Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Язгы урманга сәяхәт”

5Лексик-грамматик категорияләрне үзләштерү буенча зурлар төркеме балалары (сөйләм теленең гомуми үсешендә кимчелекләре булган ОНР балалар) белән үткәрелгән шөгыль 

 

КҮЧЕРҮ – Конспект “Язгы урманга сәяхәт”

Максат: лексик–грамматик категорияләрне үзләштерү, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Коррекцияле-белем бирү:

– Балаларның яз фасылы турындагы белемнәрен тирәнәйтү, язның төп билгеләре белән таныштыруны дәвам итү, сүз байлыкларын активлаштыру, бәйләнешле сөйләмне камилләштерү өстендә эш алып бару.

– Темага караган сүзләр белән гади хәм хәм җәенке җөмләләр төзү өстендә эшне

дәвам итү.

– Бирелгән сорау яки рәсем-схемаларга таянып яз фасылына хас билгеләрне әйтү.

– Табигатьтәге үзгәрешләрне үзлектән аерып әйтеп бирүләрен күзәтү .

– Яз күренешләрен табигатьнең узгәрүен күзәтеп хайваннар, кошлар, бөҗәкләр

уянуы турында әңгәмә кору.

Коррекцияле-белем дәрәҗәсен үстерү:

– Лексик-грамматик категорияләрнең дөрес кулланышын камилләштеру өчен

күнегүләр өстендә эшләү:

*исемнәргә нинди?соравына җавап булган сүзләрне-сыйфатларны табу (яз (нинди?) матур, җилле, яңырлы, кояшлы ; урман (нинди ?) серле, калын, куркыныч, әкияти, язгы….)

*исемнәрне берлектә һәм күплектә куллану: агач-агачлар, бөре-бөреләр, чәчәк-

чәчәкләр, үлән-уләннәр….

*фигыль формаларын дөрес куллану: кояш (нишли?) елмая, яктырта, бата,

балкый, яна, куана, уяна, кыздыра, җылыта.

– Бармакларның вак кул чуклары моторикасын үстерү .

– Сөйләм сулышы өстендә эшләүне дәвам итү.

– Сүзлек өстендә эш алып бару (Исемнәр – ел, яз, кояш, янгыр; фигыльләр – яктыра, балкый, чыга, җылыта, үзгәрә, җебетә; сыйфатлар – матур, җылы, кояшлы, яшел…

Коррекцияле-тәрбия бирү:

– Тапкыр булырга өндәү – табышмакларга дөрес итеп, уйлап җавап бирүләрен

күзәтү.

– Бердәм булырга, бер-береңә ярдәмчел булырга өндәү.

– Башлаган эшне ахыргача эшләп бетерергә өйрәтү.

Җиһазлау: интерактив такта, конверт, кояш рәсемнәре, кер

кыстыргычлары, яз рәсеме, урман рәсеме, кар бөртекләре, туп, кошлар

рәсеме, зәңгәр су, ташлар, сулыш гимнастикасына өргечләр, рәсем-

схемалар, карабодай салынган савыт, суджок шарлар, табышмаклар,

магнитофон, умырзая чәчәкләре.

 

 

Шөгыль барышы:

Балалар ярым түгәрәк ясап басып торалар (яз музыкасы яңырый )

Логопед: Балалар, карагыз әле, бүген безгә күпме кунак килгән. Без аларга

бик шатбыз. Әйдәгез әле, алар белән елмаеп исәнләшәбез!

Балалар: Исәнмесез, хөрмәтле кунакларыбыз!

Логопед: Балалар, мин сезгә бер табышмак сөйләп китәм, ә сез игътибар

белэн тыңлагыз әле….

 

Иң иртә ул күренә,

Менеп китә үренә,

Сокланамын эшенә —

Нур сибә бар кешегә. (Кояш )

Логопед: Нәрсә икән ул ?

Балалар: Кояш!

Логопед: Әйе, кояш!

Логопед: Барыгыз да тәрәзәгә күз салыгыз, менә ул безгә көлеп карап

тора.

 

Логопед: Безнең кояшыбызның уклары юк …. Әйдәгез әле, кояш турында

матур сүзләр әйтик, укларын ябыштырып барыйк. Кояш нишли? cоравына

тулы җавап бирергә тырышыгыз. (Кер кыстыргычлары ярдәмендә түгәрәк

кояшка ябыштырып баралар)

Балалар:

1бала кояш җылыта,

2бала кояш карый,

3 бала кояш елмая,

4 бала кояш кыздыра,

5 бала кояш балкый,

6 бала кояш нурлар чәчә.

Менә ничек яктыртып уйный башлады кояшкай….

Логопед: Карагыз әле, кояш безгә нәрсәдер алып килгән …(конверт күрсәтә). Монда нәрсәдер язылган, табышмак ахрысы, әйдәгез укып карыйк …

 

«Боз һәм кар эреде, сулар йөгерде;

Елап елгалар, яшьләр түгелде.

Көннәр озая, төннәр кыскара,

Бу кайсы вакыт? – Я, әйтеп кара.» (Яз)

Балалар: Яз ае.

Логопед: Әйе, яз. Ни өчен соң яз? Cез каян белдегез?

Балалар: (балалар жавабы ) Яз көне кояш яктырак яна…боз эри …

Логопед: Дөрес, балалар, табигатьнең матур ае – яз җитте. Бүген без яз

турында сөйләшербез, язгы урманга сәяхәткә барырбыз. Сез сәяхәт итәргә

яратасызмы ?

Балалар: Әйе.

 

Логопед: Әйдәгез, күзләрне йомабыз, 10 га кадәр саныйбыз….үзебезне матур,

cерле, язгы урманда дип хис итәбез….

Музыка яңгырый….

Логопед: Күзләрегезне ачыгыз…карагыз әле мондагы матурлыкны…Сезгә язгы урман ошыймы? Балалар, соклану хисен йөзләр белән күрсәтегез әле…

Логопед: Без бу юл буенча барыйк әле…. Карагыз, балалар, нәрсә соң бу ?

Балалар: Кар бөртекләре…

Логопед: Балалар, безне кыш җибәрмәскә тели, ахрысы, аның бездән китәсе

килми …безнең юл кар бөртекләре белән капланган. Әйдәгез, берәм-берәм кар

бөртекләрен җыябыз, яз һәм урман турында матур сүзләр әйтәбез.

Җөмләләрне тулы итеп төзергә онытмагыз! Яз нинди?

Балалар: Яз матур, яз якты, искиткеч, яңырлы, күңелле…

Логопед: Урман нинди?

Балалар: урман калын, урман серле, матур, могҗизалы, язгы, әкияти…

(Балалар кар бөртекләренә бармак белән басалар, алар югала….)

 

Логопед: Менә безнең юлыбыз ачылды, юлны дәвам итәбез…

Логопед: (агачларга игътибар итәбез). Ә менә биредә, агачларда бөреләр

уянган. Тиздән бу бөреләрдән яшел яфраклар чыгар. Карагыз әле, балалар, бу

агачта бөреләр уянып җитмәгән, алар безгә нәрсәдер пышылдыйлар…

Бөреләр: “Балалар безнең белән уйнап алмаслар микән?” – диләр…

 

Бер һәм күп уены (Туп белән уен )

Логопед: Мин сезгә туп ыргытам, һәм, мәсәлән, агач дим, сез мина

тупны кире ыргытасыз һәм агач сүзен күплек санда әйтәсез…агач- агачлар,

ботак-ботаклар, үлән-үләннәр, бөре-бөреләр, чәчәк- чәчәкләр…

 

Логопед: Әфәрин, булдырдыгыз…менә бөреләр дә ачылып килә…алар сезгә

рәхмәт әйтә!

Логопед: (кошлар сайравы ишетелә)

Чү, дуслар, ишетәсезме, бу нинди тавышлар? Әйе, кошлар сайравы безнең

күңелне күтәрә. Ә сез җылы яктан кайтучы нинди кошларны беләсез?

Балалар: Кара карга, сырчык, торна, күке, карлыгач….

Логопед: Ә ни өчен соң алар көз көне туган якларын калдырып җылы якларга

очып китәләр?

Балалар: Кыш көне аларның ашарларына чебен-черки, бөҗәкләр юк, шуңа

күрә ачтан, салкыннан үлү куркынычы яный.

Логопед. Балалар, карагыз әле, бу кошлар арасында артык кош юк микән?

 

Балалар: Күгәрчен артык, чөнки ул кышлаучы кош, калган кошлар күчмә

кошлар….

Икенче рәттә, карлыгач артык, чөнки ул күчмә кош, калганнары кышлаучы

кошлар.

Логопед. Ой, балалар, яңгыр сибәли башлады…

Әйдәгез әле, күрсәтегез, ничек яңыр ява, тамчылар ничек тама… (ритм буенча

ташлар белән өстәлгә сугалар )

 

 

Яз, яз, яз житә

Тәрәзәне ачтылар,

Тып-тып-тып итә

Эре-эре тамчылар…..

 

Логопед: Безнең кошларыбызның канатларына яңгыр сибәли, тамчы тама,

аларга очарга авыр, әйдәгез әле, болытларны өреп, кудыртып җибәрик,

кошларыбызның канатларын киптерик… Борын белән тирән сулыш алабыз,

телләрне икегә бүлеп әйләндерәбез, тел очларына өрәбез, һаваны авыздан әкрен

генә чыгарыбыз. Иреннәрегезне кысмагыз, битләрегезне кабартмагыз. Безнең

шарчыклар әйләнеп китәргә тиеш …(сулыш гимнастикасы )

 

 

Логопед: Менә кошлар сезгә рәхмәт әйтә….алар сезгә ниндидер савыт

калдырып киттеләр, ягез, карыйк әле… (карабодай салынган савытта схемалар).

Әйдәгез әле, балалар, рәсем-схемалар буенча яз күренешләрен әйтеп,

җөмләләр төзеп карыйк. Җөмләләрне яз җиткәч дип башлыйбыз һәм тулы итеп

җавап бирәбез….

 

 

1бала. Яз җиткәч, көн озыная, төн кыскара.

2бала.  Яз җиткәч, кояш яктырак яна, җылыта.

3бала. Яз җиткәч, яшел чирәмнәр чыга.

4бала. Яз җиткәч, агачларда бөреләр барлыкка килә.

5бала.  Яз җиткәч, хайваннар йокыдан уяна.

6бала.  Яз җиткәч, кошлар жылы яктан очып кайта.

7бала.  Яз җиткәч, балалар көймә ясап, суга җибәреп уйныйлар.

8бала.  Яз җиткәч, кешеләр, калын киемнәрен юкага алмаштыралар.

9бала. Яз җиткәч, түбәләрдән тамчылар тама.

Логопед: Әфәрин, балалар!

Логопед: Балалар, урманда яз килгәнен җәнлекләр дә көтеп алалар. Кайберләре

йокыдан уянып килә, кайберсе төсен алмаштыра.

 

Әйдәгез язгы урманда җәнлекләр белән уйнап алабыз.

 

Ял минуты: “Җәнлекләр”

(Кыргый җәнлекләр маскалары киеп уен уйныйлар)

Логопед: Карагыз әле, кем йокысыннан торып килә икән анда?

Балалар: Керпе, ул яз көне йокысыннан уяна, урманда яши.

Логопед: Керпе: “Дусларым минем белән дә уйнап алсыннар әле”, – дип әйтә…

уйныйбызмы ?

(Сузле җырга суджок шарларын әйләндерәбез…)

 

Бу хайваннарар асыннан артыгын табыйк әле…(куян, аю, төлке, сыер) Балалар,

болар бөтенесе дә бер сүз белән ничек аталалар?

Балалар: Хайваннар.

Логопед: Әйе, артыгын таптыгызмы?

Балалар: Әйе, сыер, чөнки ул йорт хайваны, ә калган хайваннар кыргый, алар

урманда яши.

Логопед: Бик дөрес! Сез бик зирәкләр. Балалар, язның тагын бер табышмагын

тыңлагыз эле.

 

Кар ята әле урманда

Әкренләп әле эри.

Бер кечкенә матур чәчәк

Борын чыгарырга уйлый.

Оялчан гына елмаеп

Балкып тора урманда.

Беренче язгы чәчәк….

Ул була…. (бергәләп әйтәләр: умырзая…)

 

Яз сезгә бүләкләр белән килгән! (Логопед умырзая чәчәкләре тарата)

Балалар, безнең урманнан кайтыр вакыт та җиткән. Әйдәгез, җәнлекләрне,

кошларны куркытмыйча, тыныч кына урманнан булмәгә кайтыйк.

Күзләрне йомабыз һәм 10 нан 1 гә кадәр саныйбыз….

Логопед: Балалар, сез буген бик тырыш булдыгыз?

Ягез, исегезгә төшерегез әле, без кая бардык? Нинди җәнлекләрне күрдек?

Нинди уеннар уйнадык? Сезгә шөгыль ошадымы? Нәрсә авыр булды ?

Балаларның җаваплары……

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Идел буе районы

“Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче катнаш төрдәге

130 нчы балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

укытучы-логопеды

 ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА МИЛӘҮШӘ ФӘРИТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий