Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Бөҗәкләр дөньясында”

 күбәләк4-5 яшьлек балалар өчен

 

Интеграциянең бүлекләре: “Танып-белү”, “Сәнгать осталыгы”, “Аралашу”, “Физик тәрбия”.

Балаларның эшчәнлек төре: аңлату, уен, аралашу, күзәтү, шигырь сөйләү.

Максат:

– бөҗәкләр белән таныштыруны дәвам итү, аларның үзенчәлекле билгеләрен атау;

– тәртип санын, предметның тирәлегендә ориентлашу (уң, сул, алда, артта, өстә, аста);

– конус, цилиндр белүне ныгыту;

– күбәләк төзелешен кисеп-ябыштыруда күрсәтү;

– сюжет композициясен төзү.

Сүзлек: бөҗәкләр, бал корты, озынборын.

Материал: бөҗәкләр рәсеме (чикерткә, үрмәкүч, күбәләк, камка, озынборын, бал корты); чәчәк, күбәләкләр, геометрик фигуралар, хат.

 

Белем бирү өлкәсенең эчтәлеге: “Бөҗәкләр дөньясы. Күбәләкләр”.

Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде,

Егълап елгалар,

Яшьләр түгелде.

 

Көннәр озая,

Төннәр кыскара.

Бу кайсы вакыт?-

Я, әйтеп кара.

(Балалар җавабы)

Г.Тукай русчадан тәрҗемә иткән әлеге табышмакны. Ул “Елның дүрт фасылы” дип атала. Г.Тукайның да туган көне яз аенда, 26нчы апрельдә.

– Балалар, яз айларын әйтеп китегез әле? (Балалар җавабы)

-Көннәр яз көнендә ничек үзгәрә? (Балалар җавабы)

– Балалар, әйдәгез әле, бөҗәкләрне искә төшереп китик әле?

(Рәсемнәрне карау һәм нинди бөҗәк икәнлеген әйтү).

– Балалар, һәр бөҗәкнең алты аягы, башы, башында ике мыегы, кайберсенең канаты да бар.

Тәрбияче зур рәсемнән күрсәтә.

 

– Әйдәгез, хәзер сез күрсәтегез.

– Без сезнең белән шигырьләр дә өйрәнгән идек. Әйдәгез, сөйләп китик әле.

 

Күбәләк

Чәчәккә кунган күбәләк

Күзен йөмып утырмый,

Канат җәеп очып китә,

Еласаң да тоттырмый.

 

Кырмыска

Бер кырмыска арып-талып

Эштән кайтып килә икән.

Нәкъ шул вакыт, җил кузгалып

Бу мескенем суга төшкән.

 

Чыга алмас иде, бәлки,

Күпме генә тырышса да

Бер акыллы малай күреп,

Чыбык сузган кырмыскага.

 

Бал корты

Апам безнең бакчабызда

Матур бер гөл үстерде.

Ул гөл ап-ак чәчәк атты,

Бик матур төскә керде.

 

Апам лагерьга киткәч, мин

Шуны өзәргә булдым

“Апам!”- диеп гөлгә таба

Тиз генә кулым суздым.

 

Шулчак бал корты, безелдәп;

“Чәчәкне өзмә!” – диде.

“Сезгә тәмле бал җыярга

Кирәк ул безгә”, – диде.

 

Камка

Иделгә төшкән камка

Бер бата да бер калка-

Иделгә камка бата.

Йөзеп янына бардым,

Сөзеп кулымны алдым

Камканы мин коткардым.

 

Бала белән күбәләк

Әйт әле, Күбәләк,

Сөйләшик бергәләп:

Бу кадәр күп очып,

Армыйсың син ничек?

 

Ничек соң тормышың,

Ничек көн күрмешең?

Сөйләп бирче тезеп,

Табаламсың ризык?!

 

Мин торам кырларда,

Болында, урманда;

Уйныймын, очамын,

Якты көн булганда.

 

Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы;

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

 

Тик гомерем бик кыска:

Бары бер көн генә, –

Бул яхшы, рәнҗетмә.

Һәм тимә син миңа.

 

Әлеге сөйләп киткән шигырь дә Габдулла Тукайныкы.

 

Хат ташучы хат алып керә.

– Балалар, карагыз әле, безгә кемдер хат язып җибәргән. Нинди сан язылган? (4нче төркем) (Балалар җавабы)

-Укыйбызмы?

 

“Исәнмесез, балалар. Мин көннәр җылынгач үзем генә уйнадым, шаярдым. Башка күбәләкләр белән дуслашмадым, уйнамадым. Һәм алар минем кырыйдан очып киттеләр. Әгәр дә сез миңа түбәндәге биремнәрне үтәргә булышсагыз, күбәләкләр киредән очып килерләр иде. Балалар, сез миңа булышырсыз микән?

Ялгыз күбәләк

– Булышабызмы?

– Булышабыз.

 

1нче бирем

Мольбертка беркетелгән рәсемнәр буенча балалар сорауга җавап бирәләр.

– Күбәләкләр кайсы якка очалар?

– Ничә күбәләк уңга таба оча?

– Ничә күбәләк сулга таба оча?

– Зәңгәр күбәләк ничәнче булып оча?

Балалар күзләрен йомалар. Күбәләкләрнең урыннары алышына. Уен берничә тапкыр уйналына).

 

– Ә хәзер, әйдәгез хәзер ял итеп алабыз.

 

Урманда

Бергәләшеп, җыйналып,

Без барабыз урманга

“Хәерле юл” теләп безгә

Күктә кояш елмая.

 

Канатларын җилпи-җилпи

Күбәләкләр очалар.

Ал, кызыл, сары, зәңгәр

Нинди матурлар алар!

 

2нче бирем

Мольбертка чәчәк һәм берничә күбәләк беркетелгән.

– Чәчәк тирәли күбәләкләр оча. Кызыл күбәләк чәчәкнең кайсы ягында оча?

– Сары күбәләк кайда оча?

Тагын берничә сорау бирелә. (Уңда, сулда, өстә, аста, алда, артта)

 

 

Яз җиткәч, кояш җылытып беренче чәчәкләр күренә башлау белән үк үзләренең ояларыннын бөҗәкләр чыга башлый. Шуларның иң матурларның берсе – күбәләкләр!

Ә сез, балалар, күбәләкләрнең ничек үсүләрен беләсегез киләме? Иң башта – йомырка, ә аннан соң – корт, корттан – курчак, ә күпмедер вакыттан соң курчактан җитлеккән күбәләк барлыкка килә…( Видео күрсәтелә)

 

 

Исегездә калды микән, карыйк әле, нинди усү этапларын үтә күбәләк.

Интерактив уен “Күбәләкне үстерик” (www.igraemsa.ru)

 

Күзләрне ял иттерик әле, гимнастика ясыйбыз.

Тыныч кыны күзләр ачыла,

Салмак кына ачып-ябыла.

Туктамыйча тиз-тиз ачыла,

Күбәләк канатыдай талпына.

 

Балалар, безнең шәһәр музеенда салкын кыш айларында да күбәләкләрне күрергә мөмкин булды. Сез бәлки барган булсагыз күргәнсездер?

 

Әйдәгез истәлеккә матур күбәләкләр ясыйбыз. Ләкин аны ясаганчы, бармаклар гимнастикасы ясап алыйк.

 

Бармакларны саныйбыз –

Бөҗәкләрне барлыйбыз.

Күбәләк, чебен, чикерткә,

Ә монсы – яшел коңгыз.

Безелтәп черки оча…

Тиз-тиз кач, әйдә!

 

Ә хәзер матур композиция ясыйбыз. Аның өчен безгә бу макароннарны буяп, клей белән ябыштырырга кирәк. Шулай итеп бик матур картина килеп чыкты “Аланда күбәләкләр” . Ул безгә тиздән җәй җитәчәген искә төшереп, сөендереп торачак.

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

“Баланың аң-белемен үстерү үзәге –

1 нче “Шатлык” балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячеләре

ГЫЙМАЕВА МИЛӘҮШӘ РАФАЭЛЬ КЫЗЫ,

РИЗАТДИНОВА ЛИЛИЯ ГЫЙЛӘҖЕТДИН КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий