Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Серле капчык”

капчык1 нче кечкенәләр төркемендә тирә-юнь белән таныштырудан ачык шөгыль 

 

Максат: уенчыкларга нигезләнеп балаларның сүзләрне ачык һәм аңлаешлы итеп әйтүне ныгыту, предметларны дөрес әйтергә йөрәтүне дәвам итү, аның кулланышын әйтеп бирүне ныгыту, төсләрне аера белү һәм дөрес әйтүне камилләштерү, гади җөмләләр төзүне формалаштыруны дәвам итү, сүз байлыгын үстерү.

Җиһазлар: курчак, капчык, уенчыклар (тарак, шалтыраук, шакмак, куян, туп, әтәч, машина, аю).

Сүзлек өстендә эш: кызыл, яшел, зәңгәр, тарыйлар, сикерә, почмак.

Балалар белән алдан эшләнгән эш: уенчыклар белән уйнау, уен аша кулланышын билгеләү, әңгәмә үткәрү.

Шәхси эш: пассив балаларны шөгыльгә тарту, әңгәмә барышында активлаштыру.

Методик алымнар: ситуация, сорау – җавап, д/уен “Бу нәрсә?”, физминутка, йомгаклау.

Шөгыльнең структурасы:

  1. Кереш өлеш – ситуация “Безгә бүген кунакка куян килгән”.
  2. Төп өлеш.
  3. Д/ уен “Бу нәрсә?”
  4. Физминутка “Ак куянкай”
  5. Йомгаклау.

 

Балаларны оештыру:

Шөгыль барышында балалар ярым түгәрәктә утыралар.

 

 

Шөгыль барышы.

1. Тәрбияче: Балалар, бүген безгә кунакка Куян килгән. Әйдәгез әле аның белән исәнләшик.

Балалар: Исәнме, куянкай.

Тәрбияче: Балалар, куян нинди?

Балалар: Куян матур.

Тәрбияче: Ул безгә буш кул белән килмәгән, ә “серле капчык” алып килгән. Хәзер без сезнең белән капчыктагы ниләр барын белербез.

2. Тәрбияче: Бу нәрсә?

Балалар: Тарак

Тәрбияче: Ә аның белән нишлиләр?

Балалар: Чәч тарыйлар.

Тәрбияче: Бу нәрсә?

Балалар: Бу шакмак.

Тәрбияче: Ул нинди төстә?

Балалар: Кызыл төстә.

Тәрбияче: Шакмак тәгәриме?

Балалар: Юк аның почмаклары бар.

Тәрбияче: Бу нәрсә?

Балалар: Бу куян.

Тәрбияче: Куян нишли?

Балалар: Куян сикерә.

Тәрбияче куян турында шигырь сөйли.

 

“Куянкай” (Н. Исәнбәт)

Әй, куян, куян,

Кечкенә генә.

Бик куркак кына

Ике колагы

Озынкай гына

Аягы җиңел

Мамыктай гына.

Тәрбияче: “Бу нәрсә?”

Балалар: Туп.

Тәрбияче: Туп нишли?

Балалар: Туп сикерә, туп тәгәри.

Тәрбияче туп турында шигырь сөйли.

 

“Туп”

Әмина елый үкереп,

Тубым суга төште дип.

Чү, Әминә, елама,

Туп батмый ул елгада.

 

Тәрбияче: Бу нәрсә?

Балалар: Бу әтәч.

Тәрбияче: Әтәч ничек кычкыра?

Балалар: Кикрикүк-кикрикүк.

Тәрбияче әтәч турында шигырь сөйли.

 

“Әтәч”

Иртән бик иртә тора

Канат кагып кычкыра

–         Кикрикүк, кикрикүк.

–         Тор иртәрәк : эшең күп.

 

Тәрбияче: Бу нәрсә?

Балалар: Бу – машина.

Тәрбияче: Бу нәрсә?

Балалар: Бу – аю.

Тәрбияче: Аю ничек йөри?

(Балалар күрсәтергә тиешләр)

 

Бергәләп басык әле

Түгәрк ясык әле

Аюлар ничек йөри

Бергәләп ясык әле.

 

1. Физминутка: “Ак куянкай”.

2. “Бу нәрсә?” (Капчыктагы уенчыкларны балалардан сорау һәм исемнәрен әйтү.)

3. Йомгаклау.

– Балалар, безгә бүген кем кунакка килде?

Балалар: – Куян килде.

Тәрбияче: – Ул безгә нәрсә алып килде?

Балалар: – “Серле капчык” һәм уенчыклар.

Тәрбияче: – Нинди уенчыклар? (Куян, әтәч, туп, шакмак, машина, аю, тарак).

Әйдәгез куян белән саубуллашабыз.

Балалар: Сау бул, куян.

 

 Кулланылган әдәбият.

1. К.В. Закирова, Р.Ә. Кадыйрова “Уйный-уйный үсәбез” – Казан: Мәгариф, 2005.

2. Закирова К.В. “ Әхлак нигезе – матур гадәт” (Гаиләдә һәм балалар бакчасында әдәп – әхлак тәрбияләү): Методик кулланма/ К.В. Закирова, Р.Ә. Кадыйрова. – Казан : Мәгариф, 2004.

 

Татарстан Республикасы

Түбән Кама шәһәре

“Гомуми үстерешле 76 нчы балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

САФИУЛЛИНА ГӨЛЧӘЧӘК ИЛДУС КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий