Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Йомры икмәк белән математика иленә сәяхәт”

kartinki-dlya-detej-po-matematikeII нче кечкенәләр төркемендә интегральләштерелгән шөгыль. Ачык турыдан-туры белем бирү эшчәнлеге

Максат:балаларны әкиятне эмоциональ кабул итәргә өйрәтү;әкияттәге сүзләрне истә калдыру;  геометрик фигураларны, төсләрне ныгыту; үзара татулык тәрбияләү.

Тәрбия бурычы: балаларда шатлык хисләре булдыруга шартлар тудыру; кыргый җәнлекләргә карата кайгыртучанлык хисе тәрбияләү.

Үстерү бурычы: балаларның игътибарын, хәтерен үстерү, танып белү активлыкларын формалаштыру.

Белем бирү бурычы:проблемалы ситуацияләрдә уйланырга, иҗади фикерләргә, үзара киңәшеп аралашырга теләк тудыру. Белем бирү.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, иҗади сәнгать, музыка, физик тәрбия, сәламәтлек, матур әдәбият.

Методик алымнар һәм чаралар: уен, әңгәмә, сорауларга җавап, күрсәтмә материал, искә төшерү, ныгыту, әдәби сүз, мактау, табышмак чишү.

Җиһазлау: : йомшак куян, аю һәм төлке уенчыклары , түтәл,кишер рәсемнәре , пумалалар, пумалалар куя торган корылмалар; төсле кыстыргычлар,

Алдан үткәрелгән эш: “Йомры икмәк” әкиятен уку, темага кагылышлы мәгълүмат җыеп, чыганаклар туплау, уен өйрәтү.

Эшчәнлек төзелеше:

1. Табышмак әйтү.

2. Төп өлеш:

– әкият турында әңгәмә;

– Йомры икмәк белән танышу;

– Уен “Светофор”;

– Куян белән очрашу;

– уен “Парын тап”  (Аю белән очрашу);

– уен “Зур һәм кечкенә” (Төлке һәм бүре белән очрашу).

3. Йомгаклау.

 

 

Белем бирү эшчәнлеге

“Хәерле көн” җыры яңгырый. Балалар бүлмәгә керәләр, исәнләшәләр, тәрбияче янына түгәрәккә басалар.

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар! Хәерле иртә! Сәламәтлек миңа, сиңа һәм барлык кешегә.

Тәрбияче: Балалар, безнең эшчәнлегебезгә кунаклар килде. Әйдәгез, исәнләшик.

Балалар: Исәнмесез! Хәерле иртә!

– Балалар, сез әкиятләр яратасызмы? (Әйе)

– Ә нинди әкиятләр беләсез? (Балаларның җавабы)

– Мин сезгә табышмак әйтәм, ә сез аның җавабын әйтерсез:

“Амбар төбеннән себерелгән,

Иләктән иләнгән, мичтә пешерелгән,

Тәрәз төбендә суытылган” .

Балалар: Йомры икмәк.

Тәрбияче: Күрәм, сез беләсез бу әкиятне. Йомры икмәкнең юлында нәрсәләр очраган?

Балалар: Куян, бүре, аю, төлке.

Тәрбияче: Бүген мин сезне математика яраткан йомры икмәк белән таныштырам… Аның белән сәяхәткә барабыз. Ә менә үзе дә.

 

Музыка “Йомры икмәк”. Йомры икмәк машинага утырып, керә.

Йомры икмәк : Исәнмесез, балалар! Мине таныйсызмы?

Балалар: Исәнме, Йомры икмәк!

Йомры икмәк: Дөрес! Мин Йомры икмәк. Балалар, мин бүген юл йөрү кагыйдәләре буенча экзамен биреп, менә-ә-ә-ә шундый машина йөртү таныклыгы алдым. Мин бик тырыштым. Ә сез, балалар, юл йөрү кагыйдәләрен беләсезме? Хәзер тикшереп карыйм.

Йомры икмәк: Бу нәрсә? (Светофор күрсәтә).

Балалар: Светофор.

Йомры икмәк: Ничек уйлыйсыз, светофор ни өчен кирәк?

Балалар:

– Машиналар бәрелешмәсен өчен;

– Кешеләр юл аша чыксын өчен.

Йомры икмәк: Дөрес, балалар. Ә светофорның кызыл уты нәрсә аңлата дип уйлыйсыз?

Балалар: Кызыл ут янганда, юл аша чыгарга ярамый.

Йомры икмәк: Ә сары ут көтеп торырга, юл аша чыгарга әзерләнергә куша. Яшел ут нәрсә ди?

Балалар: Яшел ут җәяүлеләргә юл аша чыгарга ярый ди.

Тәрбияче: Йомры икмәк, әйдә, сәяхәткә безнең белән машинага утырып барасыңмы?

Бала: Мин дә, әтием шикелле,

Шофёр булырга уйлыйм.

Шуның өчен һәрвакыт

Машинам белән уйныйм.

Тизрәк үсеп шофёр булсам,

Нишләргә белер идем –

Урамдагы бөтен кызны

Утыртып йөрер идем.

Җыр “Мин шофер”.

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, бер куян утыра бит монда. Ул бездән ярдәм көтә. Аңа кишерләрен җыеп бирергә кирәк. Булышабызмы?

Тәрбияче: Карагыз әле, безнең түтәлдә нәрсәләр үсә микән? (Помидор, шалкан, кишер) .

 

(Балалар тартып чыгарып карыйлар)

Балалар: Кишер.

Тәрбияче: Әйдәгез, саныйбыз, түтәлдә ничә кишер бар икән. (Саныйбыз).

Тәрбияче: Кишер зур булып үссен өчен ниләр кирәк? (Балаларның җаваплары: яктылык, җылылылык, җирне ашлама белән эшкәртергә, яңгыр суы, йомшартырга, су сибәргә һ.б.)

– Ә кишердән нинди ризыклар ясыйлар? (Балаларның җаваплары)

– Димәк, кишер организм өчен иң кирәкле витамин.

– Кишер нинди? (Каты, кызылсары төстә, хуш исле)

– Булдырдыгыз, балалар, куян үзенең дусларын кишер белән сыйлар. Балалар, әйдәгез әле, Куян турында шигырьне искә төшереп китик.

Бала: Әй, куян, куян,

Кечкенә генә,

Бик йомшак кына,

Бик куркак кына.

Ике колагы

Озынкай гына,

Аягы җиңел –

Мамыктай гына.

 

– Куян йомры икмәккә рәхмәт әйтә, йомры икмәк юлын дәвам итә.

 

Җыр “Куяннан качтым мин…”

 

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез алга таба барабыз. Карагыз әле, агач төбендә аю утыра. Ул бит итекләрен югалткан. Балалар, әйдәгез әле аюга итекләрен парларга булышыйк әле. Итекләр геометрик фигуралардан тора. Сезгә аның парын табырга кирәк.

 

Уен “Парын тап” (Найди пару)

Тәрбияче: Әйдәгез, юлыбызны дәвам итәбез. Балалар, карагыз әле, безнең төлке белән бүре ачуланышканнар, бер-берсенә үпкәләгәннәр бит. Ярдәм итәбезме?

 

Уен: “Зур һәм кечкенә”

Тәрбияче: Төлке белән бүре тупларны бутаганнар. Бүре янына зур тупларны, төлке янына кечкенә тупларны җыябыз. Башладык.

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар, төлке белән бүре сезгә рәхмәт әйтә.

Йомры икмәк: Балалар, бүген миңа сезнең белән бик күңелле булды. Мин сездән шундый күп белемнәр өйрәндем. Минем сезгә күчтәнәчләрем дә бар.

Тәрбияче: Рәхмәт, Йомры икмәк. Күчтәнәчләреңне группага кергәч ашарбыз.

Күчтәнәчләр бирә.

Йомры икмәк: Сау булыгыз, балалар.

Тәрбияче: Сау бул, Йомры икмәк.

Тәрбияче: Балалар, сезгә бүгенге эшчәнлегебез ошадымы?  Кем янында күбрәк ошады? Йомры икмәк ошадымы?

Балаларның җаваплары.

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

 “13 нче “Елмаю” балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

II квалификацион категорияле тәрбиячесе

АСЫЛОВА МИЛӘҮШӘ МУХАМАТНУР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий