Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Әнием – кадерлем”

шапокЗурлар төркеме

 

(Балалар музыка астында залга керәләр.)

Алып баручы. Сөйкемле әниләр, назлы әбиләр, газиз сабыйлар! Сезне бүген барыгызны да язның беренче бәйрәме 8 март белән котлыйбыз! Эшегездә, тормышыгызда уңышлар, сәламәтлек, бәхет, озын гомер телибез!

Ямьсез күреп, ямьсез дия күрмә,

Һәр чәчәкнең аның төсе бар.

Сөйкемсез сөяк буламы?

Һәркемнең әнисе бар.

 

Бәләкәйне бәләкәй дия күрмә,

Газиз җанын бирер кеше бар.

Кеше бәләкәй буламы?

Кешенең әнисе бар.

 

Баласына сүз тидермәс өчен

Газиз җанын бирер кеше бар.

Бер бәләкәй генә адәмгә

Берәүнең таудай хисе бар.

 

“Мәрхәмәтле бул балама”, – диеп

Дога укый торган кеше бар.

Кимсетә күрмә кешене,

Һәр кешенең әнисе бар!

 

Килеп җитте 8 март,

Әбиләр, әниләр, бу сезнең көнегез!

Үзегезнең балалардан бүген

Кайнар котлау кабул итегез!

 

Җыр “Звёздочка моя”

Шигырьләр: Илья, Эвелина, Айнур, Сабина, Фасахов Әмир, Эльвина, Мадина, Карина.

Алып баручы. Кадерле әниләр,

Бәйрәм көнегез белән!

Матур җыр яңгырасын –

Бүләк булсын ул бездән!

 

Җыр “Бүләгем”

Алып баручы. Нинди бәйрәм, нинди шатлык,

Кызлар – чәчәк бәйләме!

Алар бүген шундый матур –

Кызларның бит бәйрәме.

 

Бию “Бүләк читек”

 

(Шапокляк йөгереп керә)

Шапокляк. Күр әле, күр, миннән башка бәйрәм итеп ятмакчылар, минем борыным сизә сездә бәйрәм икәнен, күчтәнәч тә ашыйсы килә. Урыслар әйтмешли: “Не нос, а насос” (Чихает)

Алып баручы. Тукта әле, тукта, сез кем буласыз?

Шапокляк. Ха-ха-ха, мине дә танымыйлар! Кая әле, рогаткам, барыгызга да күрсәтәм хәзер кем икәнемне! (Рогаткадан ата башлый)

Алып баручы. Балалар, таныдыгызмы бу кем икәнен? Бу бит- Шапокляк! Ярамый алай, син бит – әби, ә үзеңнең кесәңдә һаман рогатка йөртәсең, ай-ай-ай!

Шапокляк. Мин – Шапокляк, Шапокляк!

Әби булсам да, бик яшь,

Бусы да миннән курка,

Бусы да миннән өркә!

 

Алып баручы. Бакча бүген гөрләп тора,

Шаулап тора – күрегез.

Без бит бәйрәмгә җыелдык,

Әллә шуны белмисез?

 

Шапокляк. Ничек инде белмим? Матур күлмәкләремне киеп мин дә килдем бәйрәмгә. Карагыз әле, күпме телеграмма, открытка алдым дусларымнан бәйрәм котлаулары белән (Сумкасыннан открыткалар, телеграммалар , чәчәкләр чыгара)

– Ә чәчәкләр, чәчәкләр! Мин бик яратам чәчәкләрне, иң якын дустым бүләк иткән иде (җырлый). Кызыл розалар, кызыл розалар…

Алып баручы. Әби, без дә сине бәйрәм белән тәбрик итәрбез. Әйдә, кал безнең бәйрәмдә.

Шапокляк. Бик теләп калам. Бик зур рәхмәт сезгә.

Алып баручы. Күңелебез киң безнең

Бүлмәбез балкып тора.

Әби дә көлеп тора,

Әни дә көлеп тора.

Шигырьләр: (әбиләр турында) Алина, Реналь, Илья, Х.Камиль, Халимов Әмир, Азалия, Руслан Бояров, Данил Шигапов.

Алып баручы. Сез әбиләр, тыңлагыз,

Балалар сезне сөяләр,

Сезне котлап бүген

Матур җыр бүләк итәләр.

 

Җыр “Подружка”

Шапокляк. Ой, рәхмәт, балалар! (Кул чаба) Миңа мондый җыр берсе дә җырлаганы юк, димәк, мин сезгә подружка? Эһе, минем дә сезгә бар бүләгем. Хәзер мин тиз генә чыгам да, тиз генә керәм. Сезгә сюрприз алып керәм (чыгып китә).

Алып баручы. Җырлап кына калмыйк әле,

Биюләр дә башкарыйк.

Катя белән Камиль биесен,

Каты итеп кул чабыйк.

 

Бию “Ты морячка, я – моряк”

 

Шигырьләр: Фатыхов Әмир, София, Мустафин Руслан, Катя, Айдар, Камиль Замалиев, Богдан, Булат.

Алып баручы. Нинди назлы, нинди йомшак

Синең куллар, әнием,

Бөтен дөнья бәйрәм итә,

Сине зурлап, әнием!

 

Җыр “Бүген әниләр бәйрәме”

 

Алып баручы.Такмаклар җырлыйбыз бүген,

Утырыгыз тәртипләп,

Сез тыңлагыз, без җырларбыз

Булган хәлләрне сөйләп.

 

 “Частушки”

 

(Зур сумка өстерәп Шапокляк керә)

Шапокляк. Уф, көчкә килеп җиттем!

Алып баручы. Бу нәрсә инде, әбекәй?

Шапокляк. Нәрсә, нәрсә – сумка! Әллә күрмисеңме? Балалар ач утыралар, пирог пешерергә кирәк. И, җан кисәкләрем, авыр шул замана! Чупа-чупс та бирмиләр, суски да жәллиләр шул сабыйларга. Ябыгып беткәнсез инде, монда утырып. Хәзер мин сезгә пирог пешерәм. (Сумкасыннан ярмалар чыгара: борчак, карабодай, дөге, шикәр, макарон, он, борыч, су, варенье, күкәй)

Алып баручы. Ни эшлисең , әбекәй?

Шапокляк. Пирог пешерәм, пирог! Әллә ишетмисеңме, әллә аңламыйсыңмы?

Алып баручы. Аңладым да, әбекәй, бу әйберләр белән пирог пешермиләр бит!

Шапокляк. Ничек инде пешермиләр? Бер елны Шүрәле дустыма 23- февральгә шуларны салып пирог пешереп биргән идем, инде ничә ел дустымны бер дә күргәнем юк.

Алып баручы. Балалар, әйдәгез әле, Шапоклякка ярдәм итик. Әйтегез әле, пирог пешерергә нәрсәләр кирәк? Сайлап алыйк әле шушы ашамлыклар арасыннан пирог пешерергә нәрсәләр кирәк?

Балалар. Он, күкәй, сөт, песок, май.

Алып баручы. Менә, Шапокляк, күрдеңме безнең балалар барысын да беләләр, алар әниләренә булышалар. Хәзер шул турыда җырлап та күрсәтәләр.

 

Җыр “Мин әнигә булышам”

 

Шапокляк. Әй, шәп булды әле бу, балалар, рәхмәт сезгә, күпме эконом, бу әйберләрне мин бер ел ашыйм әле (Кире сумкасына тутыра).

– Ә хәзер минем әниләрне сынап карыйсым килә. Балаларның сөт яратканын без беләбез инде. Ә менә әниләр сыер сава беләләр микән, шуны тикшереп карыйк әле. Менә сезгә “сыерлар”, менә сезгә чиләкләр.

“Сыер савабыз”

Шапокляк. Күрегез әле, боларны, балалары да булганнар, әниләре дә булган. Молодцы!

 

Күрәсезме, дусларым,

Бүгенге бәйрәмегезгә

Буш кул белән килмәдем:

Сезгә күп-күп кызыклы

Уеннар да алып килдем.

 

Уеннар:

1. “Узнай мамину вещь»

2. “Замети шары в обруч”

3. “Игра с прищепками»

 

Алып баручы. 1, 2, 3, 4

Кызлар бездә бик күбәү.

Йөзләре кояш кебек

Торалар нурлар сибеп.

 

Бию “Модница

 

Алып баручы. Шаяруны кем яратмый?

Ул ошый сиңа, миңа.

Шаян бию башкарабыз,

Исеме – Кремена.

 

Бию “Кремена”

 

Алып баручы. Кадерле әниләр, әбиләр, апалар, кызлар!

Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә

Көнегезне шатлык бизәсен.

Җир йөзенең бөтен матурлыгын

Килә сезгә бүләк итәсе.

 

Шапокляк. Җир шарында булмасыннар

Ятим балалар

Булсын аларның барсында да

Матур әниләр һәм әбиләр.

 

Алып баручы.Теләкләрнең кайсын теләсәк тә,

Аз булыр күк сезнең хөрмәткә,

Аллаһ сезгә озын гомер бирсен

Без калабыз шушы теләктә.

 

Татарстан Республикасы

“Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге

Лениногорск шәһәре

“4 нче санлы гомуми үсеш бирү төрендәге балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

музыка тәрбиячесе

КУТЛАЕВА РӘЗИНӘ АТЛАС КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий