Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Кунак булсаң, тыйнак бул”

85-6 яшьлек балалар өчен

 

Бурычлар: үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту, балаларда кунаклар белән аралашу, кешеләргә ихтирам хисләре тәрбияләү.

Сүзлек эше: ашъяулык, тастымал.

Җиһаз: ак әби өчен киемнәр, ашъяулыкка төрелгән алма, бәлеш, курчак, савыт-сабалы кунак өстәле, тастымаллар, салфеткалар.

 

Шөгыль барышы

Тәрбияче: Бүген безгә кунакка бик хөрмәтле кеше – Ак әби килә. Кунакны ничек каршы аласын без инде яхшы беләбез. Әйдәгез шул сүзләрне искә төшереп үтик әле. (Кабатлыйлар).

 

Әби керә. Өстендә матур итеп тегелгән күлмәк, башында ак яулык, аягында читекләр. Кулында ашъяулыкка төрелгән әйбер. Балалар Ак әбине каршы алалар, исәнләшәләр.

– Әйдүк, әйдүк, Ак әби, түрдән уз.

– Рәхим итегез!

– Сезнең килүегезгә без бик шат.

Әби: Әссәламегаләйкәм, кызларым, улларым.

Балалар: Вәгаләйкемәссәлам, әбекәй.

Тәрбияче: Кәефләрегез ничек, әби? Исән-сау гына килдегезме?

Әби: Кәефләрем яхшы, кызым. Исән-сау гына килеп җиттем, Аллага шөкер. (Төенчеген сузып) Кызым, мин сезгә алма бәлеше пешереп алып килгән идем. Балалар белән авыз итәрсез.

Тәрбияче: Күчтәнәчең өчен рәхмәт, әби. Аяк-кулларың сызлаусыз булсын. (Әбигә урын тәкъдим итәләр.)

Тәрбияче: Безнең татар халкыбыз игътибарлы, хөрмәт йөзеннән һәрвакыт күчтәнәч белән йөри. Халкыбызның бу гореф-гадәте хәзерге көнгә кадәр сакланган.

Әби: Балалар, сез кунакны бик матур каршы ала беләсез икән. Ә үзегез табын янында әдәпле утыра беләсезме соң?

 

Тәрбияче балаларны уен почмагына алып килә. Курчак өстәлләрендә табын әзерләнгән. Балалар утырышалар.

Тәрбияче: Балалар, менә хәзер Ак әбигә үзебезнең тәрбияле балалар булуыбызны, табын әдәбен яхшы белүебезне күрсәтик әле. Өстәл өстендәге савыт-сабага күз салыгыз әле, алар дөрес куелганмы? Балалар карыйлар, урнаштыралар.

Тәрбияче: Ә тастымаллар ни өчен кирәк?

–  Тастымалларны алга ябалар.

–  Әйе, тастымаллар тезләр өстенә куела. Аңа авыз сөртмиләр. Иреннәрне сөртү өчен кәгазь салфеткалар куелган.

Балалар тәрбияче белән бергә өстәл янында матур утыру кагыйдәләрен кабатлыйлар:

–   Авызда азык булганда сөйләшергә ярамый.

–   Терсәкне өстәл өстенә куймыйлар.

–   Аякларны да селкеп утырырга ярамый.

 

Әби: Сез бик тәртипле балалар икәнсез. Бик сөендем. Минем дә сезгә әйтәсе килгән сүзләрем бар.

– Әти-әнидән алда табын янына килеп утырмагыз.

– Ашар алдыннан “бисмиЛләһ” әйтегез.

– Уң кулыгыз белән ашагыз.

– Ризыкны үзегезнең алдыгыздан гына алыгыз.

– Янәшәгездәге иптәшегез турында да кайгыртыгыз.

– Ашап бетергәч, Аллаһ Тәгалә безне ашатканы-эчерткәне өчен Аңа рәхмәт белгертегез: “әлхәмдүлиЛләһ” дигез.

–  Шулай ук сезгә тырышып ризык әзерләүчеләргә дә рәхмәт әйтегез.

 

Тәрбияче: Ак әби, бик рәхмәт сиңа. Бу үгет-нәсихәтләреңне һәрвакыт тотарбыз.

Балалар әбине алдан әзерләнгән кунак өстәле янына чакыралар. Табын түренә әбинең күчтәнәче куела. Әбине хөрмәтләп балалар «Әбием күзлек кия» җырын җырлыйлар, шигырьләр сөйлиләр.

 

Татарстан Республикасы

Мамадыш шәһәре

“Ландыш” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

АСКАРОВА ЛИЛИЯ ҖӘҮДӘТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий