Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “К, к хәрефе, [кь], [къ], авазларын ишетү һәм сүздән интонация белән аерып алу”

к6-7 яшьлек балалар өчен

 

Максат:

– К, к хәрефе үзенчәлекләрен (баш һәм юл хәрефләр) һәм аның хәрефләр кассасындагы урынын үзләштерү.

– Балаларда сүздән авазны интонация белән аерып алу һәм аның калынлыгын, нечкәлеген саклап калып, башка авазлардан аерып әйтү күнекмәсен үстерү.

– Тартык авазның калын һәм нечкә әйтелешен ачыклау ысулын куллану күнекмәсен камилләштерү.

-Уку эшчәнлеге компоненты булган үз-үзеңә контроль ясый белү күнекмәсен булдыру.

– Сүзләргә аваз анализы ясау күнекмәсен үстерү.

– Кошларга сакчыл караш, кайгыртучанлык тәрбияләү.

Җиһазлар: җиләк- җимеш, яшелчә рәсемнәре һәм муляжлары, кош рәсемнәре, слайдлар, аудиоязмада кош тавышлары, магнитлы такта.

 

Эшчәнлек барышы.

1. Үткән материалларны кабатлау: [а ], [ә ], [у], [ү ], [ы ], [и ], [о ], [ө ], [э] – сузык авазларны һәм [ш] [с] [з] [җ] – тартык авазларын кабатлау.

[ш ], [с ], [җ] авазларына өйрәнгән тел шомарткычларны кабатлау.

 

[Ш]

Шаян Шарик шар тапкан, (шар кабарту, кул чуклары б/н)

Шарик шарны шартлаткан.

Шарик шарга шаккаткан,

Шардай күзен шарлаткан.

 

[Җ]

Җәен җиләк җыйганда,

Җиңен ерткан Җамалый.

Елама- елама, Җамалый,

Елап җиңең ямалмый.

 

[С]

Саран Сара

Саный-саный

Сарыгына салам сала

Сарыгына, саламны да

Санап сала.

 

2. Ишек шакыйлар. Ишектә Бабай күренә.

 

Бабай исәнләшә, үзенең нинди максат белән килүен әйтә:

– Балалар, мин бүген балалар бакчаларына хәрефләр таратып йөрим. Сезгә килгәндә бер-ике генә көнбагыш капкан идем,тамагымда көнбагыш кабыгы калды, әйдәгез әле, йотып җибәрмәс өчен миңа булышыгыз әле.

 

“Йотма” уенын уйныйлар.

Көнбагыш ашау хәрәкәте ясыйлар. “Кы-ке, кы-ке, кы-ке” – дип әйтәләр. Бабай балаларга рәхмәт әйтә.

– Менә, балалар, серле тартмамда сезгә [К], [к] аваз хәрефе калган да инде.

Тәрбияче:

– Рәхмәт, Бабай,әле без бу ( хәрефне) авазны өйрәнмәгән идек, кайлардан белдең?

Бабай:

– Белдем, минем кызымның кызы яки оныгым шушы балалар бакчасына йөри бит. Мин һәрвакыт ниләр өйрәнгәнегез белән кызыксынып торам. Балалар эшчәнлектә әйбәт катнашсагыз, минем сезгә күчтәнәчләрем дә бар, тәрбияче апагыз соңыннан бирер. Ә хәзер мин сезгә берничә табышмак әйтәм, җавапларын шушы кош рәсемнәре арасыннан эзләп табарсыз. (Магнитлы тактада тукран, күгәрчен, карлыгач, песнәк, чыпчык, кызылтүш, саескан, кара карга, ала карга, сыерчык, ябалак, күке, тургай рәсемнәре)

 

 

а) Гөлдер-гөлдер-гөлдер бу,

Кызыл тәпи, кемдер бу? (Күгәрчен)

б) Кулы юк – балчык ташый,

Балтасы юк – оя ясый. (Карлыгач)

в) Агач башында йорты

Эчендә яши җырчы. (Сыерчык)

г) Агач башы тукылдык.

Тукый – тукый тук булдык. (Тукран)

 

Рәсемдәге башка кошларны да әйтеп чыгалар.

Кара карга, саескан, ала карга,чыпчык, ябалак, песнәк, кызылтүш. Кошларны таныганнан соң [к] авазы сүз башында, сүзнең уртасында һәм ахырында килгән очракларны әйтәләр,тургай сүзендә [к] авазы килмәвен дә әйтәләр.(Бер бала магнитлы такта янында эшләгәндә, башкалары УМК буенча бирелгән кисмә рәсемнәрдән кошларны җыялар).

 

Кош тавышларын тыңлау, балалардан аерту: карга, чыпчык, тургай, сандугач, тукран, күке, әтәч тавышлары.

 

Бабай балаларның җавапларын мактый, күчтәнәчләрен калдырып китеп бара. (Тартмада: кабак, кишер, кыяр, кәбестә, киви, карбыз кебек [к] авазыннан башланган җиләк –җимешләр, яшелчәләр)

 

3. [кь ],[къ] авазларын әйтергә өйрәнү, сүзләр табу.

Бабай алып килгән серле тартмадагы [к] авазыннан башланган тел шомарткычын кабатлау

[К]

Күпме көттең карлыганның каралганын?

Кара әле; ник калдырдың караларын?

Кара карга, чүпләр дисәң

Калганнарын –

Карлыганга исе китми каргаларның.

 

4. Физкультминутка.

“Җиләк- җимеш, яшелчәләр җыябыз”

“Без барабыз, барабыз кыяр күреп алабыз

Иеләбез алабыз, кәрҗинебезгә салабыз.

(Яшелчәләргә иеләбез-алабыз дип иеләләр, ә җиләк –җимешкә үреләбез алабыз дип югарыга үреләләр)

 

Яшелчә, җиләк –җимеш әйткән саен шигырь яки табышмак әйтәләр:

Камилә:

Карагыз әле бер генә,

Менә миңа кабакка.

Турап куйсагыз мин сыймыйм.

Хаттә тугыз табакка.

 

Булат:

Кәбестә үсә –үсә,

Җиде кат күлмәк кия.

Әле шулай киенсәм дә,

Миңа, ди,салкын тия.

 

Ранил:

Яшелчәләр арасында

Иң тәмлесе мин кыяр,

Җәй буе ашап туйгач,

Әнием тозлап куяр.

 

Табышмаклар:

1. Җир астында алтын казык,

Алдык без аны казып. (Кишер)

2.Үзе шардай,

Эче кандай,

Тәме балдай. (Карбыз) Һ.б.

 

5. Эш дәфтәрләре белән эшләү.

 

Роберт Миңнуллинның “К”лар тулган бакчага шигырен уку.

 Бу бакчага ни булган?

Бакча “К” белән тулган:

Карлыган һәм кәбестә,

Кишер, карбыз һәм кабак,

Крыжовник, кукуруз,

Кыяр, кавын,  кузгалак

Әйдә, рәхим итегез!

Авыз итеп китегез!

 

Шигырьне ике тапкыр укып чыккач,балалар белән иллюстрация карау. (26 нчы бит, эш дәфтәре, “Мәктәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы” Авазларны уйнатып, Р.К.Шәехова))

 

Слайд буенча шигырьне кабатлау.

Ягымлы [к] авазы кергән сүзләрне табу (кишер, кәбестә)

 

6. Мөстәкыйль эш (эш дәфтәре 27 нче бит)

Балалар барлык рәсемнәрне дә атап чыгалар. “Кырыс” [къ] авазы кергән сүзләргә туры килгән рәсемнәрне кырыс малай портреты белән, “ягымлы” [кь] авазы кергән сүзләргә туры килгән рәсемнәрне ягымлы малай портреты белән тоташтыралар.

 

7. Хәрәкәтле уен: “Кайсы агач артына качтың?” (Яфраклар буенча агачларны тану, [к] авазы кергән агачларны аерып әйтү: каен, усак, юкә, имән, өрәңге, миләш)

 

8. “Кайтаваз” уены.

 

9. Слайд беунча, [къ ], [кь] авазлары кергән рәсемнәрне әйтү,

[къ], [кь] авазларының сүз башында, уртада һәм сүз ахырында килгән очракларына мисаллар китерү.

 

10. Йомгаклау, үзләренең җавапларына үзләренә бәя бирдерү.

Экскурсиядә күргән йорт кошлары исемнәренә, сүзләренә аваз анализы ясау.

Татарстан Республикасы

Мамадыш муниципаль районы

“Югары Сон балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

II квалификацион категорияле тәрбиячесе

ЗАГИТОВА ГУЗӘЛИЯ ГЫЙЛЬМЕТДИН КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий