Яңа фикерләр:

postheadericon Балаларны ике дәүләт теленә өйрәтүдә инновацион технологияләр куллану.

content_img11Мин икенче кечкенәләр төркемендә эшлим. Татар балаларын туган телгә өйрәтү, аларның сөйләмен үстерү буенча төзелгән  “Туган телдә сөйләшәбез” дип аталган методик кулланманың икенче өлешеннән файдаланам. Өйрәтү-методик комплект үз эченә методик кулланманы, аудиоязмалар җыентыгын, күрсәтмә материалларны ала.

Комплектның төп максаты – балаларны ана телендә дөрес һәм яхшы итеп сөйләшергә өйрәтү булса, төп үзенчәлеге – тел системасының фонетик, лексик, грамматик төзелеше дәрәҗәләрен формалаштыру, бәйләнешле cөйләм үстерү, тел һәм сөйләм күренешләрен аңлау (тоемлау) cәләте булдыру.

Мин файдалана торган методик кулланмада федераль дәүләт таләпләре буенча өч белем бирү өлкәсе: танып белү, коммуникация (сөйләм үстерү), матур әдәбият белән таныштыру карала.

 Туган телгә өйрәтү, сөйләм үстерү бурычларын чишкәндә, белем бирүнең төрле алымнары чаралары кулланыла. Дүртенче яшьтәге балалар белән оештырылган эшчәнлек уен характерын ала. Шундый формаларның берсе булып бармак уеннары тора. Бармак уеннары баланың акыл, фикер эшчәнлеген үстерүдә, дөньяны танып белергә өйрәтүдә бәя биреп бетергесез тәрбия чыганагы, чөнки әлеге уеннар аша бала әхлакый – этик кагыйдәләр белән дә таныша башлый. Бармак уеннары – өлкәннәр белән балаларның үзенчәлекле аралашу, күңел ачу чарасы. Бишек җырлары баланы тынычландыру, юату өчен кулланылса, бармак уеннары, киресенчә, баланың күңелен күтәрү, кәефен яхшырту, көлдерү чарасы булып тора. Ул баланың бармак хәрәкәтләре үсешенә дә ярдәм итә. Балаларның психикасын өйрәнүче галимнәр “бармак хәрәкәтләре үсеше нормада була” дип саныйлар. Димәк, бармакларның сөйләм үсешенә дә тәэсире зур. Бармаклар белән төрле күнегүләр ясау, аларны төрлечә хәрәкәтләндерү – баланың сөйләмен үстерүдә уңай шарт булып тора. Еш  кулланыла торганнардан “Бу бармак-бабай, бу бармак-әби…”, “Без, без, без идек…” кебек бармак уеннарын атап китәргә була.

Төрле татар шигырьләренә кул хәрәкәтләре кушып уйнау да балаларга бик ошый. Мәсәлән, Н.Гайсинның “Юышырга кил, мәче”, Х.Халиковның “Гөлнур”, З.Гомәрованың “Ул шуңа кечкенә”, Ш.Галиевның “Дәү әнигә күчтәнәч” һәм “Әбием коймагы” кебек шигырьләр.

Балалар белән эшләү дәверендә төрле предметлар тотып биюләр, хәрәкәтле, аз хәрәкәтле һәм җырлы-биюле уеннар, физкультминуткалар, санамышлар кулланыла. Мәсәлән, “Куян”, “Җитез балалар”, “Мәче һәм тычканнар”, “Очкычлар”, “Кошлар” (хәрәкәтле уеннар), “Нәрсә яшерелде?”, “Төймә салыш”, “Аррта кем тора?”, “Сәгать” (аз хәрәкәтле уеннар), “Ак калач”, “Без унике кыз идек”, “Чума үрдәк, чума каз” (җырлы-биюле уеннар), “Чәбәк-чәбәк”, “Үсәм”, “Минем тубым”, “Кышкы урманда” (физкультминуткалар), “Әке, пәке, эремчек”, “Кошкайлар” (санамышлар) һ.б.

 “Туган телдә сөйләшәбез” дип исемләнгән аудиоязмалар җыентыгына кергән кайбер җырларны балалар яратып тыңлыйлар һәм сүзләрен яттан беләләр. Болар исәбенә “Йомшак су, йөгерек су”, “Туп”, “Бу – мин”, “Матрёшкалар җыры”, “Тукран”, “Песи” кебек җырлар керә. Атнага бер яисә ике тапкыр татарча мультфильмнар карарга тырышабыз. Соңыннан балалар белән мультфильмның эчтәлеге, аңлашылмаган сүзләре буенча әңгәмә үткәтүне, сорауларга җавап бирүне сөйләм телен үстерүнең иң отышлы алымы дип табам.

 Кечкенәләрнең сөйләм телен үстерүдә театральләштерү дә зур роль уйный. “Кабартма”, “Теремкәй”, “Чуар тавык”, “Шалкан” әкиятләрен балалар бик яратып сәхнәләштерәләр. Бу очракта өйрәтү-методик комплект эченә кергән маскалар безгә ярдәм итә. Әзер маскалар педагогларның эшен җиңеләйтә, дәрес һәм уеннарны кызыклы, мавыктыргыч итә.

Икенче кечкенә яшьтәге балалар эшчәнлеген оештыру комплекслы-тематик принципка нигезләнә. План ел дәверендә “Җәй”, “Көз”, “Мин һәм минем гаиләм”, “Минем йортым, минем шәһәрем”, “Кыш”, “Ватанны саклаучылар көне”, “Сигезенче март”, “Халык җәүһәрләре”, “Яз” кебек темаларны үзләштерүне күздә тота. Әлеге темаларны үзләштерүдә күрсәтмә материаллар ярдәмгә килә. Теге яисә бу темага туры килә торган рәсемнәр эшчәнлекне күпкә җиңеләйтәләр. Мәсәлән, “Һөнәр ияләре”, “Гаилә”, “Табигать күренешләре” сериясеннән күрсәтмә материаллар һ.б.

 Безнең яшәешебезгә компьютер елдан ел ныграк үтеп керә, аның белән бергә информацион коммуникатив технологияләр дә. Информацион  коммуникатив технологияләр – ул җәмгыятьнең информацияне җыю, саклау, эшкәртү һәм тарату өчен кулланыла торган алымнар, җайланмалар һәм процесслар җыелмасы. Белем һәм тәрбия бирү эшчәнлеген әлеге технологияләрсез күз алдына китереп булмый. Мин дә балаларны туган телгә өйрәтүдә, аларның сөйләмен үстерүдә яңалыклар кулланырга тырышам. Презентацияләр, мультимедия  технологияләре дәресләрне җанландыра, балаларда кызыксыну уята.

Матур әдәбият, халык иҗаты, күрсәтмәлелек, предметлар белән уен хәрәкәтләре, кошларның, җәнлекләрнең образларын имитацияләү – болар барысы да нәниләрне туган телгә өйрәтүдә, аларның сөйләмен үстерүдә зур әһәмияткә ия.

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Совет районы

“Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче катнаш төрдәге

127 нче номерлы балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

СӘИТОВА ГӨЛСӘРИЯ ӘНВӘР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий