Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Сәламәт тәндә – сәламәт рух!” (УМК кулланып)

47842572_63-4 яшьлек балалар өчен

 

Максатлар

– Балаларны мөстәкыйль рәвештә үз сәламәтлекләрен кайгыртырга өйрәтү, үз-үзләренә ярдәм күрсәтү күнекмәләрен ныгыту.

– Балаларның сөйләмен үстерү өстендә эш, мәкальләрнең эчтәлекләрен аңларга чакыру.

– Физик күнегүләр һәм үз-үзләренә массаж ясауга кызыксыну тудыру.

Җиһазлар: шәхси гигиена предметлары: сабын, сөлге, тарак, теш щеткасы, сандык, курчак – табиб, чыныгу өчен сәламәтлек юлы, уен өчен туп, магитофон, массаж туплары.

 

 

Белем бирү күнекмәсенең барышы.

– Исәнмесез, балалар. Бүген бездә кунаклар да бар, әйдәгез әле, аларны да сәламлик.

– Исәнмесез! Хәерле иртә!

– Балалар, без сезнең белән бүген сәламәтлек турында сөйләшеп алабыз. Нәрсә ул сәламәтлек? (Балаларның җаваплары)

– Дөрес, балалар, афәрин. Сәламәтлек – ул көч, матурлык, кешенең кәефе яхшы булу, аның барлык эшләре дә килеп чыгу халәте.

– Балалар, ә кайсыгызның сәламәт буласы килә? Кулларыгызны күтәрегез әле.

– Ә ни өчен сезнең сәламәт буласыгыз килә? (Балаларның җаваплары)

– Авырмасын өчен. Матур буласыбыз килә.

– Ләкин сәламәт булу гына аз, аны ныгытырга да кирәк. Әйдәгез әле, без дә сәламәтлек ныгытуны – кулларыбыздан башларбыз. Кул бармакларыбыз белән уйнап алыйк.

 

Массаж тубы белән эш “Камыр кабартабыз”

Камыр, син кабар, кабар (тупны бер кулда әвәлибез)

Мичтә урын әле бар (тупны икенче кулда әвәлибез)

Ә яраткан әнигә (ике кул белән тупны кысабыз)

Кабартма мин пешерәм (ике кул арсында тупны әвәлибез).

 

– Балалар, әйтегез әле, ә без тагын сәламәтлегебез өчен нәрсә эшли алабыз?

– Чыныга алабыз.

– Әйе, афәрин. Без сәламәтлекне чыныктыра алабыз. Әйдәгез әле, без сезнең белән юлдан үтеп аякларыбызны чыныктырыйк. (Музыка астына)

 

Сәламәтлекне мин саклыйм,

Үз-үземә булышам.

 

– Балалар, ә бит сәламәт булу өчен чисталыкны да сакларга кирәк. Минем серле сандыгым бар, аның эчендә табышмаклар яши. Аларны чишеп карыйк.

(Тәрбияче табышмаклар укый, ә балалар аларның җавапларын предметлар арсыннан эзли)

 

1)    Кечкенәмен, ләкин файдам зур,

Шуңа күрә, дусларым, (рәсем күрсәтелә)

Шуам, күбек таратам,

Чисталыкны яратам.

(Сабын)

 

2)    Тешләре күп – ашамый,

Чәчне җыя, матур итә (рәсем күрсәтелә)

(Тарак)

 

3)    Минем теләк бер генә

Иртәсендә, кичен дә (рәсем күрсәтелә)

Теш чистартыгыз көн дә!

(Теш щеткасы)

 

4)    Аккош кебек ак кына,

Йомшак кына, пакь кына (рәсем күрсәтелә)

Көн дә сыйпый битемнән,

Элеп куям читеннән.

(Сөлге)

 

– Афәрин, балаллар. Барлык табышмакларга да җаваплар таптыгыз.

– Ә сәламәт булыр өчен ел буе физик күнегүләр дә ясарга кирәк бит. Саф һавада һәм өйдә матур итеп хәрәкәт уеннары уйнап та була. Без дә бергәләшеп туп белә уйнап алыйк әле.

 

Туп белән җырлы-биюле хәрәкәт уены (2 тапкыр кабатларга).

(“Туп” халык сүзләре, Р.Сәрвәров көе) (УМК буенча)

Туп, туп, матур туп,

Сикер, сикер, матур туп.

Бер, ике, өч, дүрт,

Сикер, сикер, матур туп.

Бигрәк матуртуп икән,

Кемнәргә бирим икән?

….. тупны бирәм,

Һәм синнән кире көтәм.

 

– Булдырдыгыз, балалар. Урыннарыгызга утырыгыз. Ә бит сәламәтлек турында мәкальләр дә бар. Кайсыгыз белә?

– Сәламәтлек – зур байлык.

– Сәламәт тәндә – сәламәт рух!

– Афәрин, балалар. Ә хәзер сәламәтлегебезне су белән чыныктырыйк.

 

Музыка астына “Йомшак су, йөгерек су” җыры җырлана.

(Җ.Тәрҗеманова сүзләре, Ф.Җәләлетдинова көе) (УМК буенча)

1)    Йомшак су, йөгерек су

Син мине чиста ю.

Битләрем аллансын,

Кулларым агарсын.

2)    Авызым елмайсын,

Колагым тыңласын.

Йомшак су, йөгерек су,

Һәммәсен чиста ю,

Ю, ю, ю.

 

– Афәрин, балалар. Ләкин кызганычка каршы, балалар, без авыргалап алабыз.

– Андый очракларда нәрсә эшләргә кирәк?

– Табибка барырга кирәк.

– Әйе, дөрес. Ләкин табибтан курыкмагыз, ул сезгә ярдәм итәр. Тизрәк терелергә булышыр. Ә инде терелеп беткәч, витаминнарга бай ризыклар да ашарга кирәклеген онытмагыз.

– Балалар, димәк, сәламәт булыр өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?

– Физик күнегүләр ясарга.

– Хәрәкәтле уеннар уйнарга.

– Чиста йөрергә.

– Витаминнар ашарга.

– Саф һавада йөрергә.

– Афәрин, балалар. Безнең бүгенге шөгылебез тәмам. Сау булыгыз!

– Сау булыгыз.

– Сәламәт булыгыз!

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Яңа Савин районы

“411 нче балалар бакчасы – Баланы үстерү үзәге”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ГИМАДЕЕВА ГӨЛНАЗ МАРАТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий