Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Яшелчәләр”

0d43b5f1e07b532cf3013f791785ea7dУртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты

 

Максат.

1. “Яшелчә” төшенчәсен ныгыту.

2. Аларны тышкы кыяфәтләре, формалары, зурлыгы, тәмнәре, ашау ысуллары (пешкән яки чи килеш) буенча аера белү күнекмәләрен булдыру.

3. “Серле капчык” уенын уйнау аша бәйләнешле сөйләм үстерү.

Кулланмалар. 2 өстәлнең берсендә яшелчәләр, икенчесендә төрле салатлар. Алар салфеткалар белән капланган. “Серле капчык” эчендә яшелчәләр. Битлекләр, рәсемнәр.

 

 

Дәрес барышы.

Балалар ярымтүгәрәк ясап утырганнар.

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез бергәләп искә төшерик әле, хәзер елның нинди фасылы?

Балалар. Урамда хәзер көз.

Тәрбияче. Дөрес, урамда көз. Кырлар бушап калды, чөнки игеннәр җыеп алынды. Шулай ук бакчалардан яшелчәләр дә җыелды. Тыңлагыз әле. Мин сезгә көзге уңыш турында бер шигырь укып китәм.

Кәбестәләр, суганнар

Түтәлләргә тулганнар.

Кишер белән чөгендер,

Тик җыеп кына өлгер.

Балалар, хәзер монда карагыз әле. Болар нәрсәләр?

Балалар. Яшелчәләр.

Тәрбияче. Дөрес, болар – яшелчәләр. Яшелчәләр кайда үсәләр?

Балалар. Яшелчә бакчасында.

Тәрбияче. Хәзер бергәләп биредәге яшелчәләрне карап китик әле.

Балалар. (Подностагы яшелчәләрне карыйлар, исемнәрен атыйлар): кыяр, кишер, суган, кәбестә, помидор, чөгендер, кабак.

Тәрбияче. Бер табышмак әйтәм, тыңлагыз әле.

Үзе каты, түгәрәк,

Сары да, яшел дә була,

Бакчада үсә. Ул нәрсә?

Тәрбияче. Дөрес, кабак. (Кабак күрсәтә.) Әйдәгез, бергәләп карыйк әле. Ул нинди формада, төсе нинди? Тотып карагыз, катымы, йомшакмы?

Балалар. Каты. Төсе сары, үзе түгәрәк, зур.

Тәрбияче. (Кабакны ярып, орлыкларын балаларга күрсәтә. Аннан соң бер рәсемгә күрсәтеп сөйли. Рәсемдә яз сурәтләнгән.)

Яз көне көннәр җылынгач, шушы орлыкларны чәчәләр. Сабаклар, яфраклар үсеп чыккач, бераздан чәчәк ата, ә чәчәкләрдән кечкенә генә кабаклар барлыкка килә. Алар җәй буе үсәләр, ә көзгә менә шундый кабаклар үсеп җитә. Балалар, сезнең кабактан ясалган сок эчкәнегез бар, ә кабак бәлеше белән сыйланасыгыз киләме? Мин дәрес ахырында сезне кабак бәлеше белән сыйлармын.

(Ишек шакыйлар, бабай керә.)

Бабай. Балалар, исәнмесез. Мин авылдан сезгә күчтәнәчләр алып килдем. Алар менә шушы серле капчыкта.

Тәрбияче. Бабай, аны ачып карарга ярыймы?

Бабай. Юк, кызым, капчыкны чишү өчен балалар аны капшап карарга һәм эчендә ниләр барын әйтергә тиешләр.

Тәрбияче. Килегез, балалар, капчык эчендә ниләр барын карыйк әле. (Балалар берәм-берәм чыгып, капшап карыйлар һәм бабайга сөйлиләр.)

1 нче бала. (Карый һәм сөйли.) Ул озынча, каты, балалар аны бик яраталар. Ул – кишер.

2 нче бала. Бу кытыршы яшелчә, аннан тәмле ис килә, үзе озынча. Ул – кыяр.

3нче бала. Ул түгәрәк, каты, койрыгы да бар. Бу – чөгендер. (Шул рәвешле балалар яшелчәләрнең исемнәрен атыйлар, ә тәрбияче берәм-берәм аларны өстәлгә чыгарып тезә, төсләрен атыйлар.)

Бабай. Балалар, сез яшелчәләрне бик яхшы беләсез икән. Хәзер инде уйнап алыйк.

 

Уен барышы.

Түгәрәккә тезелеп басалар. Музыка уйный. Бабай кәрзин күтәреп, музыка уңаена әйләнә. Кәрзиндә битлекләр. Музыка туктаганда бабай кайсы бала алдында булса, шул бала битлекне алып кия һәм ул шигырь сөйли. Шул рәвешле өч шигырь сөйләнә.

 

4 нче бала.

Әй бәрәңге, бәрәңге,

Бәрәңгене күр әле!

Сап-сары бәрәңге белән

Тирән базыбыз тулды.

 

5 нче бала.

Безнең бакча балалары

Яшелчә дә үстерә.

Бакча тубыннан да зур,

Мәсәлән, мин – кәбестә.

 

6 нчы бала.

Карагыз әле бер генә

Менә миңа – кабакка.

Турап куйсагыз, мин сыймыйм

Хәтта тугыз табакка.

(Балалар чыгышыннан соң бабай саубуллашып китә.)

Тәрбияче. (Балаларны икенче өстәл яныныа чакыра. Анда төрле-төрле салатлар, пешкән яшелчәләр.) Балалар, яшелчәләрне таныдыгызмы? Мин хәзер тикшереп карыйм. (Балаларга күзләрен йомган хәлдә берәм-берәм салатлар каптырып карый, балалар һәр салатны атыйлар.) Рәхмәт, балалар, сез яшелчәләр турында күп беләсез. Хәзер мин сезне кабак бәлеше белән сыйлыйм. (Кабак бәлеше чыгарыла.) Тәмлеме?

Балалар. Бик тәмле. Рәхмәт сыегыз өчен.

Тәрбияче. Балалар, без әле яшелчәләрне өйрәнүне дәвам итәрбез, ә бүгенге дәресебезне тәмамлыйбыз.

Дәрес тәмам.

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Идел буе районы

“163 нче балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

СИБГАТУЛЛИНА КӘҮСӘРИЯ ИНСАФ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий