Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: «Яз килә»

Безымянный4-5 яшьлек балалар өчен

 

Максат: балаларның яз турындагы белемнәрен киңәйтү, язның үзенчәлекле билгеләре белән таныштырып, сүзлек байлыгын арттыру.

Тәрбия бурычы: табигатькә, тереклек ияләренә сак караш, мәхәббәт тәрбияләү.

Үстерү бурычы: хәрәкәт координациясен, ориентлашуны, бәйләнешле сөйләм телен үстерү, лексик базаны баету.

Белем бирү бурычы: табигатьтәге үзгәрешне күрә белергә өйрәтү.

Төп белем бирү өлкәсе:танып белү.

Интеграль белембирү өлкәләре:аралашу, социальләштерү, физик тәрбия, сәламәтлек, музыка, рус теле.

Методикалымнарhәмчаралар:уен мизгеле, күрсәтмә материал, әңгәмә, аңлату, үссендерү – мактау, музыкаль уен, сөенеч мизгеле, сораулар.

Жиhазлау: “Умырзая чәчәге”, каен агачы ботагы, аудио язма, интерактив такта; проектор, кирәкле картиналар, урман макеты. Зәңгәр тасма.

Алдан эшләгәнэшләр:

– Язгы табигатьне күзәтү, психологик күнегү өйрәнү;

– Әдәби әсәр уку, табышмаклар өйрәнү;

– “Яз” темасына иллюстрацияләр карау.

Сузлек өстендә эш: гөрләвек, ямьле яз, юеш, көлтә койрык, сәяхәт, күлләвек.

 

Эшчәнлектөзелеше:

  • Психологик көйләү;
  • Табышмак ;
  • Үстерешле диалог;
  • Күзләр өчен күнегү;
  • Балалар сөйләме;
  • Ял минуты “Ябалак”;
  • Музыкаль – хәрәкәтле уен “Кошлар”;
  • Хәрәкәтле уен “Гөрләвекне сикер”;
  • Йомгаклау. Үзбәя.

 

 

Эшчәнлекбарышы:

 (Музыка астында балалар залга керәләр.)

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, бүген безгә күпме кунаклар килгән. Без аларны күрүебезгә бик шатбыз. Әйдәгез, алар белән елмаеп исәнләшик әле. Балалар, миңа кулларыгызны сузыгыз әле, мин үземнең җылымны кояш нурлары кебек сезгә бирәм, ә хәзер урыннарга утырышыйк та табышмак тыңлыйк.

 

Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде,

Елап елгалар,

Яшьләр түгелде,

Карлар эреде,

Сулар йөгерде,

Көннәр озая

Бу кайчак була?

 

Балалар: Яз.

Тәрбияче: Балалар, яз җитүен барыбыз да көтеп алабыз. Ә хәзер экранга карагыз әле. (Интерактив тактада яз темасына рәсемнәр чыга) Бергәләп яз турында сөйләшербез.

– Яз ае сезгә ошыймы? (Рәсемнәр буенча үстерешле диалог)

 

–  Балалар, ә хәзер язның билгеләрен санап үтик. Әйдәгез әле, язның билгеләрен искә төшерик. (Кояш ныграк җылыта, кар эри, көннәр озыная, агач ботакларындагы бөреләр зурая һ.б.) Дөрес, балалар, табигатьнең матур ямьле яз ае җитте.

–  Дусларым, сез беләсезме, иртә яз, яз уртасы, яз ахыры була. Әйдәгез әле бергәләп кабатлыйк. Балалар, без сезнең белән рәсемнәр карарбыз. Сез язның кайсы чорына туры килгәнен әйтерсез. (Интерактив тактада эш)

 

Тәрбияче: Булдырдыгыз! Әйдәгез әле, күзләребезне ял иттереп алыйк. (Күзләр өчен гимнастика).

Ябалак иртән торган да

Болытларны санаган.

Башта өскә караган,

Аннан аска караган,

Һәм күзләрен дә йомган!

Бер, ике,өч – күзеңне ач!

(Балалар күзләрен йомган арада тәрбияче яз киеменнән чыга.)

 

–   Балалар, карагыз әле, мин язга ошаганмы?

–   Сез миндә нинди язгы билгеләрне күрәсез? (Жаваплар)

–   Ә сез үзегез тагын, нинди яз билгеләрен әйтә аласыз? (Жаваплар)

–  Балалар, кешеләр генә түгел, язны кошлар, җәнлекләр дә көтеп ала. Язгы урманда да үзгәрешләр бармы? Сез ничек уйлыйсыз? Сезнең беләсегез киләме? (Жаваплар) Хәзер барыбыз да кошларга әвереләбез дә урманга очабыз.

 

Музыкаль уен “Кошлар”.

Менә урманга да килеп життек. Урманга керәбезме? (Атлап бару). Карагыз әле, гөрләвек барлыкка килгән, әйдәгез, без аның аша сикереп чыгыйк.

 

Уен “Гөрләвек аша сикер”.

Тәрбияче: Урман тыныч, саф һава. Әйдәгез әле, урман һавасын бергәләп сулыйк (сулыш алу гимнастикасы). Балалар, карагыз әле, агачларда да үзгәрешләр барлыкка килгән. (Агач ботагын күрсәтү). Агачтагы бөреләр уянган. Тиздән бу бөреләрдән яшел яфраклар чыгар.

(Кошлар тавышын тыңлау).

Балалар, сез кошлар тавышын ишетәсезме? Җылы яктан нинди кошлар кайтты? (Җаваплар)

Дусларым, урманда нинди жәнлекләр яши? Сез беләсезме? (Жаваплар)

Булдырдыгыз, балалар! Тыңлагыз әле, мин сезгә җәнлекләр турында табышмаклар әйтәм, ә сез аларның жавабын әйтерсез.

 

1. Җәен урманда патша,

Кышын кардан да аста. (Аю)

 

2. Җәен соры, кышын ак

Аңа шулай яхшырак. (Куян)

 

3. Бер нәрсә тегә белми

Энәләр тагып йөри. (Керпе)

 

4. Үзе хәйләкәр.

Көлтә койрыклы. (Төлке)

 

– Дөрес, балалар! Булдырдыгыз!

Сөенеч мизгеле. (Карлы чиләк күрәләр) Балалар, карагыз әле монда.

(Балалар карлы чиләктән умырзая чәчәге алалар) Бу чәчәкне берәрегезнең күргәне бармы? Исемен белмисезме? Бу – умырзая чәчәге. Иртә язда, кар астынан, менә шундый матур умырзая үсеп чыга. Умырзая урманда үсә. Балалар, ә сез ничек уйлыйсыз, бу бүләкне безгә кем жибәргән? (Җаваплар)

Тәрбияче: Балалар, безнең урманнан кайтыр вакыт та җиткән. Әйдәгез, җән-лекләрне, кошларны куркытмыйча, тыныч кына урманнан төркемнәргә кайтыйк.

Тәрбияче: Балалар, сезгә эшчәнлектә нәрсә ошады? Нәрсәләр кызыклы булды һәм хәтерегездә калды? Кемнең жаваплары ошады? (Жаваплар)

Булдырдыгыз, балалар! Рәхмәт!

 

Татарстан Республикасы

Сарман муниципаль районы

“Гомуми үсеш төрендәге 1-нче “Кояшкай” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

 НАСИБУЛЛИНА ЗӨЛФИРӘ ТАЛИБУЛЛА КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий