Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Уенчыклар илендә кунакта”

8369142-3 яшьлек балалар өчен сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты 

Максат.

1. Уенчыклар турында сөләм телләрен баету: кучак, аю, әтәч, паровоз, песи, машина һ.б . Аларны башка сүзләр белән бәйләргә өйрәтү: зур, бәләкәй, күп….

2. Хайваннар һәм җәнлекләр итеп ясалган уенчыкларны чакыра белергә , аларга хас билгеләрне әйтә белүне ныгыту.

3. Бәйләнешле сөйләмне үстерү һәм матут әдәбияткә, халык уеннарына мәхәббәт үстерү. Уенчыкларга сак караш тәрбияләү.

Җиһазлар: уенчыклар (аю, песи, машиналар, курчак, самолет, паровоз)

 

 

Шөгыль барышы:

 

 – Хәерле көн! Балалар, кәефләрегез ничек? Урамда нинди матур кояшлы көн. Әйдәгез, без дә кояш кебек бер-беребезгә ягымлы итеп елмайыйк. (Елмаябыз) Сез елмайгач, бүлмәбез яктырып китте. Ә хәзер кояшта кулларыбызны җылытып алыйк инде.

Чәп, чәп, чәбәкәй,

Кулларыбыз бәләкәй.

Ә хәзер тизрәк,тизрәк

Чәбәклик күңеллерәк.

 

(Ишек шакыйлар)

– Балалар, бу кем икән? (Куян керә) Исәнме, куян! Әйдәгез куян белән бергәләп матур итеп исәнләшик.

– Куянкай, син кая юл тоттың?

Куян: – Мин сезне уенчыклар иленә чакырырга килдем. Анда бик матур уенчыклар күп, алар сезне көтә.

– Рәхмәт, куянкай, безне чакыруыңа. Балалар, барабызмы? Ә нәрсә белән барабыз?

Куян: Паровозга утырып барыйк, кузгалабыз.

Паровоз, паровоз

Без кунакка барабыз

Уенчыклар күрергә

Алар белән уйнарга.

 

– Менә килеп тә җиттек. Күрегез әле, күпме матур уенчыклар. Балалар, уенчыклар күпме?

– Күп.

– Әйдәгез ял итеп алык, утырышыйк. Мин сезгә хәзер табышмак әйтәм, ә сез миңа кайсы уенчык турында икәнен әйтерсез.

 

Ул иртүк тора

Матур итеп кычкыра.

 

– Әйтегез, әле бу кайсы унчык турында?

– Әтәч.

– Әйе. Әтәч ничек кычкыра? Ул нинди төстә? Аның нәрсәләре бар?……

– Балалар, монда аю да бар икән. Ул нинди? (Зур,йомшак…) Аның нәрсәләре бар? (Колагы, борыны, күзләре, тәпиләре….)

– Аюның безнең белән уйныйсы килә. Әдәгез бергәләп уйнап алабыз.

Аю килә лап-лап,

Үләннәрне таптап (әкрен генә килә).

– Аю, алай итмә син,

Безнең белән уйна син (аюга бармак яныйлар).

Урыныңда тик торма,

Тырып-тыпыр тыпырда (урында тыпырдыйлар).

Аю бик арган икән,

Тәмләп йокыга киткән (аю йоклый).

– Аю, әйдә, тор инде,

Тагын бер уйнык инде (аю уяна,куып китә).

(Песи тавышы ишетелә)

– Абау, бу нәрсә тавышы?

– Песи.

(Песи уенчыгын качырган җирдән алам, балалар белән карыйбыз)

– Песи нинди? (Матур, йомшак….) Ул зурмы әлә кечкенме? (Кечкенә)

Ул нәрсә ярата? (Сөт)

– Балалар, әйдәгез песекәй белән дә уйнап алабыз.

Песи, песи, песекәй

Песи әле бәләкәй,

Үзе мырлый да мырлый,

Әллә ул шулай җырлый.

Песекәй, песекәй, прәссссс (йомшак кына тәпиләренә сугабыз)

 

– Уенчыклар илендә машиналар да күп икән. Иң зур машина кайсы? Кечкенә машинаны алып килегез. (Бер бала алып килә)

– Паровоз кайда икән? (Бала йөртеп килә) Күрсәтегез әле, паровоз ничек йөри? (Күрсәтәләр)

– Ә бу уенчык ничек атала? (Самолет күрсәтәм)

– Самолет.

– Әйдәгез әле, без дә самолет кебек очып күрсәтәбез. (Самолет булуп күрсәтәбез)

 

Куян: – Балалар, мин сезгә үземнең иптәшемне алып килдем. Карагыз әле бу нәрсә? (Куян күрсәтә) Ул нинди төстә? (Күзләре, колаклары, тәпиләре турында сораулар бирә)

Куян: – Минем дә сезнең белән уйныйсым килә.

 

Уен “ Куянкай”

 

– Карагыз әле, балалар, монда курчаклар да күп икән. Әйдәгез алар белән уйнап алабыз. (Үчтеки иттерү)

– Балалар, мин сезгә курчакның нәрсәләре бар икәнен әйтәм ә сез күрсәтегез. (Балалар курчакта күрсәтәләр, кабатлыйлар )

– Ә сезнең куллар кая? Әйдәгез кулларны, аякларны яшереп уйнап алабыз.

 

Уен “Нәни куллар”

 – Курчакларыбыз арыган, әйдәгез аларны бишек җыры җырлап йоклатыйк.

“Бишек җыры”

-  Курчакларыбыз йокыга китте, тавышланырга ярамый. Тыныч кына “Без, без, без идек”не әйтик инде.

- Безгә китәргә вакыт, куянкай син безне озат инде. (Тезелешеп паровоз ясап чыгып китәбез)

Татарстан Республикасы

“Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге”

Лениногорск шәһәре

“4 нче санлы гомуми үсеш бирү төрендәге балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

II квалификацион категорияле тәрбиячесе

ГАРИПОВА САНИЯ ТӘЛГАТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий