Песи: Мин тагын әнигә кабартмалар пешерәсем килә, ә мин пешерә белмим.

 

3.Тәрбияче: Песигә кабартмалар пешерергә өйрәтәбезме? (Әйе) Кабартмалар пешерү өчен безгә нәрсә кияргә кирәк?

Балалар: Алъяпкыч (балалар зурлар ярдәме белән алъяпкычлар кияләр).

Тәрбияче: Ә хәзер балалар юеш комнан кабартмалар пешерик (балалар куллары белән кабартмалар ясыйлар).

Тәрбияче: Без бүген пешекче, кабартмалар пешерәбез. Балалар, кулларыгыз нинди булган?

Балалар: Пычрак.

Тәрбияче: Безгә нишләргә кирәк?

Балалар: Кулларны юарга һәм сөртергә кирәк.

Тәрбияче: Кулларны юдык, тастымалларга сөрттек, алъяпкычларны салабыз һәм үзебез пешергән кабартмаларны песигә күрсәтәбез.

Балалар: Менә, песи, безнең кабартмалар.

Песи: Сез бик уңган балалар икән. Балалар, минем сезнең белән бер уен уйныйсым килә. Мин сезгә “Кояш-болыт”дип әйтермен, ә сез аларны уйнап күрсәтерсез.

 

Бармаклар уены 

Песи “кояш” дигәндә бармаклар ачыла, песи “болыт” дигәндә бармаклар ябыла.

Песи: Сез шундый яхшылар. Сезнең белән уйнавы да күңелле. Миңа китәргә вакыт. Сау булыгыз.

Балалар: Сау булыгыз.

Тәрбияче: Юеш ком ничек барлыкка килә?

Балалар: Коры комга суны салгач барлыкка килә.

Тәрбияче: Сәламәт булу өчен безгә су да, ком да бик кирәк. Табигатьтәге бу байлыкны безгә саклап торырга кирәк.

 

Кулланылган әдәбият.

 

  1. Закирова К.В. “Әхлак нигезе – матур гадәт (Гаиләдә һәм балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбияләү): Методик кулланма, 2004 – 383 б.
  2. Балалар бакчасы: Әти-әниләр һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен уку китабы.-Казан: Раннур, 2003.-656б.

Татарстан Республикасы

Түбән Кама шәһәре

“Гомуми үстерешле 76 нчы балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

МИНЕБАЕВА АЛЬБИНА ИЛДУС КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий