Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: «Әтием, кадерлем!”

108965-6  яшьлек балалар өчен

 

А.Б. Хәерле кич, хөрмәтле әтиләр! Бүген без Ватанны саклаучылар кичәсенә җыелдык. Сезне барыгызны да бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз, алдагы тормышыгызда зур уңышлар, корычтай сәләмәтлек телибез!

 

Бала: Бер бәйрәм бар февральда,

Кадерле ул һәркемгә.

Аны иң зур бәйрәм дип

Мөмкин хәттә әйтергә.

 

Бала: Ул тынычлык бәйрәме,

Аны һәр кеше белә.

Ватанны саклаучылар

Бәйрәме дип йөртәләр.

 

Бала: Ул солдатлар бәйрәме,

Без котлыйбыз аларны

Әтиләрне, абыйларны,

Бабайларны һәм малайларны.

 

А.Б. Әтиләребезнең бәйрәме

Безнең дә көткән бәйрәм.

Җырлап күңел ачыйк,

Бүген әти бәйрәме

 

“Песенка про папу”

 

А.Б. Безнең балалар бик булган,

Бөтен нәрсәне белә алар.

Бәләкәйдән солдат булырга

Күптән әзер бит алар.

 

Викторина үткәрелә “Әтиләр һәм балалар”

 

А.Б Сколько лет служат в армии? (Отвечают дети.)

А.Б. Какие цвета в Российском государственном флаге? А флаг Республики Татарстана?

 

А.Б. Как называется солдат, который служит на флоте? Солдат, который служит на границе?

 

А.Б Безнең балалар бөтен сорауларга да дөрес җавап таптылар, ә хәзер әтиләрне сынап карыйк әле.

А.Б. Какие военские звание ва знаете?     (Отвечают папы.)

А.Б. Какие города-герои вы знаете?

А.Б. Назовите президента Татарстана?

А.Б. Рәхмәт сезгә дөрес җаваплар өчен.

 

Бала: Зур шатлык күңелебездә

Ал кояш күгебездә.

Барыгыз да беләсездер

Әтиләр көне бездә!

 

Җыр “Бравые солдаты”

 

А.Б. Бәйрәмебез гөрләп торсын

Уен-көлке күп булсын

Әйдәгез, балалар, биибез,

Әтиләр карап торсын.

 

Бию “Два притопа три хлопка”

 

А.Б. Җыр бит ул хисләр дулкыны,

Җыр бит ул истә кала.

Кеше үзенең гомерен

Җыр белән искә ала.

 

Инд. җыр “Минем әти”

 

А.Б. Армияда хезмәт итү – һәр ир-егетнең бурычы. Туган илне саклау, дусларны, халыкны яклау өчен йокысыз төннәреңне, белемеңне, көчеңне бирәсең – бу зур бәхет икән.

Ләкин бу егетләрдән бик күп сабырлык, түземлек, җитезлек, кыюлык тәләп итә. Хәзер әйдәгез, без дә әтиләрне сынап карыйк әле.

 

Уен: “Әтиләр балаларын ничек киендерә?”

“Тунель аша кем тизрәк чыга?”

“Чәчкәләрдән букет ясау”

 

А.Б. Такмаклар җырлыйбыз бүген

Утырыгыз тәртипләп.

Сез тыңлагыз, без җырлыйбыз

Кызлар егетләрне үртәп.

 

“Такмаклар “ җырлау.

 

А.Б. Шатлыклы җырлар белән

Күтәрәбез күңелне.

Кунаклар да сокланып

Тыңнарлар үзебезне.

 

Җыр: “Мин шофер”

 

Бала: Бәйрәмебез гөрләп торсын,

Уен-көлке күп булсын.

Кызлар, егетләр биик әле,

Әтиләр карап торсын.

 

Бию “Кремена”

 

А.Б. Җырлыйк әле, җырлыйк әле,

Җырлый торгач ун була.

Җыен дуслар бергә килгәч

Шундый күңелле була.

 

Җыр: “Песенка-чудесенка”

 

Хушлашырга вакыт җитте,

Тәмамланды кичебез.

Мондый бәйрәмнәр күп булыр

Сез бик теләп килсәгез.

Безнең өчен зур бәхет.

 

Татарстан Республикасы

“Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге

Лениногорск шәһәре

“4 нче санлы гомуми үсеш бирү төрендәге балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

музыка җитәкчесе

КУТЛАЕВА РӘЗИНӘ АТЛАС КЫЗЫ,

I квалификацион категорияле рус теле тәрбиячесе

ГАЛЕЕВА СВЕТЛАНА ВИКТОР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий