Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Балаларның язгы табигать турында күзаллаулары”

язМәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен шөгыль

 

Максат.

1. Балаларда табигатьтәге матурлыкны күрә белеп, аңа соклану хисләре тәрбияләү.

2. Темага кагылышлы сүзлек байлыгын арттыру, сорауларга тулы җавап алып, сөйләм телен үстерү.

Алдан эшләнгән эшләр:

– Әдәби әсәрләр уку.

– Язгы табигатькә экскурсия.

– Язгы табигатьне күзәтү.

– “Яз” темасына рәсемнәр карау.

Методик алымнар:

– “Яз” темасына әңгәмә.

– “Яз” темасына кагылышлы рәсемнәр карау.

– Сорау – җавап эше.

– Иҗади эш.

Кулланма материал: яз күренешләре сурәтләнгән рәсемнәр, картоннан ясалган болыт, кояш, тамчы, өй, кош рәсемнәре, агач ботагы, гөрләвек тавышы.

Индивидуаль эш: Балаларның җөмләләрне дөрес һәм тулы итеп әйтә белүләренә ирешү.

 

 

Эшчәнлек барышы:

– Исәнмесез, балалар!
– Исәнмесез!
– Хәлләрегез ничек?
– Әйбәт.

– Табигатьтә нинди ел фасылы?

– Бүген нинди һава торышы?

– Күк йөзе нинди?

– Күктә нинди болытлар йөзә?

– Җыелып торган кар сулары ничек дип атала? (Күлләвек)

– Аккан суларны ничек дип атыйлар? (Гөрләвек)

 

(Гөрләвек тавышы ишетелә).

 

Т. – Балалар, бакчага килгәндә мин бер серле әйбер таптым. Ул суда йөзеп килә иде. Мин аны тотып алдым да сезгә күрсәтергә дип алып кердем менә. Бу вакытта урамда суда нәрсә йөзәргә мөмкин икән. Әйдәгез, уйлап карыйк әле.

(Балалар фикере тыңлана. Көймә булуын әйттерү)

Т. – Әйдәгез, бергә карыйк әле. (Уртага җыелып утыру. Көймәнең гади генә түгеллеген әйтү, эчендә булган рәсемнәрне алып карау. Анда тамчы, кояш, болыт, гөрләвек, агач, бөре, кош рәсемнәре)

– Әйдәгез, балалар, рәсемнәр белән “Ягымлы, кырыс” уенын да уйнап алыйк әле. (Уен тәртибе аңлатыла. Максаты – калын, нечкә әйтелешле сүзләрне ачыклау. Һәр бала үзенең кулындагы рәсемне сурәтләп, ишарәләп күрсәтә.Тамчы сикереп килә, кояш нурларын чәчеп елмаеп килә, болытлар акрын гына хәрәкәт итә, гөрләвек йөгереп килә, кошлар очып килә һ.б.)

Т. - Балалар, әйдәгез, рәсемнәрне ак биткә урнаштырып карыйк әле. (Балалар белән рәсемнәрне зур биткә ябыштырып чыгу. Тактага агач рәсеме ябыштырыла. Берничә бала чыгып агачның бөреләрен ясый. (Бармагын краскага мана һәм биткә бөре ясый)

Т. – Менә, балалар, агачыбыз бөреләнде, тиздән яфрак та ярыр. Ошадымы сезгә?

Т. - Әйдәгез, балалар, рәсем буенча җөмләләр төзик инде. Нинди хикәя килеп чыгар икән. (Һәр бала бер җөмлә төзи).

 

Хикәя. (Тәрбияче хикәясе)

Менә ямьле яз килде. Якты Кояш көлеп җирне җылытты. Карлар эри башлады. Түбәдән тамчылар тама башлады. Сыерчыклар кайталар.Челтер-челтер итеп гөрләвекләр ага. Балалар шатланышып гөрләвекләрдә көймәләр агызып уйныйлар.

 

Т. - Бу рәсемдә нинди ел фасылы турында сөйләнә?

(Балалар фикере тыңлана. Яз турында.)

Т. - Балалар ,нинди ел фасыллары бар?

(Балалар фикере тыңлана. Ел фасыллары турында сөйләшү.)

 

Т. - Мин сезгә яз, табигать күренешләре турында табышмаклар әйтәм. Хәзер аларның җавапларын табарга кирәк.

 

Аяксыз, кулсыз – кое казый. (Тамчы)

Сорыйлар, көтәләр, килсә, качалар.(Яңгыр)

Утта янмый, суда батмый. (Боз)

Лампа түгел – яктырта, мич түгел – җылыта. (Кояш)

Суны кайчан иләккә салып ташып була? (Кыш көне)

 

Сүзле уен «Яз килә».

Тәрбияче: Я, балалар, карагыз,

Тышта, әнә, килә яз.

Балалар: Әйе, әйе, күрәбез,

Яз килгәнен беләбез.

Тәрбияче: Миңа якын килегез,

Яз турында сөйләгез.

Балалар: Канат кагып, ерактан

Кошлар кайтты көньяктан.

Тамчы тама тып та тып,

Булмый аны туктатып.

Зәңгәр күктә кояш балкый,

«Тышка чык» дип, безне алдый.

Сикергеч, туп кулга алыйк,

Сикереп уйнап карыйк.

Яз бездә озак тормый,

Җәй килер җырлый-җырлый.

 

Уен “Нәрсә артык”

  1. Февраль, март, апрель, май.
  2. Тамчы, яз, бөре, уңыш.
  3. Кара карга, сыерчык, чыпчык, сандугач.
  4. Яз килде, кояш җылыта, тамчы тама, яфраклар коела.

 

Йомгаклау.

Тәрбияче: Балалар, шөгыльдә нинди яңалыклар белдегез? (Балалар фикере тыңлана)

Тәрбияче: Балалар, нәкъ шушы кояш кебек йөзләрегез гел елмаеп торсын, көннәргез гел аяз булсын. Әти-әниләрегез дә сезнең елмаюларыгызга карап, шатланып яшәсеннәр.

Тәрбияче: Рәхмәт, балалар, сез бик тәртипле булдыгыз. Сау булыгыз!

 

Татарстан Республикасы

Әтнә муниципаль районы

“Олы Әтнә балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ХӨСНЕТДИНОВА СӘКИНӘ АРСИН КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий