Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Теле барның – иле бар”

1360491_originalМәктәпкә әзерлек төркемендә комплекслы шөгыльнең план-конспекты 

 

Бурычлар:

1. Халык иҗаты аша телебезнең байлыгын, матурлыгын күрсәтү. Пиктограммалар кулланып, бәйләнешле сөйләм үстерүне дәвам итү, ягымлы сүзләрне куллануда күнектерү; тел турында мәкальләрне, шигырьне ныгыту. Фикерләү сәләтен үстерү. Хайваннарга, табигатькә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.

2. Балаларны инглизчә хайван исемнәре белән таныштыруны дәвам итү; өйрәнелгән лексиканы яңа дидактик материаллар, уеннар, ишетеп аңлау күнегүләре аша ныгыту; инглизчә сүзләрне дөрес итеп әйтүләренә ирешү; чит телләрне өйрәнәсе килү теләге уяту.

Җиһазлау: кыш рәсеме, пиктограммалар, табышмаклар белән карточкалар, хайваннар рәсемнәре; уенчык – аю, магнитофон, СD диск.

Методик алымнар: сөйләү, күрсәтү, сорау-җавап, әдәби сүз, уен, рәсем карау (УМК), сөенечле мизгел, техник чаралар куллану.

Алдан башкарыла торган эш: мәкальләр, шигырь өйрәнү, рифмовка өйрәнү.

 

Эшчәнлек барышы:

– Балалар, әйтегез әле, ә сезнең кәефләрегез ничек соң?

Балалар: – Кояшлы иртә кебек.

– Бик яхшы, балалар! Кешенең күңеле теленнән таныла, диләр. Ягымлы, матур итеп сөйләшү – ул зур байлык. Без сөйләмебездә матур сүзләрне күп кулланабыз. Ягез, исегезгә төшерегез әле, ул нинди сүзләр? (исәнмесез, рәхмәт, сау булыгыз, зинһар өчен һ.б. ).

– Әйе, бик дөрес.Балалар, без тел турында мәкальләр өйрәнгән идек, шуларны искә төшерик әле.

 

1. Иң татлы тел – туган тел,

Анам сөйләп торган тел.

2. Татлы тел тимер капка ачар.

3. Теле татлының дуслары күп.

4. Тел – белем ачкычы.

5. Теле барның юлы бар.

 

– Әйе, дөрес, татар телендә бик матур мәкальләр әйттегез. Барлык балалар, өлкәннәр, абый-апалар төрле-төрле телдә сөйләшәләр. Менә сез нинди телләр беләсез? (Татар, рус, инглиз, үзбәк, башкорт һ.б.).

– Әйе, менә хәзер безгә Тимур үзбәк телендә шигырь сөйләп күрсәтер:

 

Арча, арча, арчаҗан

Яһракларин нинача.

Ясангансан гюзальсан

Атрофинда айлянеп

Кушик айтамиз барча.

 

(Миляуша Рифатовна керә)

– Балалар, сез рус телендә, татар телендә сөйләшәсез икән, әйдәгез, минем белән инглиз телендә дә сөйләшеп карыйк әле.

– Good morning,

Good morning,

Good morning to you/

Good morning,

Good morning,

We are glad to see you!

– How are you today?

Балалар: Ok! (Good; Fine: So – so; etc)

– Dear children, I’ve come here with my friend (Мин сезгә үзем генә килмәдем, үзем белән дустымны да алып килдем). Ira? What is it?

Балалар: It’s a bear.

– Балалар, аю баласы сезнең белән танышырга тели. I am a little bear. My name is Teddy. Tell me please, what is your name?

– Балалар, аю малае үзенең дусларының рәсемнәрен алып килгән, әйдәгез алар турында да сөйләшеп китик.

– I’ll show you pictures, you will tell me what it is. (Тәрбияче балаларга рәсемнәр күрсәтә, ә балалар аның нәрсә икәнен әйтәләр).

– Tell me please, what is it?

Балалар: It’s a hare (a fox, a wolf, a cat, a dog, a cow, a horse, a bear, a pig).

Балалар: It is a grey.

 

Уен “Show me!”

(Тәрбияче балаларга үзе әйткән җәнлекләрнең ничек тавыш биргәннәрен күрсәтергә куша).

– Show me a cat! (A dog …)

Бала: Мяу.

 

Уен “Нәрсә җитми?”

– Балалар, хәзер рәсемнәргә тагын бер тапкыр игътибар белән карагыз. And now close your eyes (тәрбияче рәсемнең берсен алып куя). Нәрсә җитми? What is absent?

Бала: A bear (уен 4-5 тапкыр уйнала).

– Балалар, мин сезнең татар, рус һәм инглиз телләрен белүегезгә бик шатмын. Телләр белү бик кирәк ул. Ә хәзер безгә аю баласы белән китәргә вакыт. Good bye! (Чыгып китә)

Балалар: Good bye!

– Балалар, ә без дәвам итик. Балалар, әйтегез әле, хәзер нинди ел фасылы? (Яз). (Рәсем күрсәтәм.) Дөрес, әйдәгез, “Язның билгеләре” дигән уен уйнап алыйк. Мин сезгә ел вакытының билгеләрен әйтәм, яз вакыты булса – кулны өскә күтәрәсез. Тыңлагыз әле:

 

1. Умырзаялар үсә.

2. Кар ява, балалар чанада шуа.

3. Түбәдән тамчы тама.

4. Җил исә, буран уйный.

5. Балалар кар бабай ясыйлар.

5. Агачлар яфрак яра.

 

– Булдырдыгыз, балалар! Балалар, үткән эшчәнлегебездә без сезнең белән җөмләләр турында сөйләшкән идек. Җөмләләр ничә сүздән тора? (Бер, ике, өч …).

– Мин сезгә җөмлә әйтәм “Яз”. Мин ничә сүзле җөмлә әйттем? (Бу җөмлә бер сүздән тора).

– Әйе, дөрес. Бер сүздән генә торса да – ул җөмлә була. Әйдәгез әле, пиктограммалар кулланып җөмләләр укып алыйк (1-2 пиктограмманы бергә уку, аннары һәрбер бала үзе алып укый).

– Булдырдыгыз, балалар! Балалар, әйтегез әле, ә урманда нинди хайваннар яши? (Балаларның җаваплары).

– Әйе, дөрес. Хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез миңа җавабын әйтерсез.

 

1. Сорыдыр төсе,

Үткендер теше,

Урманда йөри,

Бозаулар эзли. (Бүре)

 

2. Нечкә билле,

Көлтә койрыклы. (Төлке)

 

3. Кош түгел, оча,

Ябалактан курка,

Чикләвек ярата,

Сызгырса, урманны яңгырата. (Тиен)

 

4. Җәен урманга патша,

Кышын кардан аста. (Аю)

 

5. Җәен соры,

Кышын ак.

Аңа шулай яхшырак. (Куян)

 

6. Ул энәле күлмәк кия,

Шулай да аны әнисе

Йомшагым дип әйтә. (Керпе)

 

– Ә хәзер бераз ял итеп алык, “Күрсәт әле, үскәнем” уенын уйныйк.

 

Уен “Күрсәт әле, үскәнем”

(кош, аю, төлке, куян)

 

– Менә ял да иттек. Балалар, мин сезгә бер вакыйга турында сөйлим, ә сез миңа әйтерсез: шулай буламы, әллә юкмы. Тыңлагыз әле:

1. Җәй көне. Эссе, кояш кыздыра. Без урамга уйнарга чыктык. Анда кардан зур тау ясадык.

2. Бүген Маратның туган көне. Ул бакчага алма, тозлы кәнфит, баллы кыяр, кызыл лимон алып килде.

3. Барлык балалар да яз килүгә шатланды. Сыерчыклар килде, көннәр җылынды.

– Балалар, шулай буламы, әллә юкмы? Ни өчен алай дип уйлыйсыз? (Балаларның җаваплары).

– Балалар, менә без сезнең белән бүген бик күп нәрсәгә өйрәндек, искә төшердек. Без җөмлә, хайваннар, яз; телебезне матур итүче ягымлы сүзләр турында сөйләштек. Шулаймы, балалар? (Әйе).

– Балалар, без бит әле сезнең белән “Туган телем” дигән шигырь өйрәнгән идек. Кем сөйләп күрсәтә? (Бер бала сөйли)

 

Дөньяда иң-иң матур ил –

Ул минем туган илем.

Дөньяда иң-иң матур тел –

Ул минем туган телем.

Иң изге хисләремне мин

Туган телдә аңлатам.

Шуңа күрә туган телне

Хөрмәтлим мин, яратам.

 

– Әйе, туган телне хөрмәтләргә һәм яратырга кирәк. Сез дә кояш кебек озын гомерле, ачык йөзле; хайваннарны, табигатьне, туган телебезне яратучы, тәмле телле балалар булыгыз.

– Шуның белән шөгылебез тәмамлана. Бик тырыштыгыз, актив булдыгыз. Рәхмәт сезгә!

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Мәскәү районы

 “Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче

126 нчы катнаш төрдәге балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

югары квалификацион категорияле тәрбиячеләре

ВАЛЕЕВА ГҮЗӘЛИЯ ӘСХӘТ КЫЗЫ,

ӘХМӘТГӘЛИЕВА МИЛЯУША РИФАТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий