Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Ярминкә”

defaultУртанчылар төркемендә элементар математик күзаллаулар формалаштыру буенча занятие конспекты

 

Максат:

– 5 эчендә санарга өйрәтүне дәвам итү;

– бер рәткә тезелгән әйберләргә күрсәтеп аңлату (барлыгы өч алма);

– предметларның ике төркемен чагыштырырга өйрәтү;

– балаларны төрле озынлыктагы, киңлектәге, биеклектәге (5кә кадәр) предметны чагыштыру (арта һәм кими бару тәртибендә урнаштыру)4

– балаларны түгәрәкне, квадратны, турыпочмаклыкны, өчпочмакны  танып белергә өйрәтү.

 

 

Дәрес барышы.

Группага зур конверт кертелә.

Тәрбияче:

– Балалар, бүген безгә хат килгән. Кемнән икән ул? Беләсегез киләме? Кемнән дип уйлыйсыз? (Берничә балалар җавабы). Бу хат безгә саесканнан килгән. Ул безгә ни дип яза икән? Ягез әле, укып карыйк.

Хат: “Бүген безнең урманда, иң зур аланда ярминкә була. Анда төрле-төрле уенчыклар сатылачак. Минем нәни дусларым, ашыгыгыз шунда!”

Тәрбияче:

– Балалар, сез ярминкәнең нәрсә икәнен беләсезме?

Балалар:

– Әйе, әйберләрне сатып алу урыны.

Тәрбияче:

-Безгә анда нәрсәләр алып барырга кирәк икән соң? (Акча, сумкалар).Ә нәсәдә барып була соң? (Машинада, поездда, самолетта).

(Балалар үзләре сайлый. Мәсәлән, поездны сайласалар, балалар берсе артыннан берсе тезелеп басалар да, “чу-чу” дип әйтеп торалар).

 

Тәрбияче:

-Хәзер без сезнең белән билетлар алырга тиеш.

(Тәрбияче саескан маскасы киеп билет тарата)

Тәрбияче:

-Инде барыгызда да билетлар бар. Хәзер игътибар белән карагыз әле. Анда төрле төстәге геометрик фигуралар ясалган. Шундый ук төстәге фигуралар урындыкларда да бар. Һәркем үз урынын табарга тиеш.

 

“Урыныңны тап” уены.

(Балалар урыннарына утыралар һәм анда ни өчен утыруларын аңлаталар. Мәсәлән, “Мин монда утырдым, чөнки минем билетта да ике яшел түгәрәк, урындыкта да шулай ук ике яшел түгәрәк”).

 

Тәрбияче:

-Менә килеп тә җиттек. Ярминкәгә безне җәнлекләр чакырдылар (Аю, куян, төлке һ.б.). Алар төрле уенчыклар саталар. Ләкин җәнлекләр уенчыкларны биремнәрен дөрес үтәсәк кенә бирәләр. Сез ризамы? Димәк, ярминкәне башлыйбыз.

 

Төлке:

Мин бер уенчык сатам,

Тизрәк хуҗасын ата.

Башы – тарак,

Койрыгы – урак.

Кычкыртып быргысын,

Уята барысын.(Әтәч)

 

Төлке:

-Дөрес әйттегез. Менә нинди әтәч, ничек кикриген киереп йөри. Миңа шундый әтәчне күрсәтсәгез, әтәч сезнеке була.

-Ә менә бу үрдәк дөрес саный белгән кешегә эләгә. Ничә мәртәбә үрдәк кычкыра? Әфәрин, балалар, булдырдыгыз!

 

Тиен:

Агач төбендә утырам,

Мин чикләвекләр сатам.

Чикләвекләр,гөмбәләр,

Ашыгыгыз, өлгерләр.

 

-Менә бу гөмбә минем гөмбәләремне санап чыккан балага эләгәчәк. Ә менә монысы миндә ничә зур, ничә бәләкәй гөмбә икәнен әйтә. (2 зур, 3 бәләкәй. Барлыгы 5 гөмбә. Бәләкәйләре зурларына караганда күбрәк).

Тиен:

-Ә хәзер инде чикләвекләр алыгыз. Алар гади чикләвекләр түгел. Алар төрле формада. Кайсыгыз аларны атый, шуңарга чикләвекләр була.

 

Куян:

–      Ә хәзер минем табышмакка да җавап табыгыз.

Кыш көне ак,

Җәй көне соры,

Урманнан чыгар,

Кыр буйлап чабар.(Куян).

 

– Әфәрин! Ә хәзер бу куяннар дөрес әйткәннәргә булачак. Менә бу 5 куянны биеклекләре буенча тезәргә кирәк булыр. Иң биегеннән тотынып, аннары иң тәбәнәгеннән тотынып.

Куян:

-Ә хәзер минем янымнан да буш китмәссез дип уйлыйм. Миндә 5 уен коралы бар (пианино, бубен, кыңгырау, кашыклар, металлофон). Кайсы уен коралында ничә тапкыр уйнаганымны әйтсәгез (ширма артында), аларны сезгә бирермен.

 

“Нәрсә уйный?” уены.

Аю:

-Мин төрле тасмалар сатам. Кем аларны озынлыклары буенча дөрес итеп тезеп куя, алар шуңа гына була. Исемнәрен дә дөрес атарга кирәк (Иң кыскасы, озынрак, озынрак, тагын да озын, иң озыны).

Тәрбияче:

-Әфәрин, балалар, җәнлекләрнең барлык биремнәрен дә үти алдыгыз һәм берегез дә ярминкәдән буш кул белән кайтып китми. Ошадымы сезгә ярминкә? Нәрсә күбрәк ошады? Һәрбер җәнлек сезгә бүләккә үзенең рәсемен ясап калдырган. Күргәнегезчә, алар төрле геометрик фигуралардан.

Аларга бик зур рәхмәт! Хәзер инде группага кайтыйк.

 

Татарстан Республикасы

“Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге”

Лениногорск шәһәре

“4 нче санлы гомуми үсеш бирү төрендәге балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

II квалификацион категорияле тәрбиячесе

СИМОНОВА ЛАНДЫШ РӘССАМ КЫЗЫ

 

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий