Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Театр һөнәрләре”

театр5-6 яшьлек балалар өчен

 

Максат:

– театр һөнәрләре хезмәте белән таныштыру;

– режиссер, костюмер, гример, яктыртучы роленә керергә мөмкинлек бирү; – һәрбер һөнәрнең кирәклеген аңларга булышу;

– аларның хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү.

Белем бирү өлкәләре: коммуникация, танып белү, социализация.

Җиһазлар: костюмнар, декорация элементлары; «тере картина» өчен кыса; кеше йөзе сүрәтләнгән кәгазь битләре (бала санынча); төсле каләмнәр, фломастерлар, буяулар.

 

Шөгыль барышы

Тәрбияче (балаларны каршылый):

– Исәнмесез, балалар, утырыгыз. Балалар, сез кая килдегез? (Театр студиясенә).

– Нәрсә ул театр? Театрга кешеләр ни өчен киләләр? (Балаларның җаваплары).

– Дөрес, театр – ул бәйрәм. Кешеләр театрга ял итергә, куңел ачарга, спектакль карар өчен киләләр. Ә кайбер кешеләр өчен театр ул эш урыны. Уйлап карагыз әле, театрда кемнәр эшли? (Балалар җавабы).

– Әйдәгез уйныйбыз: мин актриса булам, ә сез режиссерлар. Искә төшереп алыйк әле әкият геройларын. (Балалар җавапларын тыңлый һәм Убырлы карчык ролен сайлый).

 

Тәрбияче (узен карап):

– Мин Убырлы карчыкка охшаганмы? (Балалар җавабы)

– Охшамаган шул. Аның өчен махсус костюм кирәк. Костюмерлар артистларга костюм сайлыйлар, киендерәләр. (Костюмер сузен балалар кабатлыйлар)

– Сез хәзер режиссерлардан костюмерларга әйләнәсез. Әйдәгез әле, миңа костюм сайлагыз. (Балалар узара киңәшләшеп костюм сайлыйлар.)

 

 Тәрбияче (костюмны кия):

– Балалар, мин сәхнәгә чыга аламмы? (Грим, парик кирәклеген әйтә алмасалар, сораулар ярдәмендә юнәлеш бирелә).

– Гример ролендә булып карыйсыгыз киләме? Менә шушы йөзләргә грим салып карагыз әле. (Кеше йөзе ясалган кәгазь битләре тәкъдим ителә).

– Әкият геройларыен искә төшерегез һәм теләгәнен сайлап алып грим салыгыз.

 

 Тәрбияче (вальс бии-бии, ягымлы тавыш белән сөйләшә):

– Балалар, минем костюмым да, паригым да, гримым да бар. Мин Убырлыга охшаганмы? Нинди тавыш белән сөйләшәм, ничек хәрәкәтләнәм. (Балалар җавабы. )

– Сез тагын бер тапкыр режиссер роленә кереп, Убырлы кебек йөрергә, сөйләшергә өйрәтегез инде мине. (Балалар узләренең фикерләре белән уртаклашалар, өйрәтәләр. )

 

 Тәрбияче:

– Мин чып-чын Убырлы булдым. Балалар бакчасында яшим, тәрбияче белән саф һавада йөрим. Әллә мин икенче җирдә яшимме? (Балалар җавабы)

– Дөрес, Убырлы урманда яши. Ә театрда урманны ничек күрсәтеп була икән? Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк? (Балалар җавабын тыңлап, игътибарны декорацияләргә юнәлдерә, урман декорациясе җыела).

 

 Тәрбияче:

– Минем туган йортым – кара урман. Бу урманда бик үк караңгы түгел шул. Балалар, театрда яктыртучылар да эшли. Менә алар урманны ничек караңгылатырга икенлеген беләләр. Узегезне яктыртучылар дип күз алдына китерегез. (Бүлмә караңгылатына, Убырлы урманга керә).

 

 Тәрбияче:

– Балалар, Убырлы әкиятләрдә гел явыз һәм усал. Ә шулай да аның күңеле ачык. (Балалар белән бергәләп «Кәрия-Зәкәрия» уенын уйныйлар).

 

 Тәрияче:

– Бүген мин театрда Убырлы ролен уйнаучы актриса булдым. Ә чын тормышта, мин тәрбияче. Театрда һәрбер һөнәр бик мөһим, һәм кирәкле. Сез ничек уйлысыз, мин чын Убырлы була алыр идемме? (Гример һ. б.) Дөрес, һәрбер һөнәр иясе үз урынында кирәкле. Шул вакытта гына яхшы спектакль куеп, тамашачыларга яхшы кәеф бүләк итеп була.

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

“42 нче “Ал чәчәк” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

МИНГАЗОВА ГӨЛНАРА ИЛДУС КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий