Яңа фикерләр:

postheadericon Экология темасына әкият белән шигырь

15-6 яшьлек балалар өчен

Ак каенның үтенече

 

 Кадерле балалар! Сезгә үсеп утыручы сылукай, зифа Ак каен эндәшә:

- Менә мин ничә ел инде шушы урманда үсеп утырам. Үземнең зифалыгым, матурлыгым, сылулыгым белән урманны ямьләндерәм. Минем яшел яфраклы ботакларым урманның һавасын чистарта. Җәй көне матур тавышлы кошлар, минем шул ботакларына басып, чут-чут итеп сайрыйлар. Арган печәнчеләр минем күләгәмдә ял итәләр, каен җиләге ашыйлар. Минем сезне шулай һәрвакытта да шатландырасым килә.

Балакайларым! Рәнҗетмәгез мине! Ботакларымны сындырмагыз, яз көне кәүсәмне яралап суымны агызмагыз! Мин аннан соң бик каты авырыйм, ботакларым кибә, яфракларым коела. Аңлагыз минем хәлне, рәнҗетмәгез!

 

 

Куян үтенече

Яз көне каен суы эчәргә дип

Менгән идем урманга,

Куркак куян килеп чыкты

Бик тиз йөреп каршыма.

“Әгәр син каенны киссәң,

Мин кайда яшәрмен, – ди, -

Оям ачыклыкта калгач,

Аучылар бик тиз табар,

Төрле җәнлек-җанварлардан

Бик зур куркыныч янар.

Актырнакларның күзе очлы,

Мине күреп эләктерер,

Балакайларымны минем

Ерткыч кошлар каптырыр.

Минем сиңа үтенечем:

Урман сылуы ак каенның

Кәүсәсен яралама, – ди.

Тыңламыйча булмады шул

Куян әйткән сүзләрне.

Татарстан Республикасы

“Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге”

Лениногорск шәһәре

“4 нче санлы гомуми үсеш бирү төрендәге балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

II квалификацион категорияле тәрбиячесе

САДРИЕВА ГӨЛҮСӘ ЯДКӘР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий