Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Сәламәтлек – зур байлык”

15-6 яшьлек балалар өчен

 

Максат:

–         балаларны рәсемнәр буенча тулы һәм эзлекле итеп сөйли белергә өйрәтү.

–         үз-үзеңне танып белергә һәм кешенең йөзен төзергә өйрәтүне дәвам итү (төсле предметлар куллану).

–         вак моториканы һәм тоемлап сизүне үстерү. Кеше йөзенең өлешләрен күзаллауны ныгыту.

–         аларда үз сәламәтлегеңә карата кайгыртучан караш тәрбияләү.

 

Белем бирү эшчәнлеге.

Тәрбияче: - Балалар, мин бүген сезгә серле сандык әзерләдем. Бу сандыкта нәрсәләр барлыгын белү өчен табышмакларга дөрес итеп җавап бирергә кирәк.

Болыт мин һавада

Яңгыр мин яуганда,

Җылынсам пар булам,

Туңганда пар булам.   (СУ)

 

Һәркем авызга капса,

Яратса аны кеше

Беркайчан да сызламас,

Һәм ялтырап торыр теше  (ТЕШ ЩЕТКАСЫ)

 

Бар кызылы, яшеле

Аңкып тора хуш исе.

Шунсы гына өркетә

Күзгә керсә өркетә.       (САБЫН)

 

Аккош кебек ак кына,

Йомшак кына, пакъ кына,

Көн дә сыйпый битемнән

Элеп куям читеннән    (СӨЛГЕ)

 

 

Тәрбияче: – Балалар, бу әйберләр безгә ни өчен кирәк? (Балаларның җаваплары) Булдырдыгыз, молодцы. Балалар, бүген без сезнең белән сәламәт яшәү турында сөйләшербез.

 

(Шулвакыт Белмәмеш керә)

Белмәмеш: – Исәнмесез! Мин кая килеп эләктем?

Тәрбияче: - Балалар бакчасына.

Белмәмеш – (төчкерә, йөткерә башлый)

Тәрбияче: - Белмәмеш, син бит чирләгәнсең. Хәзер балаларны да , өлкәннәрне дә зарарларга мөмкинсең! Балалар, Белмәмеш үзен дөрес тотамы? (Балаларның җаваплары)

– Юк, дөрес тотмый, чирле кеше төчкергәндә һәм йөткергәндә авызын, борынын кулъяулык белән ябарга тиеш.

Белмәмеш кулъяулыгын эзли. – Ой, ул минем югалган бит. Нишлим икән инде.

Тәрбияче: – Без сиңа яңасын бирербез, югалтма. (Кулъяулык бирә).

Белмәмеш: – Ә чирле кеше ничек итеп тирә-юньдәгеләрне зарарларга мөмкин?

Тәрбияче: – Без хәзер балалардан сорарбыз. (Балаларның җаваплары).

– Чирле кеше ютәлләгәндә һәм чирләгәндә зарарлы микроблар сәламәт кешеләргә күчәләр, күбәяләр һәм сәламәт кеше чирли башлый.

Белмәмеш: – Менә ни өчен авыз белән борынны япмыйча ютәлләргә һәм төчкерергә ярамый икән, мин хәзер белдем инде.

Тәрбияче: - Микроблар файдалы һәм зарарлы булалар, без аларны күрмибез, ләкин алар бар кешедә дә була. Файдалы микроблар аз булса, сәламәт кеше чирли башлый. Балалар, әйдәгез Белмәмешне зарарлы микроблар белән көрәшергә өйрәтәбез. Минем өстәлдә рәсемнәр бар. Тиешле рәсемне алыгыз һәм бу юл белән микробларга каршы ничек көрәшергә булганлыгын  аңлатыгыз. (Рәсемнәрне алалар һәм сөйләшәләр).

 

Рәсемнәр:

–         Бүлмәне җилләтү

–         Саф һавада йөрү.

–         Спорт белән шөгыльләнү.

–         Яшелчә һәм җиләк-җимешләр ашау.

–         Тузан сөртү, идән юу.

–         Суган, сарымсаклар ашау.

–         Прогулкадан соң кулларны сабынлап юу.

Балаларның җаваплары:

– Микроблар чисталыктан курка, шуңа күрә көн дә идән юарга һәм тузан сөртергә кирәк.

– Микроблар саф һаваны яратмыйлар, шуңа күрә бүлмәне җилләтеп торырга кирәк.

– Микроблар витаминнардан куркалар, шуңа күрә күбрәк яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга кирәк.

– Күбрәк саф һавада булырга һәм  спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Сәламәтлек – төп чирләргә каршы торучанлык.

Белмәмеш: – Мин инде хәзер аңладым, ничек итеп микробларга каршы көрәшергә кирәклеген. Рәхмәт, балалар. Ләкин мин кайчан терелермен икән соң?

Тәрбияче: – Чирләгән кеше чирнең үзе киткәнен көтеп ятарга тиеш түгел.

Белмәмеш: – Ә ничек дәваланырга? Тәмсез таблеткалар эчәргәме? Мин аларны яратмыйм!

Тәрбияче: - Без сиңа балалар белән ярдәм итәрбез, карап тор.

 

Д/Уен: “Син чирләсәң”.

 

Тәрбияче: – Балалар, киселгән кисәкләрдән тулы бер рәсем җыегыз һәм Белмәмешкә нәрсә эшләргә кирәклеген белербез.

Балалар рәсемнәр җыялар.

– Банка белән кура җиләге вареньесы.

– Бал.

– Кувшин белән сөт.

– Градусник.

– Дару үләннәре.

– Баллы микстура һәм башкалар. (Тиешле рәсемнәрне күрсәтеп балалар җавап бирәләр).

Тәрбияче: - Әгәр инде бу чаралар да килешмәсә, “Ашыгыч ярдәм” машинасын чакырабыз. 03 – телефон номеры.

Тәрбияче: -Балалар, дидактик уен ярдәмендә без нәрсә белдек?  (Балаларның җаваплары).

 

Ял минуты. “Бир кулыңны” (Музыка астында).

Белмәмеш: – Рәхмәт, балалар! Минем хәзер кәефем дә яхшырды. Ә сезнең?

Тәрбияче: – Кәефләр  тагын да яхшырсын өчен минем арттан кабатлагыз.

–         “Без иң яхшылар

Без иң матурлар”.

– Ә хәзер гәүдәнең һәр өлешен матур сүзләр белән әйтеп чыгабыз.

Башкай – кояшкай (сыйпыйлар)

Борыным – борынчыгым (борын очына басалар)

Тешләрем – кискечләрем (әкрен генә теш шакылдаталар)

Колагым – яфрагым (әкрен генә колакларын ышкыйлар)

Җилкәләр – чикерткәләр (җилкәне күтәрәләр һәм төшерәләр)

Кулларым – тоткычларым (тоту хәрәкәтләре ясыйлар)

Бармаклар – кармаклар (бармакларын селкетәләр)

Тезләр – җитезләр (тезләрен бөгәләр)

Аяклар – тиктормаслар (тыпырдыйлар).

 

Белмәмеш балалар белән саубуллашып чыгып китә.

Тәрбияче: - Балалар, әйдәгез өстәлләр артына утырабыз.

 

Д/Уен : “Минем йөзем”

(Бәрхет кәгазьгә пластилин, сәдәфләр, җепләр һәм таякчыклар ярдәмендә рәсем ясыйлар. Соңыннан йөз, аның формасы, күзләр, борын һәм башкалар турында ачыклап сөйлиләр)

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

“42 нче “Ал чәчәк” исемле балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

НУРИЕВА ӘЛФИЯ ӘБҮЗАР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий