Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Трамвай һәм троллейбус”

Рисунок1II кечкенәләр төркеме

КҮЧЕРҮ – Трамвай һәм троллейбус презентациясе

 

Программа эчтәлеге: балаларны яңа төр транспорт төрләре – трамвай һәм троллейбус белән таныштыру, аларның бер-берсеннән һәм җиңел, йөк машиналарыннан аермалы якларын һәм охшашлыкларын аңлату; игътибарлылык, ярдәмчеллек хисләре тәрбияләү.

Методик алымнар: күзәтү, уен, сюрприз, яңа сүзләр өйрәтү.

Сүзлек өстендә эш: “трамвай”, “троллейбус”.

Алдан әзерлек эше: шигырьләр уку, транспорт төрләре турында әңгәмә, уеннар.

Материаллар.

Демонстрацион: картина, слайдлар.

Тарату өчен: дидактик уен (“Өлешләрне җый”).

 

 

Шөгыль барышы.

 

Балалар ярымтүгәрәк ясап утыралар.

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, безгә кунакка кем килгән, кем икән бу? (Слайд №2)

 

Балалар: Аю.

Тәрбияче: Әйдәгез әле, балалар, Аю белән сәяхәткә чыгыйк. Анда без күп нәрсәләр белербез. Ә нинди транспортка утырып барыйк икән соң, трамвайгамы әллә җиңел машинагамы? (Слайд №3)

 

Без бик күп, җиңел машинага сыярбыз микән?

–         Без трамвайга утырабыз.

–         Карыйк әле, трамвай нинди өлешләрдән тора икән? (Слайд №4)

–         …вагон, тәгәрмәчләр, ишек, тәрәзәләр, дуга (мөгезе).

–         Дөрес, трамвай шул дуга ярдәмендә – электр ярдәмендә хәрәкәт итә. Ә хәзер нинди транспортларны күрәсез? (Слайд №5)

 

–         Троллейбус һәм йөк машинасы.

–         Ә без кайсына утырырбыз икән?

–         Троллейбуска.

–         Ә ни өчен?

–         Чөнки йөк машинасы йөк кенә ташый, аңа утырырга ярамый. Ә троллейбус кешеләрне йөртә.

–         Әйдәгез, балалар, троллейбусның өлешләрен карап үтик. (Слайд №6)

–         Вагон, тәрәзә, ишек, тәгәрмәч, чыбыклары (мөгезе).

–         Дөрес әйттегез, троллейбус та трамвай кебек электр ярдәмендә хәрәкәтләнәләр, мөгезләре электр чыбыгына тоташкан. Сез белгәнгә Аю да сөенә. Ә монда Аю нигәдер уйланып тора. Нигә икән? (Слайд №7). Трамвайның һәм троллейбусның нинди юлдан йөргәннәрен белми. Әйдәгез Аюга булышыйк. Трамвай нинди юлдан йөри?

–         Тимер юлдан.

–         Әйе, трамвай тимер юлдан йөри. Әнә, Аю да сөенә. Ә троллейбус нинди юлдан йөри? (Слайд №7)

–         Тигез юлдан.

–         Бик дөрес, трамвай белән троллейбус бер-берсенә кайсы яклары белән охшаганнар соң, кем әйтә? (Слайд №8)

–         Мөгезләре, чыбыклары бар, ишекләре бар, тәрәзәләре, тәгәрмәчләре бар, икесе дә электр ярдәмендә йөриләр, кешеләр йөртәләр.

–         Молодцы! Дөрес әйттегез. Трамвай троллейбустан ничек аерылып тора?

–         Трамвай тимер юлдан, ә троллейбус асфальт юлдан йөри.

–         Ә трамвай белән троллейбус машинадан ничек аерылалар?

–         Алар икесе дә электр ярдәмендә йөриләр, машинага электр кирәкми.

–         Әйдәгез әле, балалар, сезнең белән “Гараж” уенын уйныйк.

 

 

Уен барышы:

Балалар кызыл, сары, яшел төсле туплар алалар. Музыка уйный. Балалар юлдан хәрәкәт итәләр. Музыка туктагач, алдан әзерләнгән яшел, кызыл, сары боҗралар эченә, ягъни үзләренең гаражларына кереп туктыйлар. Уен 2-3 тапкыр кабатлана.

–         Булдырдыгыз, балалар. Карагыз әле, аюның троллейбусы ватылган. Аңа троллейбус җыярга булышабызмы? (Слайд № 9, 10)

–         Әйе, булышабыз.

Балалар өстәл артына утыралар, өлешләрдән троллейбус җыялар. (Дидактик уен “Өлешләрне җый”).

–         Менә, балалар, без Аюның троллейбусын җыйдык, хәзер троллейбуска утырабыз да, бакчага кайтабыз. Ә Аю белән саубуллашабыз. Аңа хәерле юл телик.

–         Сау булыгыз.

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Совет районы

“Татар телендәтәрбияһәмбелембирүче

64 нчекатнаштөрдәгебалаларбакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчәбелембирүучреждениесенең

II квалификацион категорияле тәрбиячесе

ЗАЙДУЛЛИНА ЭНҖЕ ИЛЬШАТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий