Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Гаилә”

пальцы2-3 яшьлек балалар өчен

 

Максат:

1. Яңа сүзләр белән таныштыру: әби-дәү әни, бабай-дәү әти, укый, бәйли.

2. Сүзләрне яңарышы буенча аера белергә өйрәтү; ә, а авазларының артикуляциясен ачыклау.

3. Кем? дигән сорау алмашлыгының татар телендә бары тик кешеләргә карата гына әйтелүен хәтергә төшерү.

4. Нишли? Дигән сорау ярдәмендә эш-хәрәкәтне белдергән сүзләрне аера белүләрен ныгыту.

5. Сөйләмдә тартым кушымчаларын дөрес куллануларына ирешү.

6. Балалар фольклорына кызыксыну уяту.

 

 

Дәрес барышы.

1. Картина элү. Сораулар бирү.

– Бу кем? – Әни.

-Бу кем? – Әти, дәү әти, абый, апа.

– Бу кем? – Дәү әни.

Аларның мәгънәсен татар һәм рус телләрендә аңлату, бабай, дәү әти, һ.б. Яңа сүзләрне аерым һәм күмәк кабатлау.

 

2. А-Ә авазларының артикуляциясен ачыклау, дөрес әйтелешенә ирешү.

– Әни нишли? – Әни укый.

«Укый» сүзенең мәгънәсен аңлату. «Бәйли» сүзен төшендерү.

 

3. Тәрбияче үрнәгендә картинага карап хикәя сөйләү

– Бу – зур гаилә. Бу – дәү әти. Бу – дәү әни. Бу – әни, бу – әти. Болар – балалар. Әни укый, дәү әни оек бәйли. Алар дус яшиләр.

 

4. Настя исемле курчак керә. Тәрбияче аның үз гаиләсе белән таныштырырга теләве, аның татар телен белүе, өйрәнүе турында әйтә.

Настя курчак: “Мин – кыз. Минем исемем Настя. Минем әнием һәм әтием бар. Тагын абыем бар. Аның уенчык машинасы бар” һ.б. Тәрбияче курчакка рәхмәт әйтә.

 

5. «Бармак уены” үткәрү.

Бу бармак – бабай,

Бу бармак -әби,

Бу бармак – әти,

Бу бармак – әни,

Бу бармак – бәби,

Анын исеме чәнти.

Вакыт калса, бу санамыш яттан өйрәнелә.

 

Татарстан Республикасы

Әгерҗе шәһәре

“1 нче “Алтын ачкыч” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ДӘҮЛӘТШИНА НАЛИЯ НУРУЛЛА КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий