Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: «Яшь янгын сүндерүчеләр»

Protiv_pozharov_35-6 яшьлек балалар өчен

 

Максат:

1) Балаларны янгын сүндерүчеләр хезмәте белән таныштыру;

2) Янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәтү;

3) Янгын сүндерү, янгын куркынычсызлыгы турында белемнәрен ныгыту;

4) Игътибарлылык, җитезлек, түземлек, көч һәм кыюлык кебек сыйфатларны

үстерү;

5) Янгын сүндерүчеләр һөнәренә кызыксыну уяту һәм хөрмәт хисе булдыру;

6) Янгын чыгу куркынычы янаганда югалып калмау сыйфатлары, янгын сүндерүчеләр һөнәренә хөрмәт тәрбияләү.

 

Эшчәнлек барышы.

Урман күренеше. Залга җырлый-җырлый, сумкасын селтәп Төлке керә.

Төлке: Урман, саф һава, кошлар сайрый. Яле, шушы аланга утырып, учак ягып, ял итеп алыйм әле. Я, сумкамда нәрсәләр бар икән? Әхә, шырпы бар, димәк учак ягырга була. Яле, агач ботаклары җыеп, учакны ягып та җибәрим. (Шырпы сыза, учак янмый.)

Залга төтен исен иснәп, Песи килеп керә.

Песи: (куркып) Нинди ис бу? Нәрсә бу? Я, нәрсә эшләвең бу? Янгын чыгарасың бит!

Төлке: Янгын! (көлеп) Бер шырпыдан янгын була ди мени?

Песи: Шырпы белән шаярырга ярамый!

Шырпы үзе кечкенә,

Ләкин аннан чыккан ут

Бар нәрсәне бетерә!

Дустым, исеңдә тот: ут белән уйнарга ярамый!

Төлке: Кара әле, син күп беләсең, ахры.

Песи: Беләсеңме, минем сиңа бер тәкъдимем бар. Әйдә мин сине балалар бакчасына алып барам. Анда янгын куркынычсызлыгы буенча атналык үтә. Кызык булыр дип уйлыйм. Яңа белемнәр туплап кайтырбыз. Киттек.

Залдан чыгып китәләр.

 

Алып баручы дәвам итә.

Алып баручы: Балалар, бүген без сезнең белән янгын куркынычсызлыгына багышланган кичәгә җыелдык. Билгеле булганча, бакчабызда атна буе тормыш иминлегенә, янгын куркынычсызлыгына багышланган тематик атналык үтте. Бу атналыкта без тормыш иминлеге, янгын куркынычсызлыгы турында күп мәгълүмат белдек. Күргәзмәләр оештырдык, мультфильм карап, белемнәребезне ныгыттык. Бүген исә, алган белемнәребезне кабатларбыз, тормышта куллана белергә өйрәнербез.

 

Ишек шакыган тавыш ишетелә. Төлке белән Песи керә. Исәнләшәләр.

Төлке, Песи: Исәнмесез, апалар, исәнмесез, балалар, исәнмесез, кунаклар! Сездә янгын куркынычсызлыгына багышланган кичә була дип ишеткән идек. Без дә белемнәребезне ныгытырга килдек әле.

Алып баручы: Әйдәгез, әйдәгез, рәхим итегез! Балалар белән без нәк шул турыда гына сөйләшә идек. Бүген балаларыбыз янгын куркынычсызлыгы турында белемнәрен туплап, 2 командага бүленеп, үзләренең көчләрен сынашачаклар. Ә аларның уңышларын безнең жюри әгъзалары бакчабыз мөдире ……………, кунагыбыз ………………. теркәп барып, нәтиҗә чыгарырлар.

Алып баручы: Иң беренче, Төлке, синең белемеңне тикшереп карыйк әле. Күз алдыңа китер, өй тәрәзәсеннән төтен чыга, ут күренә. Син нишлисең? Үзеңне ничек тотасың?

Төлке: Минме? Минеме? М-м-м, мин йөгерәм, качам, мин бит уттан куркам.

Алып баручы: Тукта, тукта әле. Алай ярыймы инде? Булышырга кирәк бит.

Төлке: Ә-ә-ә, булышырга. Алайса…… мин затлы киемнәр, туннар, уенчыклар, телевизор алып чыгам.

Алып баручы: Юк инде, алай да бик дөрес үк булмый бит әле. Балалар, әйтегез әле, бу ситуациядә нәрсә эшләргә кирәк?

Балаларның җаваплары.

Алып баручы: Әйе, иң беренче 01 телефоны аша хәбәр итәргә кирәк. Адрес, кайда нәрсә янганын әйтеп, фамилияңне әйтергә кирәк. Мөмкин кадәр ераккарак янгын урыннан китәргә кирәк.

Төлке: Кара әле. Ничек җайлы номер – 01. Әйдәгез, балалар, бергә кабатлыйк әле.

Алып баручы: Янгын вакытында һәр секунд кадерле. Шуның өчен телефон номерын һәрвакыт истә тотарга кирәк. 01- ул ахыргы һәм беренче номер телефонда. Әйдәгез әле, хәзер командаларыбызны тикшереп карыйк әле. Бу номерны җыя белерләрме икән?

 

1 бирем. “Кем тизрәк хәбәр итә”.

Телефонга йөгереп барырга, номерны җыеп, адресыңны әйтергә һәм кире командага кайтырга. Телефон янында дөреслекне тикшереп, Песи белән Төлке торырлар. Кайсы команда дөрес һәм тиз башкарыр икән биремне?

 

2 бирем. “Кем тизрәк киенә”.

Урындыкта кәчтум (пиджак) . Тиз генә киенеп, төймәләрен төймәләп, “әзер” диеп кычкырырга.

 

3 бирем. “Табышмакка җавап тап”.

Бу биремне Песи уйната.

1. Исе юк, төсе юк,

Аннан башка тормыш юк. (Су)

2. Башы белән кабына,

Кагылдыңмы, кабына. (Шырпы)

3. Үзе өрми, теле бар,

Үзенең теше юк, ләкин тешли. (Ут)

5. Башыбыз бар, гәүдәбез бар,

Юк кул, аякларыбыз.

Балалар тотса, куркабыз  –

Яман шул якларыбыз. (Шырпы)

6. Зур ялкынны да,

Кечкенә генә утны да,

Су сибә дә сүндерә.

Кем була ул? Кем әйтә? (Янгын сүндерүче)

Төлке: Ярар, табышмакларга җавап тиз таптыгыз. Ә менә ут, янгын турында шигырьләр беләсезме соң?

 

Зурлар төркемендәге балалар “Үрли дә үрли генә” шигырен сөйлиләр.

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары “Кошкин дом” (Самуил Маршак) шигырен сөйлиләр.

 

4 бирем. “Кайсы команда янгыннан уенчыкны беренче коткара”.

Янгын сүндерүчеләр янгын чыккан урынга килгәч, күп вакыт коткару эшләрен башкаралар. Уттан балаларны, олыларны, инвалид кешеләрне, хайваннарны алып чыгалар. Сезгә дә кыенлыкларны җиңеп, ялкын чыккан урынга барып җитеп, уенчыкны уттан коткарырга. (Кыршаулар аша сикереп, дуга астыннан шуышып чыгып, уенчыкны алырга.)

 

5 бирем. “Янгын сүндерү шлангы”.

Янгын сүндерү шлангыннан су сиптерәләр. Шланг ролендә безнең лента бәйләнгән таяклар булачак. Командадан 1 кеше скамейка өстеннән йөгереп, бауны таякка чорнап, кире командага кайта. Икенче кеше дә скамейка өстеннән йөгерә, бауны сүтә, кире кайта. Уен шулай дәвам итә.

 

6 бирем. “Искә төшерик, хәтердә калдырыйк”.

(Ситуацияләр ясалган рәсемнәр белән эш.)

Песи белән Төлке рәсемнәр күрсәтәләр.

– Ә хәзер әйдәгез, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшереп алыйк әле.

Кабатлыйбыз:

– Шырпы, ут белән уйнарга ярамый;

– Мич, камин ишекләрен ачык калдырырга ярамый;

– Электр приборларын караусыз калдырма;

– Янып торган газ плитәләрен игътибарсыз калдырма;

 

– Ә хәзер янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерик әле.

 

– Янгын күрү белән аңа су, ком, балчык, кер юу порошогы сибәргә, юрган яки келәм капларга кирәк.

– Өлкәннәрне ярдәмгә чакырырга;

– Тиз генә бинадан чыгарга;

– Өлкәннәргә, балаларга ярдәм итәргә;

– 01 телефонына шалтыратып хәбәр итәргә;

– Төтенле бинада авызны юеш салфетка белән капларга;

– Янгыннан зыян күрүчене хастәханәгә озатырга.

 

Алып баручы: Молодцы, балалар! Ә хәзер “Ут һәм су” уенын уйнап алыйк.

“Су” һәм “утлар” билгеләнелә. Кем кубрәк” утны сундерә.”

 

Алып баручы: Балалар, сез бүген үзегезнең янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен яхшы белүегезне күрсәттегез. Өлгер, җитез булдыгыз. Без барлык сорауларга да җавап бирдек, алга куелган максатка ирештек дип уйлыйм. Иң беренче шуны истә тотарга кирәк: янгынны сүндерүгә караганда, булдырмау яхшырак. Шуңа да һәрвакыт янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә тиешбез. Янгын булган очракта исә, куркып калмаска, бер-береңә ярдәм итәргә, янгын сүндерү эшендә булдыра алганча катнашырга.

Бәла-казалар, хәвеф-хәтәрләр безне читләп үтсен! Тормышларыбыз тыныч, имин булсын!

Сүзне жюри әгъзаларына бирәбез.

 

Инспектор чыгышы.

 

Татарстан Республикасы

Әтнә муниципаль районы

“Олы Әтнә балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ХАДИЕВА ГӨЛНАЗ МӘСХУТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий