Сценарий: “Тукай безнең күңелләрдә”
Максат:
– Балаларда Г. Тукайның күпкырлы иҗатына кызыксыну уяту, ихтирам хисләре тәрбияләү.
– Балаларның игътибарлыкларын, фикерләү, хәтер сәләтен үстерү, телнең сәнгатьлелеген камилләштерү өстендәге эшне дәвам итү.
– Г. Тукай әсәрләре аша балаларда тырышлык, сабырлык, мәрхәмәтлелек кебек сыйфатлар тәрбияләү.
– 1 сыйныф укучылары белән бакчадагы балалар арасында дустанә мөнәсәбәт урнаштыру.
Әзерлек эше:
– шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнү.
– слайдлар карау (Г. Тукайның тормыш юлы, иҗаты белән танышу)
– Г. Тукай әсәрләреннән төзелгән мульфильмнар карау.
– залны тутыргычлар, чәчәкләр, портреты, атрибутлар (шүрәле, куаклар, су анасы) белән бизәү.
– Г. Тукай әсәрләре буенча рәсем ясау.
– Г. Тукайның әсәрләре буенча күргәзмә оештыру.
– Сүзлекләр өстендә эш.
– Сәхнәләштерү өчен атрибутлар әзерләү.
– 1 сыйныф укучыларын Тукай бәйрәменә кунакка чакыру.
Талгын гына “Бәйрәм бүген” җыры (Г. Тукай сүзләре, Җ. Фәйзи музыкасы) астында залга балалар керә, тезелеп басалар.
Алып баручы: Хәерле көн, хөрмәтле балалар, килгән кунаклар! Салкын кыш үтеп, ягымлы, җылы яз җиткәч, халкыбызның бөек шагыйре – Габдулла Тукай туган.
Шәйхзадә Бабич “Габдулла әфәнде Тукаев”
Дөньяда бик аз булыр
Чын шагыйрь Габдулладай;
Ул – караңгы төндә яктырткан
Матур, ак тулган ай.
Сәйфи Кудаш “Тукай”.
Телсез идек, Тукай безне телле итте.
Җырсыз идек, Тукай безне җырлы итте.
Күгебезгә балкып торган йолдыз булып
Кара төндә өстебезгә энҗе сипте.
Балалар Г. Тукай турында шигырьләр сөйлиләр:
З Илназ: Әле укый белмәсәк тә,
“Туган тел”не җырлыйбыз.
Бу – Тукай абый бүләге,
Иң гүзәл бер җыр, дибез.
З. Айзилә: Зәкия Туфайлова “Тукай абый”.
Әкиятләрен сөйләп, тыңлап,
Телләребез ачыла.
“Су анасы”, “Шүрәле”ләр –
Безнең дуслар барсы да.
Т. Илсинә: Роберт Миңнуллин “Туган тел”.
“Туган тел” –
Иң әйбәт шигырь.
“Туган тел” –
Иң әйбәт җыр!
С. Әлинә: “Туган тел”-
Иң әйбәт китап!
Туган тел –
Иң әйбәт тел!
К. Алия: Туган тел
Әйбәт булганга,
Шигыре дә,
Китабы да,
Җыры да
Иң әйбәттер!
Алып баручы: Тукай балаларны яраткан. Нәниләр өчен матур шигырьләр язган. Ул үзенең әсәрләре аша безгә, яшь буынга, хезмәтне, табигатьне, хайваннарны яратырга өнди, кешеләргә мәрхәмәтле, саф күңелле булырга өйрәтә.
“Бала белән Күбәләк” шигырен Хайбуллова Әдилә hәм Фәхртдинов Илназ сәхнәләштерәләр. (Талгын гына Заhид Хәбибуллин музыкасы яңгырый)
Бала: Әйт әле, Күбәләк,
Сөйләшик бергәләп.
Бу кадәр күп очып,
Армыйсың син ничек?
Ничек соң тормышың,
Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче тезеп,
Табаламсың ризык?
Күбәләк: Мин торам кырларда,
Болында, урманда.
Уйныймын, очамын
Якты көн булганда.
Тик гомрем бик кыска –
Бары бер көн генә.
Бул яхшы, рәнҗетмә
Һәм тимә син миңа.
Алып баручы: Тукай әсәрләренә ясалган рәсемнәрне (пазлларны) тезергә, әсәрнең исемен, төп геройларны әйтергә. (“Кызыклы шәкерт”, ”Сөткә төшкән тычкан”, “Эш беткәч уйнарга ярый”, Шаян песи”)
Алып баручы: “Кызыклы шәкерт” шигырен Салихов Данис белән Раимов Нияз сәхнәләштерәләр.
Бала: Әйдәле, Акбай, өйрән син –
Арт аягың белән тор.
Аума, аума, туп-туры тор,
Төз утыр, яхшы утыр.
Маэмай: Ник газаплыйсың болай син –
Мин әле бик кечкенә.
Мин туганга тик ике ай
Я булыр инде өч кенә.
Юк, кирәкми, мин өйрәнмим
Минем уйныйсым килә.
Шул болыннарда ятасым,
Шунда ауныйсым килә.
Бала: Ах, җүләр маэмай! Тырыш яшьләй,
Зурайгач, җайсыз ул.
Картаеп каткач буыннар,
Эш белү уңайсыз ул.
Алып баручы: балаларга сораулар.
– Малай Акбайны нәрсә эшләргә, ничек өйрәтә?
– Акбайның ни өчен өйрәнәсе килми?
– Малай Акбайга ни өчен тырышырга куша?
– Шигырь безне нәрсәгә өйрәтә?
Үстерешле уен: “Кайсы әсәрдән икәнен бел”.
1. Нәкъ кеше кебек үзе,
Бар маңгаенда мөгезе.
“Былтыр кысты”, дип кычкыра,
Туганнарын чакыра. (Шүрәле)
2. Кешенең якын дусты,
Йортның тугры сакчысы.
Аннан гел игелек көт,
Ә исеме ничек?
(Эт – “Кызыклы шәкерт).
3. Туннарга киендерә,
Җылыта, сөендерә.
Тоягы була ярык,
Исеме аның. . . . (сарык “Кәҗә белән сарык” әкияте)
4. Кычкырадыр: “Качма, качма! Тукта, тукта и карак!” (Су анасы)
Алып баручы: Биючеләр биегез
Матур безнең көебез:
Биегез, биегез,
Матур булсын илебез.
Сезнең каршыгызда, Хайбуллова Әдилә, татар халык көенә “Читек киям” биюен башкара.
Алып баручы: Уен “Су анасы”.
Максат: Сизгерлек, игътибарлылык тәрбияләү.
Җиhазлау. Яулык, су анасы битлеге.
Уен барышы: Балалар түгәрәккә басалар. Бер бала “су анасы” итеп билгеләнә. Ул күзләре бәйләнгән килеш түгәрәк уртасында утыра.
Уйнаучылар түгәрәк буйлап җырлап йөриләр:
Су анасы, су анасы,
Су анасын күр әле.
Каршыңда кем басып тора –
Ялгышмыйча әйт әле.
Җыр ахырында балалар туктап калалар. Су анасы урыныннан тора, бармагы белән берәр уенчыга төртеп күрсәтә. Әлеге бала су анасы янына килә. Су анасы, капшап карап, аның кем икәнлеген әйтергә тиеш. Әгәр дөрес әйтмәсә, су анасы кире үз урынына утыра.
Алып баручы: Шәүкәт Галиев “Җирдә миңа ни кирәк?”
Җирдә миңа ни кирәк?
Әллүкиле көй кирәк!
Җирдә миңа ни кирәк
Тукай туган тел кирәк!
Әллүкиле көй кирәк!
Тукай туган тел кирәк!
Ә хәзер, Г. Тукайның “Туган тел” җырын бергәләп аягүрә басып, җырлыйбыз .
Мульфильм карау: “Су анасы”.
Сораулар өстендә эш.
Алып баручы: Дуслар белән күңелле,
Яшәве рәхәт.
Дустым булганың өчен
Сиңа зур рәхмәт.
“Дуслар җыры” Рафис Корбан сүзләре, Фуат Әбүбәкеров музыкасы.
Татарстан Республикасы
Чүпрәле муниципаль районы
“Кече Чынлы балалар бакчасы”
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
тәрбиячесе
ТУКТИЕВА РЕЗЕДӘ СӘГЫЙТЬ КЫЗЫ
Комментарии: |