Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Җирдә ак юрган”

64930513_1286349031_56-7 яшьлек балалар өчен

 

Бурычлар:

1. Балаларда табигать күренешләренә кызыксыну уяту, табигатькә сак караш, экологик бәйләнешләрне күрә белү сыйфаты тәрбияләү.

2. Табышмак төзергә өйрәтүне дәвам итү.

3. Балаларның кар, аның үзлекләре турында эзлекле бәйләнеш белән алып барып белемнәрен баету, фантазияләрен үстерү.

Җиһазлар: зур үтә күренмәле савытта кар, аны салырга “Серле тартма”, кыш турында картина.

 

 

 

Тәрбияче “Серле тартманы” өстәлгә куя.

Т. Балалар, бакчага килгәндә күрдегез, бүген көн нинди?

Б. Суык, җилле, кар ява, болытлы, (аяз, кояшлы) һ.б.

Т. Әйе, ә мин сезгә тыштан бер әйбер алып кердем. Аның нәрсә икәнен беләсегез киләме? Ул чагында сез миңа сораулар бирегез. Аның сыйфатларын, формасын, ниләр эшләгәнен ачыклап, нәрсә икәнен дә белербез.

Б. (бирелергә мөмкин сораулар һәм дөрес җавап):

– Ул катымы? Ул йөриме? Аның тәгәрмәчләре бармы? Ул карамы? Акмы? Аны ашыйлармы? Ул уенчыкмы? Ул салкынмы? Ул эриме? Әвәләп буламы?

– Бу кар! Кар!

Т. Дөрес, бу – кар. (Балалар карны тотып, кагылып карыйлар)

– Карагыз, кар чынлап та ак, салкын, йомшак, әвәләсәң каты була.

Җылыга кергәч, эри дә башлаган. Аның белән уйнап та була. Тагын ниләр эшләп була?

Б. Тәгәрәтеп Кар бабай ясап була. Карда чана, чаңгы шуып була , тау ясап була, себереп, өеп була һ.б.

Тәрбияче. Җиргә каян килеп чыккан икән соң бу кар? Җәй көне кайда булган?

(Җаваплар тыңлана. Тәрбияче йомгак ясый)

 

Т. Кар җиргә көннәр суыткач, кыш килгәч ява башлый. Ул йомшак, мамык кебек була, өстегезгә төшкәне дә сизелми. Тотып карасаң, салкын һәм ул җылыда эри. Җәй көне кар эрегән хәлдә – су рәвешендә була. Җиргә яңгыр булып ява, кабат парга әйләнеп өскә күтәрелә. Болытта кушылып пар, вак су тамчылары булып йөри. Күп җыелгач, яңгыр булып , ә суык көннәрдә, кыш көннәрендә, кар булып кабат җиргә ява. Сез кар яуганын яратасызмы? Ни өчен?

Балаларның җаваплары тыңлана.

Т. (картинаны күрсәтә) Менә бу рәсемдә кыш сүрәтләнә. Сез анда нәрсәләр күрәсез?

Б. Урман, кар, агачлар һ.б.

Т. Ильфат, көн нинди булып күренә сиңа? Рәмзилә, сиңа ничек күренә? (Якынча җаваплар: карлы, салкынча, болытлы, караңгырак һ.б.) Ә агачлар нинди, нишләгәннәр? (Ботаклары яфраксыз, карлы, өшегәннәр һ.б.)

Ә хәзер утырыгыз, күзләрегезне йомыгыз да, карны күз алдыгызга китерегез: тотып карыйбыз, нинди икән? Иснәп карыйбыз, исе бармы? Салкын, саф һава исе килә, тик аны ашарга ярамый, кулларыгыз өшиме? Карны йомарлап ыргытыйк, ул инде каты шар булып очып барып агачка тиде. Сезнең кар хәзер нишләде? (Очып китте, ватылды , агачка ябышып калды һ.б.) Күзләрегезне ачыгыз. Ә безнең бүлмәдә җылыда кар эреп бетә язган. Яз көне, көннәр җылыткач, тышта кар шулай эреп бетә дә инде.

 

Кыш көне кар нигә кирәк? Сез ничек уйлыйсыз? (Җаваплар тыңлана) Бик дөрес, кар ул җирне суыктан саклый. Агачларны, үләннәрне, көз көне утыртып калдырган бодайларны кар каплап кышкы салкыннардан саклап тора. Кыш көне җир астына кереп йоклаган бөҗәкләргә, вак җан ияләренә, кышны йоклап уздыручы аю, керпе кебек хайваннарны, җәнлекләрне кар суык кертмичә саклый. Калын, йомшак кар астында аларга уңайлы, җылы була. Кыш көне кар барсына да юрган кебек бик кирәк. Ә сезгә нигә кирәк?

Б. Чана шуарга, кар бабай ясарга, кар атышып уйнарга, һ.б.

Т. Кар турында нинди шигырьләр беләсез? (Балалар ятлаган шигырьләрен сөйлиләр.)

 

1. “Әни” диеп язып куйдым,

Яңа яуган ак карга,

Таптамагыз, һич ярамый,

Әни сүзен таптарга.

 

2. Матур булып, биек булып,

Бар җиргә ак кар яуган.

Бүреккә дә, керфеккә дә,

Борынга да ак кунган.

 

Тәрбияче. Әйдәгез, кар турында табышмак төзеп карыйк. Башта сыйфатларын атыйбыз, кар нинди ?

Б. Кар – ак, йомшак, эри торган.

Т. Ә нәрсә тагын ак була (йомшак була, эри торган була)?

Б. Сөт, куян, кәгазь, акбур, мамык, мендәр, боз, туңдырма һ.б.

Т. (символик рәвештә ватманга ясый)

Димәк,

Ак, ләкин ——- сөт түгел,

Йомшак, ләкин ——- куян түгел,

Эри, ләкин ———-боз түгел.

Шул нәрсә? Җавабы – кар булды.

 

 

Физкультминутка.

“Ак куян” дигән хәрәкәтле уен.

Кар турында “Яхшы – начар” сүзле уены. Балалар башта карның начар якларын, аннан соң яхшы якларын саныйлар.

Т. Ә сез кар ясый белсәгез, аны ничек итеп ясар идегез?

Балаларның мөмкин булган җаваплары тыңлана:

– Җылы итеп, өйдә дә уйнап булырлык итеп, төсле итеп, үзебез буярлык итеп, ашарга яраклы итеп; кайчан кирәк, шунда ява торган итеп, кардан өйләр ясарлык итеп һ.б.

Тәрбяче балаларның җавапларына һәм шөгыльгә йомгак ясый.

 

Татарстан Республикасы

Азнакай муниципаль районы

Югары Стәрле авылы

 “Чулпан” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ГОМӘРОВА РУЗАЛИЯ ЗИННУР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий