Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Тукай иҗаты”

jghhhhhhhhhh5-6 яшьлек балалар өчен

 

Максат:

– Г.Тукайның күпкырлы иҗатына кызыксыну уяту, ихтирам хисләре тәрбияләү.

– Балаларның сүз байлыкларын арттыру, сөйләм телләрен үстерү.

– Г.Тукай язган шигырь һәм әкиятләрнең эчтәлеген искә төшерү, сәнгатьле сөйли белүләрнә ирешү.

Җиһазлар: аудиоязмада “Туган тел”җыры, Г.Тукай портреты, иллюстрацияләр, әкият геройларының атрибутлары.

Методик кулланма: “Туган телдә сөйләшәбез” З.М.Закирова.

Алдан эшләнгән эш: “Туган тел” җырын өйрәнү, шигырьләр ятлау.

Сүзлек эше: тәрҗемәче, рәнҗетмә.

 

Эшчәнлек барышы:

1. Җыр тыңлау “Туган тел” (кушылып җырлау)

– Нинди таныш, моңлы көй бу?

Тукай җыры – “Туган тел”

Истән бер дә чыкмый торган,

Халык теле “Туган тел”.
2. Г.Тукайның тормыш юлын искә төшерү.

– Портретта сез кемне күрәсез?

– Г.Тукай кем ул? (Шагыйрь, язучы, тәрҗемәче)

– Без аның турында нәрсәләр беләбез, әйдәгез сөйләп китик.

– Дөрес, Габдулла Тукай бик күп шигырьләр язган. Алина, әйдә әле “Җир йокысы” шигырен искә төшерик әле.(Сөйли)

 

3. Үстерешле уен “Кайсы әсәрдән икәнен бел”

а) “Кычкырадыр качма, качма, и карак” (Су анасы)

 

б) Кешенең якын дусты,

Йортның тугры сакчысы

Аннан гел игелек көт,

Ә исеме ничек? (Эт, “Кызыклы шәкерт”) Энҗе сөйли.

 

в) Җәен соры, кышын ак,

Аңа шулай яхшырак (Куян, “Бичара куян”)

 

г) Нәкъ кеше кебек үзе,

Бар маңгаенда мөгезе

“Былтыр кысты”дип акыра,

Туганнарын чакыра.

 

4. Физкультминутка “Шүрәле”

Ачуланган , турсайган,

Шүрәлене күр әле!

Онытырга вакыт инде

Былтыргы үпкәләрне.

 

Әй, Шүрәле, Шүрәле

Безнең янга кил әле.

Син яхшы бит, син әйбәт бит

Теге хәлне сөйләле.

 

Әкияттән чыктыңмы,

Урманнан киләсеңме?

Әгәр булсаң чын Шүрәле,

Кытыклап кара безне.

 

5. Иллюстрацияләр карау, исемнәрен әйтү.

6. Г.Тукай тәрҗемәче (Сүзлек эше: тәрҗемәче)

– Без Г.Тукайның русчадан татарчага тәрҗемә иткән нинди әкиятен беләбез?

– Әйе, “Һәркем эштә”

(Вакыйгаларны эзлекле рәвештә тезү һәм сөйләү)

 

7. Дидактик уен “Кайсы әкият кирәк яраклары”

– Монда ниндидер серле капчык ята. Аның эчендә нәрсәләр бар икән?

(Атрибутлар: кәҗә, сарык, песи, эт, капчык, тарак, балта, күбәләк тоткыч)

– Балалар, карагыз әле, кайсы әкиятнең кирәк яраклары?

– Бу нәрсә икән?(Күбәләк тоткыч)

– Нинди шигырьдән?(“Бала белән күбәләк”)Зарина, сөйләп күрсәт әле.

– Ни өчен күбәләкләрне рәнҗетергә ярамый? (Сүзлек эше: рәнҗетмә)

– Әйдәгез урыннарга утырыгыз. Күбәләкләр нинди була? (Ак, кызыл, сары, яшел, кызыл сары)

– Карагыз әле, балалар, безнең альбом битләрендәге күбәләкләр ни өчендер моңсу, төссез, күңелсез.Тиздән җәй җитә бит. Әйдәгез әле без аларны матур итеп бизик.

 

8. Күбәләкне бизәү (Альбом битләрендә күбәләк шаблоны)

 

9. Йомгаклау

 

– Карагыз әле, балалар, нинди матур күбәләкләр буядыгыз, төркемебез яктырып, матураеп китте. Менә ни өчен безнең яраткан язучыбыз да күбәләк турында нинди матур шигырь язып калдырган икән. Күбәләкләр – безнең табигатьне матурлаучы бөҗәкләр.

– Без бүгенге шөгылебездә кем турында сөйләштек?

– Шуның белән безнең шөгылебез тәмам.

 

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

“28 нче “Кар бөртеге” балаларбакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчәбелембирүучреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ХУСНУЛГАТИНА ВЕРОНИКА ПАВЕЛ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий