Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: «Кошлар көне»

3004Икенче кечкенәләр төркеме өчен күңел ачу кичәсе.

 

Максат:

1. Кошлар турында белемнәрен ачыклау һәм киңәйтү.

2. Балаларда аларга карата сак караш тәрбияләү.

3. Татар халык авыз иҗатына кызыксыну уяту.

4. Вак кул моторикасын үстерү.

5. Күтәренке , шатлыклы эмоцияләр тудыру

 

Алдан үткәрелгән :

1. Кошлар сүрәтләнгән рәсемнәр карау.

2. Саф һавада йөргән чакта кошларны күзәтү.

3. Кошлар турында әдәби әсәрләр уку.

4. Бармак уеннар өйрәнү.

5. «Казлар», «Ябалак» һ.б. хәрәкәтле уеннарны оештыру.

 

 

Барышы:

 

1. Балалар залга матур көй астына керәләр һәм ярымтүгәрәк ясап басалар. «Яз килде» җыр башкаралар. Урыннарга утыралар.

 

Алып баручы:

-Балалар, буген бездә гадәти булмаган бәйрәм. Бүген без яз килүен һәм кошларның җылы яклардан кайтуын билгеләп үтәргә җыендык. Көннәр кояшлы, җир һәм һава җылынды. Кошлар бик озак туган җирләренә кайттылар. Аларга бик күп километрлы юл үтергә туры килде. Хәзер алар безне матур җырлары белән шатландырачак.

Яз гөрли, яз көлә,

ҖиҺанга нур тулган.

Ташкыннар башкара –

Өр-яңа җыр туган.

Агачлар куйнында

Бөреләр бүртәләр.

Сыерчык моңыннан

Уяна иртәләр.

 

«Йорт һәм кыргый кошлар»

– Балалар, ә сез нинди кошларны беләсез?

(Балалар җаваплары)

– Булдырдыгыз, балалар! Балалар, ә сез беләсезме: кошлар йорт кошларына һәм кыргый кошларга аерылалар. Балалар, ә сез нинди йорт кошларын беләсез?

(Балалар җаваплары).

– Ә нинди кыргый кошларын беләсез?

(Балалар җаваплары).

Әфәрин, булдырдыгыз.

 

2. Табышмаклар бәйгесе.

– Балалар, ә сез табышмакларга җаваплар таба беләсезме?

 

Иртән бик иртә тора,

Матур итеп кычыра. (Әтәч.)

 

Гөлдер-гөлдер –гөлдергү,

Кызыл тәпи – кемдер бу? (Күгәрчен.)

 

Тезелешеп кайталар,

«Бак-бак»- дип әйтәләр.

Йә, алар кемнәр икән? (Алар үрдәкләр икән.)

 

Юлны күктән сузалар,

Каркылдашып узалар.

Йә, кемнәр икән алар? (Алар каргалар икән.)

 

Алып баручы: Балалар, ә без бит кошлар турында бармак уеннарын да беләбез. Әйдәгез искә төшереп алыйк әле!

 

3. Бармак уеннары.

 

Карга әйтә: «Кар, кар,                 (Учларны канат шикелле җәю.)

Җирдә чеби бар, бар.              (Бер кулның бармакларын чеби башы итеп җыю.)

Берсен алып китәр идем,      ( Бер уч төбендә икенче кулның бармаклары

Сакчылары бар, бар.              белән атлау кебек хәрәкәтләр чыгару)

 

 

Килсәм чишмә буена,               ( Бер уч төбендә икенче кулның бармаклары белән атлау кебек хәрәкәтләр чыгару)

Чыпчык суда коена,                  (Бер кулның бармакларын чеби башы итеп җыю.)

Канатларын кага-кага,

Рәхәтләнеп юына.                         (Учларны канат шикелле җәю.)

 

Тук-тук-тукран,

Тукылдатып утырам,

Агачтагы кортларны

Барсын ашап бетерәм.

 

4. «Кайсы ничек җырлый?»

 

Кошлар – безнең дуслар. Аларны рәнҗетергә ярамый. Аларны сакларга кирәк. Кыш көне без аларга булышабыз, җим сибәбез. Кошлар да безгә ярдәм итә: зарарлы кортларны чүплиләр. Ә тагын кошлар матур җырлыйлар.

Әйдәгез, уйнап алыйк. Мин сезгә кошлар исемнәрен әйтәм, ә сез аларның нинди тавыш чыгарганнарын күрсәтерсез.

Әтәчкәй………

Күке…….

Карга……..

Чыпчык……….

Каз………

Тавык…….

 

5. «Кечкенә үрдәкләр биюе»

Алып баручы:   Әйдәгез түгәрәк ясыйк һәм биеп алыйк!

Ата-аналар белән берлектә бииләр.

Алып баручы; Бүгенгә КОШЛАРГА багышланган бәйрәмебез тәмам. Без аларга алга таба да ярдәм итәрбез, сакларбыз.

Балалар төркем бүлмәләренә китәләр.

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре   Мәскәүрайоны

“Татар телендәтәрбияһәм белем бирүчекатнаштөрдәге

355-нчебалаларбакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчәбелембирүучреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

БАТЫРШИНА ФӘРИДӘ ФИРДАВИС КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий