Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: «Яз килә»

Зурлар төркемендә танып белүөйләм үсеше эшчәнлеге конспекты

e907976fb44e

Максат: табигатьнең язгы күренешләре белән таныштыру.

Тәрбия бурычы: язгы табигатьнең матурлыгына соклана белү сыйфатларын тәрбияләү.

Үстерү бурычы: балаларның иҗади күзаллауларын, бәйләнешле сөйләмен үстерү.

Белем бирү бурычы: яз турында белемнәрен тирәнәйтү: нишли, нинди соравына җаваплар әзерләү.

Төп белем биру өлкәсе танып белү, интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү (уеннар), матур әдәбият, иҗади сәнгать.

Методик алымнар: әңгәмә, шигырьләр, уеннар уйнау, сүзлек өстендә эш: кар эри, тамчылар, боз сөңгеләре, күлләвекләр, гөрләвек.

Алдан үткәрелгән эш: яз турында әңгәмәләр, матур әдәбият уку, җырлар өйрәнү, материал эзләү.

 

Эшчәнлек төзелеше:

  1. Психологик җайлашу.
  2. Яз турында шигырьләр.
  3. Рәсем буенча яз турында сөйләү.
  4. Уен «Кыргый хайваннар».
  5. Физ.минутка «Сыерчык».
  6. Д/у «Күчмә кошлар исемен әйт». Эндәшләр әйтү, каргалар-массаж ясау.
  7. «Кояш нурларын тезү”.
  8. Йомгаклау.

 

Эшчәнлек барышы:

1. Психологик җайлашу. Хәерле көн, балалар. Карагыз әле тәрәзәгә, көн бүген нинди якты, ачык, кояшлы. Кәефләрегез ничек? Әйдәгез әле кулларны тотышыйк та, бер-беребезгә елмаябыз.

Ишек шакыйлар. Курчак-Белмәмеш керә.

 

2. Балалар безгә кунака Белмәмеш килгән. Аның бик тә яз турында, кошлар тормышы турында беләсе килә икән. Булышабызмы аңа?

3. Хәзер балалар шигырь сөйләрләр:

 

Асилә: Яз килә, яз килә.

Сыерчыклар килә.

Гөрләшеп сайрашып

Җырчы кошлар килә.

 

Ришат: Бөре чуклары белән,

Сыерчыклары белән.

Яз килә, яз килә,

Яз ишекләрдән керә.

Яз кошлар белән кайта

Язны һәркем ярата.

 

4. Тәрбияче:

– Яз икәнен каян беләбез? Балалар шигырьдә нәрсәләр сөйләнә? Рәсемнәргә карап, яз билгеләре турында сөйлибез. Яз көне кояш ничек була? Һавада нәрсәләр йөзә? Җир өстендә нинди үзгәрешләр була? Кар нишли? Агачларда нинди үзгәрешләр барлыкка килә? Кешеләр ничек киенәләр? Кошлар нишлиләр?

 

– Дөрес, балалар. Яз билгеләре: кар, боз эри, җирдә күлләвекләр тора, тубәләрдә боз сөңгеләре, алар эри, тамчылар тама, көннәр озыная, төннәр кыскара, кошлар җылы яклардан очып кайталар.

 

Уен уйныйбыз. «Кыргый хайваннар».

Бу нинди хайваннар. Исемнәрен әйтегез!

– Буре нинди? – Усал, соры.

– Төлке нинди? – Хәйләкәр, кошларны ярата.

– Куян нинди? – Куркак, йомшак.

– Кыш көне нинди хайваннар йөклый? Аю белән керпе йөклыйлар.

– Яз көне алар нишлиләр? –Уяналар! Куян ак тунын, соры тунга алыштыра.

 

5. Ә хәзер ял итеп алабыз. «Сыерчык» физ.минутка.

Идәнгә балалар саны буенча обручлар куела. Балалар маскалар киеп кош кебек очып йөриләр. Кабатлыйлар:

– «Сыерчык, сырчык, күк күлмәген киеп чык. Үз ояңа кереп чык» – дигәч үз ояларына (обручка) кереп басалар.

 

6. Д/у «Кошлар» уенын уйныйбыз.

Тәрбияче: – Кош исемен әйтегез. Бу кара карга. Ул нинди кош? Ул нәрсәләр ашый?

Эндәш әйтәбез: « Кара карга, кара карга, каррык-каррык каркылдама».

Сыерчык, карлыгач, үрдәк, аккош рәсемнәре күрсәтелә. Сораулар ярдәмендә балалар кошлар турында сөйлиләр, эндәшләр әйтәләр:

– Сыерчык, сыерчык, күк күлмәгең киеп чык.

 

Каргалар (бармакларга массаж ясау):

– Лар-лар, лар-лар, килде безгә каргалар,

Берсе бәлеш пешерде,

Икенчесе булышты,

Өченчесе өстәл куйды,

Дуртенчесе идән юды,

Бишенчесе бәлешне

Үзе ашап бетерде.

 

– Тәрәз каршына килгән бер чыпчык «чык әле» – ди – «чык». Чыпчык нинди кош? (Кышлаучы).

– Балалар, ә кошлар яз көне нәрсә әшлиләр? Җылы яклардан очып кайталар, йомырка салалар, бала чыгаралар.

 

7. Ә безнен язгы кояш нинди ул? – Кояш якты, жылы, сары, нурлы, матур.

Ул нишли? – Кояш жылыта, яктырта, карны эретә. Ләкин аның нурлары юк. Әйдәгез, карны тизрәк эретсен өчен аңа нурларын куйыйк.

Балалар кояшка нурларын буләк итәләр. Кояш нишли? – Елмая!

 

8. Балалар, Белмәмешкә без булыштыкмы? Ничек итеп булыштык? «Күчмә кошлар», «Кыргый хайваннар» уенын уйнадык, яз турында сөйләштек. Бүген өйрәнгәннәрне, балалар, сез кемнәргә сөйләр идегез? Җаваплар.

Ришат: – Мин апама сөйләр идем.

Диләрә: – Мин әниемә сөйләр идем.

 

Тәрбияче: Балалар, сез булдырдыгыз! Белмәмешкә булыштыгыз!

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

“32 нче катнаш төрдәге “Акчарлак” балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ШӘРӘФЕТДИНОВА ТӘНЗИЛӘ МИӉНУЛЛА КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий