Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: «Көзге бәйрәм»

кэзКечкенә яшьтәге балалар төркеме өчен

 

Алып баручы. Ни арада җәй үтте,

Матур көз килеп җитте,

Шатлык тулы бу бәйрәмне

Балалар күптән көтте.

 

“Яфраклар биюе” башкарыла. Барлык балалар да бииләр. Бию барышында Көз килеп керә, ул балаларга кушылып бии.

 

Көз (кулында кәрзин)

Мин – Көз. Килдем сезгә.

Көзге байлык кулымда.

Муллык белән байлык телим

Кем очасы юлымда.

Исәнмесез, нәни дуслар!

 

Балалар. Исәнмесез!

Алып баручы. Исәнме, Көз! Әйдә, уз, рәхим ит бәйрәмебезгә.

Көз (җырлый)

Гөлбакчага алып килдем

Миләшемнең җырларын.

Тәкыялар бүләк итәм

Сезгә, нәни дусларым.

Алтын яфраклар кулымда-

Минем сезгә бүләгем.

Кызыл миләш белән чиккән

Өстемдәге күлмәгем.

Алып баручы (балаларга).

Көз килде дә, бөтен җир

Сары төскә буялды.

Көз. Яратам мин

Сары төсне,

Бөтен дөнья

Алтын төсле.

Бүлмә буенча яфраклар очыра.

“Көз һәм балалар” җыры башкарыла.

Тәрбияче. Йә, әйтегез, сөйләгез,

Ничек итеп килә көз?

Балалар. Кошлар очты көньякка,

Канат кагып еракка.

Балалар. Аюлар өн казыды,

Бик тирән итеп базны.

Балалар. Балыклар да тындылар,

Су төбенә чумдылар.

Балалар. Агачлар – ялангачлар

Җилләрдә чайкалалар.

Балалар. Тик безгә күңелле көз,

Без бакчага йөрибез.

 

Көз кәрзиндәге гөмбә, җиләк рәсеме төшерелеп ясалган башлыкларны балаларга кидерә.

Алып баручы. Көзге җилләр төрле якка

Яфракларны очырта.

Яле, кем тизрәк аларны

Кәрзиннәргә тутыра.

 

Яфраклар җыю” уены уйнала. Шулчак җырлый- җырлый Куян керә.

Куян. Гөмбә җыйдым чиләккә.

Балаларга бүләккә. (Балаларның гөмбәле башлыкларын күреп.)

И-их, монда да күп икән гөмбәләр.

Әй, гөмбәләр, килегез,

Матур итеп биегез.

Мин, бүкәнгә утырып,

Карыйм күзем тутырып. (Бүкәнгә утыра)

 

Уртанчылар төркеме малайлары белән “Гөмбәләр биюе” башкарыла.

 

Куян. Рәхмәт сезгә, булдырдыгыз. Хәзер инде чиләгемә керегез.

Гөмбә. Син 5кә кадәр сана

Аннары эзләп кара.

Куян. Ярый. 1,2,3…

 

“Гөмбәләр” качалар, башлыкларын яшерәләр.

 

Куян (эзли). Как киттеләр соң, шунда гына иделәр бит. Балалар, сез күрмәдегезме? Йә, ярый, җиләк җыйыйм чиләгемә. Әни бәлеш пешерер.

Әй җиләкләр, җиләкләр,

Тизрәк бире килегез,

Чиләгемә керегез.

“Җиләкләр биюе” башкарыла.

Җиләк.Син 5 кадәр сана,

Аннары эзләп кара.

Куян. Ярый. 1,2,3…

“Җиләкләр” качалар.

Куян. Һм-м…җиләкләр дә каядыр киттеләр, берсен дә күрмим. Сез күрмәдегезме, балалар, кая киттеләр алар? Ярый, алайса, чиләгемдә бераз гөмбәләр бар, әнигә шул җитәр.

 

Гөмбә җыйдым чиләккә,

Әниемә бүләккә,

Бүләккә, бүләккә,

Гөмбә җыйдым чиләккә.

 

Куянның каршысына Төлке килеп чыга. Куян куркып калтырана.

Төлке. Мин шундый шат. Нинди матур көнне мин сине очраттым, Куянкай. Син нишләп йөрисең монда?

Куян. Мин гөмбә җыйдым. Ә син нишләп йөрисең?

Төлке. Мин дә ашарга берәр нәрсә булмасмы дип йөри идем, эзли торгач…

Куян. Син нәрсә таптың соң?

Төлке. Сине, дустым, сине.

Куян (калтырана). Син нәрсә, мине ашарга уйлыйсыңмы?

Төлке. Әйе, хәзер үк. (Куянга таба бара башлый. Куян чигенә.)

Куян (як-ягына карана). Чү, тукта. Ниндидер тавышлар ишетәм. Аучылар түгелме икән? (Төлке туктап кала, уңга, сулга карана)

Төлке. Мин бер тавыш та ишетмим.

Куян. Син качып тор. Мин карыйм. (Төлке качырга урын эзли һәм бүкән артына барып утыра.)

Куян (балаларга). Миңа ярдәм итегезче, балалар. Аякларыгызны тыпырдатыгыз әле. (Балалар тыпырдыйлар)

Төлке. Берәр нәрсә күренәме? Аяк тавышлары ишетелә бит.

Куян. У-ух! Бик күп аучылар. Монда таба киләләр. Качып котыласы иде. (Балаларга.) Куллар чабыгыз, этләр кебек өрегез!

Төлке (бүкән артыннан башын чыгарып). Куян, күрәсеңме син аучыларны? Этләре дә бик усал, ахры.

Куян. Әнә күренделәр, килеп җиттеләр, тизрәк качып котылыйк. (Балалар тыпырдыйлар, кул чабалар, эт кебек өрәләр)

Төлке. Башым бетте, кая таба качыйм икән? (Уңга-сулга бәрелеп, ашыга- ашыга чыгып китә)

Куян. Рәхмәт, балалар, сез мине Төлкедән коткардыгыз.

Алып баручы. Куянкай, бездә бүген бәйрәм. Көз дә бездә кунакта. Әйдә, син дә кал безнең белән биерсең, җырларсың.

 

Дуслаштык” биюе башкарыла.

Алып баручы. Көз, без сине шундый сагынып көттек. Синең килүенә шигырьләр дә өйрәндек.

 

Көз.

Көз килде. Үләннәр

Саргайды, шиңде.

Сап-сары яфраклар

Җиргә сибелде.

 

Кошлар киткәндә

– Сыерчыгым, нигә китәсең?

Сагынырмын сине, киткәчтен.

– Көз җитте бит инде, мин туңам,

Килгән идем җәйге костюмнан.

 

Көзге яңгыр

– Апа, безгә артыбыздан

Шыбыр-шыбыр кем дәшә?

– Кем дә дәшми, көзге яңгыр

Зонтик белән сөйләшә.

 

Куян. Минем сезнең белән уйныйсым килә.

Көз. Куян, кара әле, нәрсә минем кәрзиндә.

Куян (шатланып). Кишерләр. Мин аларны бик яратам. Шуңа да аларны көз көне кү-ү-үп итеп җыям.

Көз. Куянкай, балаларга күрсәт әле ничек җыйганыңны. (Кишерләрне идәнгә таратып җибәрә)

Куян. Менә шулай. (Идәнгә таратылган кишерләрне җыя.)

Көз. Балалар, әйдәгез әле Куян белән көч сынашыйк.

 

“Кем күпме кишер җыя” уены уйнала. Уен барышында Көз балалар өчен зур кишер, ә Куянга гөмбәләр әзерләп куя.

 

Көз. Карагыз әле, сез уйнаганда, мин Куянга гөмбәләр җыйдым. Мә, Куян, әниеңә күчтәнәчем булсын. (Бирә)

Куян. Рәхмәт.

Көз. Ә сезгә, балалар, иң зур кишер!

Балалар. Рәхмәт.

Куян. Гөмбәләр бигрәк зур булып үскән, әй сөенер инде әни! Китим әле тизрәк, шатландырыйм әнине. Сай бул, Көз. Сау булыгыз, балалар (китә).

Балалар. Ничек зур булып үскән бу зур кишер! Бик зур рәхмәт сиңа. Без аннан бәлеш пешерербез, сыйланырбыз, сине дә искә төшерербез.

Көз. Сездә бик күңелле булды, балалар, ләкин мин китим инде. Сау булыгыз!

 

“Көзге моң” җыры башкарыла.

Көз китә.

 

Алып баручы. Менә, балалар, бәйрәмебез үтеп тә китте, без сезнең белән бик матур ял иттек. Бәйрәм ошадымы сезгә? Ә хәзер кишер бәлеше белән тәмләп чәй эчәрбез. (Чыгалар.)

 

Татарстан Республикасы

Әлмәт шәһәре

“35 нче “Нәниил” гомумүстерешлебалаларбакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчәбелембирүучреждениесенең

музыка тәрбиячесе

ӘХМӘТГАЛЕЕВА ГӨЛНАЗИСМАГЫЙЛ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий