Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: «Без язны яратабыз»

rech12Зурлар төркеме

 

Бурычлар:

1. Туган ягыбызда була торган язгы табигать күренешләренә соклану хисләре, кошларга сак караш тәрбияләү.

2. Балаларның күзаллау, фикерләү, акыл сәләтен үстерү.

3. Максатчын күзәтү аша балаларны язгы табигать күренеше, тышкы билгеләренә карап кошларны танырга өйрәтү.

Сүзлек: гөрләвек, ләйсән яңгыр, сыерчык, торна, карга, карлыгач, моң-көй.

Җиһазлар: яз турында рәсемнәр, сыерчык рәсеме, карга рәсеме, карлыгач, торна, гөрләвек рәсеме, умырзая чәчәге рәсеме, тузганак рәсеме (слайдлар), сикергеч.

 

 

Эшчәнлек барышы:

1. Тәрбияче: – Исәнмесез, балалар. Хәерле көн!

Хәерле көн сиңа,

Хәерле көн миңа,

Хәерле көн безгә,

Хәерле көн сезгә,

Хәерле көн барыбызга!

 

Шигырь уку Б.Рәхмәт”Яз килә”

Яз килә!Яз килә!

Сыерчык, карга килә.

Гөрләшеп, сайрашып,

Җырчы кошлар килә.

 

2. Тәрб-че: Балалар, нәрсә турында шигырь?

Балаларның җаваплары:…

Тәрбияче: – Ә сез нинди яз айларын беләсез? Яз көнне нинди үзгәрешләр була? (Слайд карау №1)

Балалар, нинди кошлар кайта?

Балаларның җаваплары:..Торналар, карлыгачлар, сыерчыклар, карга һ.б.

Слайдлар карау, кош тавышларын тыңлау.

 

3. Игътибарлылык уены “Кошлар кайтты”.

(Тәрбияче шигырьне укый, балалар күчмә кошларның исемнәрен ишеткәч, кул чабалар.)

Мондый кошлар кайттылар:

Сыерчыклар, чыпчыклар,

Күке, казлар, аккошлар,

Карлыгачлар, торналар,

Сандучачлар, песнәкләр,

Кара карга, тургайлар

Брыгыз да булганнар,

Барыгыз да уңганнар.

 

4. Тәрбияче: – Балалар, әйдәгез әле кошларны җыеп карыйк. (Нинди өлештән тора:башы, томшыгы, күзләре, гәүдәсе, койрыгы, канатлары, аяклары).

Булдырдыгыз, балалар. Балалар, ә кошлар нәрсә эшли беләләр? (Очалар, суда коеналар, җим чүплиләр, бала чыгыралар). Дөрес, балалар, әйдәгез, без дә кошлар кебек очып уйныйк.

 

“Очты-очты”уены уйнала.

 

5. Тәрбияче: – Булдырдыгыз, балалар! Яз сезгә тагын бер бүләк алып килгән.Ул – чәчәкләр: 1-нче чәчәк умырзая, һәм май чәчәге – тузганак. (Слайд карау).

Язның әле бүләкләре бетмәгән, карагыз әле, нәрсә бу? (Слайдта гөрләвек рәсеме һәм тавышы). Бергәләп кабатлыйк. (Гөрләвек).

Балалар, безнең дә бүлмәдә “гөрләвек “бар икән. (Сикергеч куеп “гөрләвек”ясала)

 

6. Әйдәгез бу “гөрләвек” аша сикереп чыгабыз, яхшылап сикерегез, аякларыгыз чыланмасын. Булдырдыгыз, беркемнең дә аягы чыланмады. Аяклар чыланса, нәрсә була? (Авырыйбыз) (Балаларны активлаштыру).

Әйе, ә чирләмәс өчен без массаж ясыйбыз.

Тамагыбыз авытмасын, яхшылап сыпырыйк (5 тапкыр муеннарны сыпыралар)

Төчкермәскә, йөткермәскә борыннарны уабыз (5 тапкыр).

Маңгайны да, колакдалрны да онытмыйк(5-әр тапкыр ышкыйлар).

Без чирдән курыкмыйбыз, рәхәтләнеп уйныйбыз.

Булдырдыгыз, балалар.

 

Тәрбияче: – Балалар, яз ъзе белән нинди бүләкләр алып килде? (Кошлар, кояш, гөрләвекләр, чәчәкләр). (Балаларны активлаштыру.) Булдырдыгыз, балалар!

 

Татарстан Республикасы

Азнакай шәһәре

 “Күзәтү һәм сәламәтләндерү –

6 нчы “Йолдызчык” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

татар теле тәрбиячесе

МУТИГУЛЛИНА АЙГӨЛ НАИЛ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий