Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: «Урманга сәяхәт»

755_510x3205-6 яшьлек балалар өчен

 

Бурычлар:

1. Балаларда урманга һәм аның байлыкларына сак караш

тәрбияләү.

2. Кешеләр тарафыннан табигатьне сакларга кирәклеге ту-

рында нәтиҗә чыгара белү, логик фикер йөртә белү сәләтен

үстерү.

3. Балаларның урман, андагы тереклек турындагы белемнәрен

тирәнәйтү, мул табигатьнең кеше тормышында әһәмиятен

аңлату.

Сүзлек: урман, сәяхәтче, яшел доктор, сукмак, бака яфрагы,

энҗе чәчәк.

Җиһазлар: дару үләннәре рәсемнәре ,агач рәсемнәре, кош рәсемнәре..

 

 

Эшчәнлек барышы

 

– Балалар, сез сәяхәткә барырга теләр идегезме? Кая сәяхәткә барырга була?

 

– Дөрес, балалар, урманга, паркка, әкиятләр патшалыгына, чишмәләргә. Әйе, балалар, бик күп төрле юнәлештә сәяхәткә чыгарга, төрле табигать күренешләре белән танышырга була. Без дә бүген сәяхәткә урманга барырбыз. Тик урманга барганчы анда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшереп үтик.

 

– Әйе, агачларны чабарга, сындырырга ярамый.

– Күбәләкләрне тотарга ярамый.

– Гөмбәләрне тотарга ярамый.

– Урманда учак ягырга ярамый.

– Бөҗәкләрне рәнҗетергә ярамый.

– Чәчәкләрне өзәргә ярамый.

– Булдырдыгыз, балалар. Менә без сезнең белән урманны ничек саклау кагыйдәләрен дә карап чыктык.

 

Урман – ул тиңсез хәзинә. Урмандагы байлыкларны санап бетергесез. Тәмле җиләкләр, хуш исле гөмбәләр, чикләвекләр, дару үләннәре, чәчәкләр, бар да урман хәзинәсе. Без, урманның саф, чиста һавасын иснәп, тәнгә сихәт алабыз, файдалы үләннәре белән төрле авыруларны дәвалыйбыз.

 

Фикер алышу:

– Урман кешегә ни өчен кирәк?

– Урманда нәрсәләр үсә?

– Ни өчен күп кошлар урманда яши?

– Урманда нинди җәнлекләр, бөҗәкләр яши?

– Урманда нинди шифалы үләннәр үсә?

– Урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен беләсеңме?

 

– Балалар, бүген без урманны менә шушы тактада “җанлы” картина итеп ясыйбыз. (Балалар урманда күргән агачларны, үләннәрне, кошларны, гөмбә, җиләк, кыргый җәнлекләрне магнит тактага беркетәләр)

 

Барлык тереклек куелган, урман яшәреп, матурланып киткән. Кошлар сайрый башлаган. (Магнитофон язмасында кошлар тавышы). Урман күпкатлы йортны хәтерләтә. Урманда тереклек берсеннән башка берсе яши алмый.

 

– Балалар, карагыз әле, бу урманда нинди күп агачлар үсә. Мин хәзер табышмак әйтәм, ә сез кайсы агач икәнен әйтерсез һәм күрсәтерсез.

 

1) Кышын да, җәен дә бертөсле. (Чыршы, нарат).

 

2) Ап-ак күлмәген кигән,

Күлмәгенә тап тигән.

Җәй башында җиләгемне

Авыз итәрсез дигән. (Каен).

 

3) Нинди агач җилсез шаулый? (Усак).

 

4) Ул агачны бик нык диләр,

Озак еллар яши диләр.

Чикләвек күп булса да,

Ашарга яраксыз диләр. (Имән).

 

Физкультминутка.

Без зур урманга килдек (бүлмә буйлап йөрү).

Матур урыннар күрдек (кулларны як-якка җәю).

Тун кигән каен – уңда, (уңга күрсәтү)

Ямь-яшел чыршы – сулда (сулга күрсәтү). Күбәләкләр очалар, (очу хәрәкәте)

Әйләнеп, җир кочалар (әйләнеп, чүгәлиләр).

 

– Җил исте, яфраклар койды. Балалар, җирдән 1әр яфрак алагыз әле. Аның кайсы агачтан өзелеп төшүен билгеләрбез.

 

 

Уен “Яфрагына карап агачны таны”

– Зилә, синең кулда нинди яфрак?

– Минем кулда яшел төстәге каен яфрагы.

– Гайнел, синең яфрак ни өчен сары? Кайсы агачныкы?

– Миндә дә каен яфрагы, ул сары төстә. Чөнки яфраклар җәен – яшел, көзен – сары төстә булалар (калган яфраклар да карала).

– Балалар, хәзер бер уен (дидактик) уйнап алабыз. Ул “Кошларны аер!” дип атала.

(Җәйге һәм кышкы урман сурәтләнгән 2 картинага кош рәсемнәре куела (Безгә күчмә һәм кышлаучы кошларны аерырга кирәк. (Җәйге урман – күчмә, кышкы урман – кышлаучы кошлар куела)

 

– Урманда кошлар ни өчен кирәк?

– Алар зарарлы бөҗәкләрне ашыйлар.

– Ә нинди бөҗәкләрне беләсез?

– Күбәләкләр, кошлар, чикерткәләр, шөпшәләр, кырмыскалар, бал кортлары, һ.б.

– Балалар, сез санап киткән бөҗәкләр арасында файдалылары да бар. Сез ничек уйлыйсыз?

– Бал кортлары бал җыялар.

– Ә менә кырмыскалар бик тырыш, эшчән бөҗәкләр, бик дус яшиләр, кечкенә булсалар да көчлеләр икән. Алар урмандагы корткыч бөҗәкләрне юк итәләр, аларны урман сакчылары да дип йөртәләр.

– Алар сыеклык бүлеп чыгаралар.

– Дөрес әйтәсең, Кәрим. Аяклары, куллары сызлаган кешеләр өчен бу сыеклыкның файдасы зур икән. Димәк, бөҗәкләр кошларга азык кына түгел, ә файдалы да икән.

– Балалар, сез урманда нишләдегез соң?

– Җиләк, гөмбә, чикләвек, чәчәк… җыйдык.

– Алар ни өчен кирәк?

– Ашау, дәвалану өчен.

– Әйдәгез бергәләп җиләк җыеп алабыз., “Аю-бүре”уенын уйнап алабыз.

 

(Уен уйнала).

– Дуслар, кая барасыз?

– Кара урманга барабыз.

– Кара урманда нишлисез?

– Кура җиләк җыябыз.

– Җиләк белән нишлисез?

– Җиләктән как коябыз.

– Аю килсә нишлисез?

– Урман буйлап чабабыз.

 

Аннан соң барысы бергә күмәкләшеп җырлыйлар:

Җиләк җыям, как коям

Дәү әнигә бүләккә.

Монда җиләк күп икән,

Аю-бүре юк икән.

Аю яшеренгән җиреннән чыга да, аларны куа башлый.

 

– Сезне нинди хайван куркытты?

– Аю, бүре.

– Урманда тагын нинди җәнлекләр яши?

– Куян, керпе, төлке, тиен.

– Алар ни өчен кирәк?

– Тиресе, ите…

– Дөрес. Җәнлекләр дә бик кирәк икән. Мәсәлән, бүрене алыйк. Ул да кирәк. Бүре үзенә ашау өчен авыру җәнлекләрне тота. Шуның белән ул урманда авырулар таралуга киртә куя.

 

– Балалар, бүген без карап киткән агачлар, кошлар, бөҗәкләр, чәчәкләр, җәнлекләр… барысы да урманда яши һәм үсә икән. Алар өчен урман-уртак өй. Һәр өйнең хуҗасы була. Урманда ул – урман каравылчысы. Ул урманны саклый. Ә без яңа булышырга тиеш.

– Урман тагын да баесын өчен агачлар утыртырга кирәк. Өлкәннәрнең “Бер агач киссәң, икене утырт”, – дигән сүзләрен онытмаска кирәк.

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәреСоветрайоны

“Катнаш төрдәге50-нче балаларбакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчәбелембирүучреждениесенең

II квалификацион категорияле тәрбиячесе

ГАЙНУТДИНОВА РӘСИМӘ РӘШИТ КЫЗЫ

 

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий