Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Юл фәннәре мәктәбе”

пазлУртанчылар төркемендә комплекслы шөгыль

 

Тәрбияче. Балалар, без сезнең белән саф һавага көн саен чыгабыз. Әйтегез әле, сезгә кайда уйнарга рөхсәт ителә?

Балалар. Ишек алдында гына уйнарга ярый, юлга чыгарга ярамый.

Тәрбияче. Дөрес, ә нишләп ярамый соң?

Балалар.Урамда машиналар күп, алар бик тиз йөриләр.

Тәрбияче. Балалар, хәзер без сезнең белән сәяхәткә чыгабыз, без җәяүлеләр булабыз. Җәяү йөрүчеләргә юлда йөрү кагыйдәләре бар.

Тәрбияче. Әйдәгез әле шул кагыйдәләрне искә төшерик. Балалар, безгә кемдер ашыга бугай. Киләсе кунаклар килеп җитмәгәннәр, ахрысы. (Керәләр)

 

Геройлар (бүре, куян, керпе). Исәнмесез, балалар! Без сезнең юлда йөрү кагыйдәләрен белүегезне ишеттек, безнең дә ул кагыйдәләрне өйрәнәсебез килә.

Тәрбияче. Сез кем? Кайдан? Мин аларны таныдым. Алар Сергей Михалков язган “Эшсез светофор” әкиятенең геройлары. Без сезнең белән ул әкиятне укыган идек. Балалар, әкият геройларын үзебез белән сәяхәткә алабызмы?

Балалар. Әйе, алабыз!

Тәрбияче. Чыктык без урамга һәм киттек… Оныттым, җәяүлеләр йөри торган урам өлеше ничек дип атала?

Балалар. Тротуар

Тәрбияче. Дөрес, балалар. Җәяүлеләр тротуардан йөрергә тиешләр. Ә тротуарның кайсы ягыннан?

Балалар. Уң ягыннан.

Тәрбияче. Дөрес, уң яктан йөрергә һәм башка җәяүлеләргә комачауламаска кирәк. Җәяүлеләргә иң авыры юлны аркылы чыгу. Балалар, юлны ничек аркылы чыгарга?

Балалар. Җәяүле чыгу урыныннан.

Тәрбияче. Дөрес, балалар. Аны тагын “зебра” дип атап була. Балалар, җәяүлеләргә юлны аркылы чыгарга булышучылар тагын да бар. Мин сезгә табышмак әйтәм, ә сез җавап бирерсез, тыңлагыз.

 

Басып тора багана, бер аяклы багана

Өлкәннәргә эндәшә, эндәшә һәр балага

Багананың өч күзе, өч күзендә өч сүзе

Кызыл күз дә, сары күз, өченчесе яшел күз.

Өч күздәге өч сүзне һәр бала да беләдер

Безнең песи дә белә, сезнеке дә беләдер.

(Светофор)

 

Юл уртасында тора,

Үзе елмая, көлә.

Кешеләр аңа карый,

Машиналар да тыңлый

 (Регулировщик)

 

Тәрбияче. Балалар, светофорның сигналлары нәрсәне аңлаталар?

Балалар. Кызыл төс – тор,

Сары төс – көт,

Яшел төс – үт.

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез светофор сигналлары белән уйнап алыйк.

 

Уен “Светофор”

 

Тәрбияче. Хәзер без юл фәннәре мәктәбенә барабыз. Балалар, юл читендә нәрсә күрәсез?

Балалар. Юл билгеләре.

Тәрбияче. Һәр юл билгесе нәрсәне аңлата икән? Балалар юл билгеләрен карап, исемнәрен әйтеп чыгалар: “Җәяүле чыгу урыны”, “Телефон”, “Автостоянка”, “Автозаправка”

Бүген мин сезне яңа юл билгесе белән таныштырам. Ул билге өчпочмакка урнаштырылган. Анда ике кеше рәсеме ясалган. Бу билге “Балалар” дип атала. Ул машина йөртүчеләр өчен кирәк. Бу билге балалар бакчасы, мәктәп янына куела. Шул билгене күрүгә шоферлар тизлекләрен киметергә тиешләр. Чөнки бу юлдан балалар юл аркылы чыга.

Тәрбияче. Балалар, без сезнең белән бу билгеләрне өйрәндек һәм аларны юлда йөргәндә кулланырга тиешбез. Әйдәгез уйнап алыйк.

 

Уен “Юл билгесен җый”

 

Тәрбияче. Без автобуска утыргач кем булабыз?

Балалар. Пассажирлар.

Тәрбияче. Дөрес. Автобусны көтү өчен махсус урын каралган. Ул нәрсә дип атала?

Балалар. Тукталыш.

Тәрбияче. Әйдәгез автобус тукталышына барыйк. Автобус тизрәк килсен өчен без уйнап алыйк.

 

Уен “Машина төзе”

 

Менә автобус килеп җитте, Тимур автобус йөртүче була. Автобуска кереп утырабыз җайлап.

Тәрбияче. Балалар, автобуста барганда үз – үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерик.

Балалар. Кычкырып сөйләшергә ярамый. Автобус йөртүче белән сөйләшергә ярамый. Тәрәзәгә баш тыгып карарга ярамый . Ашарга ярамый.

Тәрбияче. Автобуска әби, бабай яки бәләкәй балалы әниләр керсә, нишләргә кирәк?

Балалар. Урын бирергә кирәк.

Тәрбияче. Булдырдыгыз, сез яхшы пассажирлар. Сезне беркайчан да ачуланмаслар, яхшы, тәртипле балалар дип әйтерләр, чөнки сез кагыйдәләрне беләсез. Без килеп җиттек, автобустан тыныч кына чыгабыз. Автобустан чыккач без тагын җәяүлеләр булабыз. Балалар, бакчага кайту өчен ничек дөрес итеп юл аркылы чыгарга?

Балалар. Зебрадан.

Тәрбияче. Дөрес. Әйдәгез юлны дөресләп чыгыйк. Менә без бакчага кайтып життек.

Балалар, безнең урманнан килгән кунакларга светофор рәсемен бүләк итик. Урыннарыгызга утырыгыз һәм рәсем ясагыз. Светофорның сигналларын дөрес итеп буягыз.

Геройлар. Рәхмәт сезгә, балалар, урманга кайткач бөтен дусларыбызга да бүләкләрне бирербез. Сау булыгыз, балалар.

Балалар. Сау булыгыз!

 

Татарстан Республикасы

Әлмәт шәһәре

 “35 нче “Нәни ил” гомумүстерешле балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ӘХМӘТХАНОВА ИЛГИЗА ЗАКИЯН КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий