Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Тукай безнең йөрәкләрдә”

шурале6-7 яшьлек балалар өчен

 

Максат:

Татар халкының күренекле шагыре Габдулла Тукайның тормышына, иҗатына кызыксыну уяту. Балаларның бәйләнешле сөйләм телен артыру.

 

 

 

– Хәерле көн, балалар! Бүген без Габдулла Тукайның иҗат кичәсенә җыелдык.

Тукай Кушлавыч авылында туган. Бик иртә ятим калып тормышның ачысын һәм төчесен күп күргән, йорттан-йортка йөреп, бер җирдән икенче җиргә күчеп, халкыбызның әкиятләрен, шигырьләрен, җырларын тыңлап үскән.

 

Бала: Горестей немало видел Габдулла,

Оттого добрейшей была его душа.

Только все прекрасное он пускал,

Ну, а злобу, ненависть напрочь отгонял.

 

 Оркестр “Татар халык көенә тезмә”

 

Бала: Илдә кояш, җирдә кояш,

Тукай көне канат җәйгән,

Бәйрәм бүген,бәйрәм бүген,

Тукай көне – безнең бәйрәм.

 

 Җыр “Туган тел” т.х көе, Г.Тукай шиг.

 

А.Б. Бакча бүген гөрәп тора,

Шаулап тора күрегез,

Без бит бәйрәмгә җыелдык,

Матур итеп биик без.

 

Бию “Шома бас” т.х.көе.

 

А.Б. Яз һәм Тукай…….

Гел янәшә атлый,

Шау чәчәккә төреп җиһанны,

Язлар белән җирдә яшәү туа.

Тукай белән –шигъри моңнары,

Күпме буын “Туган тел”ен тыңлый,

Моңайганда-көйләп юана….

Әкиятен, шигырьләрен укып,

Бик күп сабый бала куана.

 

Җыр “Яз җитә” Җ.Фәйзи көе, Ф.Кәрим сүз.

 

А.Б. Кулны кулга алыйк без,

Уйнап-җырлап алыйк без,

Күңел ачып калу өчен,

Җырлап биеп алыйк баз.

 

Бию “Һаман бию кызык шул” Л.Батыр- Болгари көе.

 

А.Б. Заман башка,әммә халкы аның,

Сөйләшә гел синең телеңдә,

Җырлап яши алар җырларыңны,

Юк белмәгән сине илеңдә.

Җыр “Җиде көн” М.Шәмсетдинова көе, Г.Зәйнәшева сүз

 

А.Б. Г.Тукай авылны бик яраткан, кечкенәдән үк нечкә күңелле, табигать сөюче бала булган. Ул һәр бөҗәк, һәр үлән яфрагы һәр чәчәк белән серләшкән. Сезгә дә, балалар, табигатьне яратсыннар дип бик күп матур шигырьләр, әкиятләр калдырган.

 

Балалар Г.Тукайның шигырьләрен сөлиләр :

“Иртә”, “Родная деревня”, “Ак Бабай”, “Кызыклы шәкерт” – сәхнәләштерү.

“Эшкә өндәү”, “Безнең гаилә”, “Бала белән күбәләк” – сәхнәләштерү.

 

А.Б. Күбәләкләр килгән икән,

Бүген безнең бәйрәмгә,

Алар сәләм алып килгән,

Барлык очкан кошлардан.

 

Җыр “Күбәләк” Шаймарданова көе, М.Андерьянова сүз.

 

Шүрәле балеты көенә, Шүрәле керә, төрле хәрәкәтләр ясый, балаларны кытыклаган кебек кылана, сикерә.

 

Шүрәле: Ого, күпме балалар,

Кети-кети уйныйсы килә

Минем алар белән,

Әнә теге кыз белән,

Менә бу малай белән.

 

Куып тотам мин аларны,

Яратам шул аларны,

Бармакларым бик озын,

Ә мөгезем, койрыгым,

Һайран калырлык үзем.

 

(Шүрәле балетының икенче өлеше яңгырый, Былтыр керә)

 

Былтыр: Исәнмесез, балалар! Минем исемем Былтыр, таныдыгызмы, мин кайсы әкияттән?

Балалар: “Шүрәле” әкиятеннән.

Шүрәле: (Кача агачлар артына, сикереп чыга )

Һоп, менә мин, күптән көттем мин сине,

Әйдә-әле егет кети-кети уйныйк без,

Шулай күңел ачыйк без.

 

Былтыр: Эй, урман сарыгы син,

Мактанчык, тагын нинди явызлык белән,

Балалар янына килдең әле син?

Бармакларыңны кыстырганны

Күптән оныттыңмы син?

 

(Шүрәле кача Былтыр куып тота)

Шүрәле: Былтыр, гафу ит, җибәр мине, тимә син,

Башка беркемне дә кыерсытмам,

Явызлыклар һич эшләмәм .

 

Былтыр: Әйдә, әйдә, күп сөйләмә,

Кача-алмассың син бүтән.

 

Шүрәле: Тыңла әле, Былтыр мине ….

Балалар бакчасына килдем мин,

Г.Тукайның бәйрәменә,

Берсенә дә тимәдем,

Берсен дә кытыкламадым,

Ник миңа ышанмыйсың?

Ник мине тыңламыйсың?

 

Былтыр: Г.Тукай бәйрәменә дисеңме?Алдалашмыйсыңмы?

Шүрәле: Юк, юк, бәйрәмгә килдем.

Былтыр: Ярый алай булгач, мине урманда бик күп эшләр көтә. Балалар, Шүрәлене сезнең янда калдырам. Бергә күңел ачыгыз, бергә бәйрәм итегез. Сау булыгыз!

 

А.Б. Татар теле минем туган телем,

Сөләшүе рәхәт ул телдә,

Шул телдә әкият сөйлим мин,

Шул телдә җырлар җырлыйм мин.

 

Җыр “Шүрәле” К.Сатиев көе, Н.Сафина суз.

 

Шүрәле: Мин Тукай әкиятеннән килдем сезгә кунакка,

Китаптагы сорауларны сезгә бирәсем килә.

Кәҗә белән сарыкның капчыгында нәрсә башы булган?

Кемнең алтын тарагын урлаганнар?

Кайсы шигырьдә куян яшь балага үзенең хәсрәтен сөйләгән?

Авызы белән балчык ташый, матур итеп оя ясый, нәрсә ул?

 

Шүрәле: Рәхмәт, балалар, сез бик күп беләсез икән.

Бәйрәмгә мин буш кул белән килмәдем,

Күп-күп кызыклы уеннар алып килдем.

 

Уен “Кулъяулык”

 

А.Б. Җырлыйк әле, җырлыйк әле,

Җырлыйк тагын берәрне,

Җырлап искә төшерербез

Бергә булган көннәрне.

 

Җыр “Нәни музыкант” И.Гыйләҗев көе, А.Шарифуллина сүз.

 

А.Б. Безнең бакча балалары

Бик күңелле яшиләр.

Җырлап-биеп, уйнап-көлеп,

Уйнарга яраталар.

 

Җырлы-уен “Челтәр элдем читәнгә” тат.халык.көе.

 

А.Б. Җырлыйк әле,җырлыйк әле,

Җырлыйк әле күмәкләп,

Җырлап кына түгел әле,

Биеп алыйк бергәләп.

 

Җырлы –бию “Мин шофер”

 

Шүрәле: Рәхмәт сезгә, балалар,

Бик күңелле үтте бәйрәм,

Җырладык та, биедек тә.

Бер капчык шигырь

Өйрәндем сезнең белән,

Хәзер китим урманга

Җәнлекләр көтә анда

Сау булыгыз!

 

А.Б. Аяз булсын күгебез,

Якты кояш көлсен гел.

Туган илем, туган җирем,

Тыныч имин булсын гел.

 

Татарстан Республикасы

“Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге

Лениногорск шәһәре

“4 нче санлы гомуми үсеш бирү төрендәге балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

музыка тәрбиячесе

КУТЛАЕВА РӘЗИНӘ АТЛАС КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий