Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Алсуга кунакка”

0010-010-Lichnaja-gigiena2-3 яшьлек балалар өчен

 

Максат:

1. Сәламәт булыр өчен гигиена таләпләрен сакларга һәм үтәргә кирәклеген төшендерү;

2. Юыну ысулын дөрес итеп башкарырга күнектерү, ныгыту; бит, кулларны корытып сөртү; чиста, пөхтә йөрергә теләк уяту;

3. Балаларның сүзлек запасындагы: сабын, сөлге, су, тарак сүзләрен куллану;

4. Бер – береңә итәгатьле булырга кирәклеген аңлату; Алсу – курчакка кайгыртуларын, мәхәббәтләрен күрсәтү.

Материаллар: курчак, карават, карават җәймәләре, бәләкәй юынгыч, тарак, сөлге, сабын, күчтәнәчләр.

 

 

Эшчәнлек барышы:

– Балалар, безгә бүген бик күп апалар кунакка килделәр. Әйдәгез алар белән исәнләшик.

– Исәнмесез, хәерле иртә.

– Балалар, сезнең кәефләрегез ничек?

– Әйдәгез, бер – беребезгә елмаеп карыйк та, шушы яхшы кәефләребезне бер- беребезгә бүләк итик. Безгә бүген тагын бер кунак, Алсу килергә тиеш, ләкин ул нишләптер күренми, килмәскә булды микәнни. Әйдәгез, без үзебез аның янына барабыз. Ә тизрәк барып җитәр өчен безгә паровозга утырырга кирәк. Минем артка бер- бер артлы тезелеп бастык та, китттек. Чух- чух- чух- чух- чух……(массаж юлларыннан баралар) Килеп җитәбез, паровозны туктатырга кирәк. Ничек туктатабыз? Тссссссс, төшәбез.

 

Бишек көе яңгырый.

– Нинди көй бу, кем монда йоклый?

– Алсу, тор,тор. (Алсу тормый)

– Балалар, әйдәгез Алсуны уятабыз. Аяклар белән топ- топ- топ, куллар белән шоп- шоп- шоп.

– Балалар, Алсу күзен ачты, исәнләшик.

– Исәнме, Алсу.

– Алсу, тор инде, без синең яныңа кунакка килдек.

– Юк, минем торасым килми. Минем аякларымның да, кулларымның да бер дә йөрисе килми.

– Балалар, иртән йокыдан тиз уяныр өчен нәрсә ясарга кирәк? Без сезнең белән бакчага килгәч нәрсә эшлибез?

– Бер-ике-өч итәбез, зарядка ясыйбыз.

– Хәзер без сиңа ясап күрсәтәбез, син дә безнең белән яса.

(Балалар музыка ярдәмендә гимнастика ясыйлар: кулларга, аякларга)

 

– Ничек, Алсу, йокыңнан уяндыңмы, рәхәтме? Көн дә йокыдан торгач шушы күнегүләрне эшлә.

– Алсу, ә битең нәрсә эшләде? Балалар, карагыз әле Алсуның бите нәрсә эшләгән?

(Пычрак, юылмаган)

– Йокларга ятыр алдыннан нәрсә эшләргә кирәк?

– Юынырга.

– Алсу, син юынмадыңмени? Әллә юына да белмисеңме?

– Балалар, Алсуны юындырабызмы?

– Иң беренче нәрсәне юабыз? (Кулларны)

– Аннан? (Битне)

– Битне югач нәрсә эшлибез? (Сөлгегә сөртәбез)

– Сөлгегә сөртенгәндә бит, кулларны корытып сөртәбез һәм үзебезнең сөлгегә генә сөртенәбез.

– Ничек, Алсу, чиста булу сиңа охшыймы?

– Ә Алсу тагын да матур булсын өчен чәчләрен тарап, керешкә җыеп куйыик.

(Чәч тарыйлар, кереш куялар)

– Рәхмәт сезгә. Гимнастика ясап йокыдан уяттыгыз, юындырдыгыз, чәчләремне матурладыгыз.

– Балалар, Алсу сезгә охшыймы?

– Әйе.

– Алсу, без сине үзебездә кунакка көтәбез, сау бул. Балалар, паровозга утырабыз да, бакчага юл тотабыз. (Шул ук юл белән кайталар)

 

Татарстан Республикасы

Сарман муниципаль районы

“Гомуми үсеш төрендәге 2-нче санлы “Лилия” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ИХСАНОВА РАУШАНИЯ МӨДӘРИС КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий