Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Кыңгырау чәчәк”

кынгырау

Экологик тәрбия юнәлеше буенча төзелгән уртанчылар төркемендә үткәрелгән әкиятне сәхнәләштерү һәм оригамины үз эченә алган шөгыль конспекты

 

Программа эчтәлеге.

Белем бирү:

  • Кызыл китап турында беренчел мәгъүмат бирү.
  • Табигатьтә аз калган чәчәкләр белән таныштыру һәм аларны сакларга кирәклегенә төшендерү.

  • Әкиятнең идеясен аңлый, геройларның кылган эшләренә дөрес бәя бирергә өйрәтү.
  • Квадрат формасындагы кәгазьне диагональ буенча помагын почмакка туры китереп бөкләргә, өчпочмак кәгазьнең почмакларын өскә таба күтәреп бөкләргә өйрәтү, күнекмәләрне ныгыту.

Сәләтләрен үстерү:

  • Игътибарлылыкларын, хәтердә калдыру, уйлый белүләрен үстерү.
  • Урманда, табигатьтә үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен белүләрен ныгыту.
  • Сәнгатьле сөйли белү күнекмәләрен камилләштерү.
  • Сөйләм телен үстерү, яңа сүзләр белән баету.

Тәрбия бурычлары:

  • Матурлыкны күрергә һәм сакларга өйрәтү.
  • Дуслыкның нәрсә икәненә төшендерү. Балаларны табигатьнең чын дуслары булырлык итеп әзерләү.
  • Балаларда туган як табигатенә карата мәхәббәт, мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык тәрбияләү.

Материал:

Төркем урман итеп бизәлгән: ковролин тактада кояш, берничә агач һәм чирәм рәсеме, идәндә берничә ясалма чыршы, каен, 2 агач эскәмия, өстәл, келәм.

Куян һәм кыңгырау чәчәк костюмнары, табигать авазлары һәм вертолет тавышы язылган магнитофон язмасы, “Матур уен”га көй язылган диск, магнитофон, ноутбук, Кызыл китап, Кызыл китапка кертелгән чәчәкләр –слайдлар, яшел тасмалар, оригами өчен зәңгәр төстәге яклары 7см булган квадрат кәгазьләр, клей, пумалалар, салфеткалар, чәчәкләрне ябыштыру өчен әзер җирлек.

 

Алдан үткәрелгән эш:

  1. Шөгыльнең конспектын язу.
  2. Материал әзерләү.
  3. “Матур уен” җырлы-биюен өйрәнү.
  4. “Кыңгырау чәчәк” әкиятенең рольләрен өйрәнү.
  5. Табигать турында шигырьләр ятлау.
  6. Табигатьтә үз-үзеңне тотарга өйрәтү.
  7. Бармак уены өйрәнү.
  8. Яз һәм язгы чәчәкләр турында әңгәмә.

Сүзлек өстендә эш: Кызыл китап, кыңгырау чәчәк, умырзая, энҗе чәчәк.

Методлар һәм алымнар: нәфис сүз, сораулар, уен, мактау, күрсәтмәлелек, әңгәмә, кул эше.

Кулланылган әдәбият:

1. Резеда Вәлиева, “Ак песи”. Балалар өчен әкиятләр китабы. Казан, “Раннур” нәшрияты, 2000.

2. Борһанова Р. А. Туган як табигате белән таныштыру: балалар бакчалары тәрбичеләре өчен кулланма, 1 кисәк. – Казан: ИПКРО РТ, 2002. – 172 б. .

 

Шөгыльнең структурасы:

1. Оештыру.

Шигъри формада балаларны янга җыю, шөгыльнең максаты белән таныштыру, табигатьтә йөри торган кагыйдәне искә төшерү, сәяхәткә кузгалу.

2. Төп өлеш.

Язгы урманга бару. Чыршы исен сулау. “Кыңгырау чәчәк” әкиятенә драматизация. Җырлы-биюле уен.

Кызыл китап турында кыскача мәгълүмат бирү. Табигать турында шигырьләр.

Чәчәкләр турында әңгәмә һәм шигырьләр. Ноутбуктан Кызыл китапка кертелгән чәчәкләрдән төзелгән слайдлар күрсәтү.

Бармакларны уйнату: “Исәнләшү”. Оригами: “Кыңгырау чәчәк”.

3. Йомгаклау.

Сәяхәттән кайту. Урман каравылчысы белән әңгәмә. Яшел тасмалар бүләк итү. Балаларга шигъри эндәшү.

 

Шөгыльнең барышы:

1. Оештыру.

Тәрбияче:

Минем нәни дусларым,

Тиктормас кошчыкларым,

Ягез әле, килегез,

Тирәли тезелегез.

Әкият сөйлим сезгә,

Тезеп сүзләрен сүзгә.

Ә сез отып калыгыз,

Күңелегезгә салыгыз:

Әкият төше – алтындыр,

Аңлаганга – акылдыр.

Әкиятне ишетерсез,

Әкиятне күрерсез,

Күп нәрсәгә өйрәнесез,

Күп нәрсәләр белерсез.

Аның өчен барыбызга

Урманга бару кирәк,

Табигатьтә йөри торган

Кагыйдә белү кирәк.

Сез аларны беләсезме?

Миңа әйтеп бирәсезме?

 

Балалар урманда нәрсәләр эшләргә ярамый икәнлеген әйтәләр: урманда шауларга, агачларны сындырырга, чүпләргә, учак яндырырга, кош ояларына тияргә, төрле үлән һәм чәчәкләрне йолкырга, җәнлекләрне җәберләргә һәм өйгә алып кайтырга ярамый.

 

Тәрбияче:

Рәхмәт, сөендердегез,

Кагыйдәне белдегез.

Оча торган келәмгә

Утырыйк әйдә бергә,

Күзләребезне йомыйк,

Тизрәк урманга очыйк. (Вертолёт очу тавышы яңгырый)

 

2. Төп өлеш.

Тәрбияче:

Күзегезне ачыгыз,

Тирәгә күз салыгыз.

Менә караңгы урман,

Ул серләр белән тулган.

Күкрәк тутырып иснәгез.

Нәрсә исе сизәсез? (Ясалма чыршыларга пихта мае сөртелгән.)

Балалар: Чыршы исе.

Тәрбияче: Бик дөрес.

Җайлашып утырыгыз,

Тыңлагыз һәм карагыз,

Тынычлыкны бозмагыз.

 

Шушы урман аланында,

Җылы кояш нурында

Бер чәчәк үсеп чыккан.

Исеме аның – кыңгырау. (Серле музыка яңгырый.)

(Кыңгырау чәчәк киеме кигән кыз чүгәләп утырган һәм кул-яфракларын баш очына кушырып куйган була.

Кыңгырау-кыз әкрен генә тора, кул-яфракларын як-якка ачып җибәрә һәм тирбәлеп ала.)

 

Тәрбияче:

Кинәт аның янына

Килеп чыккан бер куян,

Кыңгырау чәчәкне күргәч

Аңа карап сокланган.

(Куян булып киенгән бала сикереп Кыңгырау янына килә, аның тирәли әйләнеп чыга, башын чайкый.)

Куян: Абау ла, бигрәк матурсың! Исәнме, Кыңгырау чәчәк! Бик тә ошыйсың син миңа! Әйдә, икәү дус булабыз!

Кыңгырау: Дус булабыз? Ә ничек була соң ул дус булу?

Тәрбияче:

Аңа җавап бирергә

Өлгермәгән шул куян.

Белмимен әллә каян

Бер малай килеп чыккан. (Урман аланына бер малай сикергәләп килеп чыга.)

Малай: Күр инде, нинди матур чәчәк! Өзеп алыйм әле үзен. (Малай чәчәккә үрелә. Куян тиз генә Кыңгырау белән малай арасына баса.)

Куян: Тимә Кыңгырау чәчәккә! Ул минем дустым! Кит, кагылма аңа! Кыңгырау чәчәкне өзәргә ярамый. Күмисеңмени, ул болай да ялгызы гына үсеп чыккан?! Ә элек алар безнең урманда күп үсә иде. Өзәргә ярамый аларны! Әллә шуны да белмисеңме син?

Малай (гаҗәпләнеп): Белми идем шул! Кыңгырау чәчәк Кызыл китапка кертелгәмени ул?

Куян: Белмәсәң, бел! Башкаларга да әйтеп куй, Кыңгырау чәчәккә кагыласы булмасыннар! (Куян уң аягы белән җиргә тибеп куя. Кыңгырау чәчәк шатланып кул-яфракларын берничә тапкыр чәбәкләп ала.)

Кыңгырау: Ә! Мин белдем! Белдем дуслыкның нәрсә икәнен!

Дуслык ул – яхшылык,

Дуслык ул – яктылык,

Дуслык ул кояштай нур чәчә.

Малай: Мине дә үзегезгә дуслыкка алыгыз әле! Башка беркайчан да сезне рәнҗетмәс идем. Бүтәннәрдән дә кул тидертмәс идем.

Кыңгырау: Алыйк без аны үзебезгә дуслыкка, Куянкай! Әйдәгез дуслар булыйк! (Алар бер-берсенә кул бирәләр.)

Тәрбияче:

Нинди шатлык!

Нинди бәйрәм!

Без дә басыйк тирәли,

Кулга-кул тотынышыйк,

Бер җырлап-биеп алыйк.

(Җырлы-бию: “Матур уен”, Татар халые уен җыры, Р. Сабит эшкәртүендә.)

 

Сез уртада, без кырыйда,

Әйләнәбез түгәрәк.

Уеныбыз булсын матур,

Күңел ачыйк бергәләп.

Таянабыз билләргә,

Тотынабыз биергә.

Тыпыр-тыпыр тыпырдатып

Әйләнәбез без бергә.

(Калган балалар кулга-кул тотынып, аларны әйләндереп алалар. Балалар җырлап, көйгә хәрәкәт ясап әйләнәләр.)

Тәрбияче:

Күңел ачтык, ә хәзер, дусларым, утырып тыңлагыз. Әкияттә сез Кызыл китап турында ишеттегез.

Кош-корт, җәнлек, үсемлекләр

Бетәбез дип торганда,

Бирешмәскә булганнар:

Саклар диеп, яклар диеп,

Аңа кереп тулганнар.

Кызыл китапта табигатьтә бик аз калган тере җаннар турында язылган. Ә нәрсә соң ул табигать? Кем әйтә ала? (2 бала табигать турында шигырь сөйли)

 

1 бала:

Табигать ул тиңсез хәзинә:

Шаулы урман, челтер чишмә дә,

Яшел болын да ул, зәңгәр күк тә.

Сакла аны, аңа син тимә.

 

2 бала:

Табигать ул тиңсез хәзинә:

Сайрар кош та, матур чәчәк тә,

Кырмыска ул, шөпшә, ярканат.

Безгә кирәк аны сакларга.

 

Тәрбияче: Без әле алга таба табигатьнең күп серләрен ачарбыз, Кызыл китап һәм аңа кергән тере җаннар турында күп нәрсә

өйрәнербез. Ә бүген чәчәкләргә тукталабыз. Әйтегез әле, дусларым, нинди язгы чәчәкләр беләсез?

Балалар: Умырзая, энҗе чәчәк, җил чәчәк, кыңгырау чәчәк.

Тәрбияче: Дөрес, ә матур чәчәк күрсәгез, сез аны өзәр идегезме?

Балалар: Юк, өзмәс идек.

Тәрбияче: Нишләр идегез?

Балалар: Сокланып карар идек. Фотографияга төшерер идек. Рәсемен ясар идек.

Тәрбияче: Әгәр дә бөтен кеше чәчәк өзсә нәрсә булыр иде?

(2 бала шигырь сөйли)

 

3 бала:

Әгәр мин чәчәк өзсәм,

Әгәр син чәчәк өзсәң,

Син дә, мин дә – барыбыз да

Бергәләп чәчәк өзсәк,

Матурлык җирдә калырмы?

Күбәләк кая куныр?

Аллы-гөлле чәчәкләрсез

Бик тә күңелсез булыр.

 

4 бала:

Җирдә безнең өчен диеп

Үсә матур чәчәкләр,

Явыз куллар өзмәсәләр

Шулай гел үсәчәкләр.

 

Тәрбияче: Мин күп җирләрдә булганым бар һәм күп кенә Кызыл китапка кертелгән чәчәкләрне күргәнем бар. Аларны мин фоторәсемгә төшердем һәм хәзер сезгә ул чәчәкләрне күрсәтәсем килә. Игътибар белән карагыз.

(Ноутбуктан слайдлар күрсәтү: ”Кызыл китапка кертелгән чәчәкләр”. Тәрбияче күрсәтеп, чәчәкләрнең исемен әйтеп бара.)

Тәрбияче: Балалар, минем үзем белән төсле кәгазьләр бар. Әйдәгез әле кыңгырау чәчәкне кәгазьдән ясап карыйк. Ясыйк та менә шушында ябыштырыйк. Ябыштыргач яңа кыңгырау чәчәге аланы килеп чыгар. Ә башта бармакларны уйнатып алабыз.

 

Бармак уены.

 

Аңлату: квадрат формасындагы зәңгәр кәгазьне диагональ буенча почмагын почмакка туры китереп бөклибез. Өчпочмак килеп чыга. Аннары аның 2 як-як почмакларын күтәреп бөклибез. Килеп чыккан чәчәкне әзер сабакларга ябыштырабыз. (Балалар эше.Балалар оригами белән шөгыльләнгәндә табигать авазлары язмада яңгырый.)

Тәрбияче: Карагыз әле, балалар, нинди матур чәчәк аланы килеп чыкты! Аланыбыз кызыл кайма белән әйләндереп алынган. Ни өчен? (Кыңгырау чәчәкләре Кызыл китапка кертелгән.) Әйе, дөрес. Ясаган чәчәк аланыбызны монда калдырыйк. Ураманга килгән кешеләр белеп-күреп торсын.

Инде кайтырга вакыт. Келәмгә утырыгыз һәм күзләрне йомыгыз. (Вертолёт очу тавышы. Барлык балалар келәмгә утыра).

 

3. Йомгаклау.

Тәрбияче:

Кайтып та җиттек инде,

Ачыгыз күзегезне.

(Шулвакыт урман каравылчысы килеп керә).

Урман каравылчысы: Исәнмесез, балалар.

Балалар: Исәнмесез.

Урман каравылчысы: Мин – урман каравылчысы, җәнлекләрне, кошларны җәберләмиләрме, агачларны сындырмыйлармы, берәр җирдә учак янып тормыймы икәнен гел карап йөрим. Сезнең урманда булганыгыз турында белдем, барысын да ишеттем һәм тизрәк сезнең янга ашыктым. Сез чын табигать дуслары икәнсез. Моңа мин бик шатмын. Шуның өчен мин сезне үземнең ярдәмчеләрем итеп билгелисем һәм сезгә шушы яшел тасмаларны бүләк итәсем килә. Яшел төс ул яшеллек, яшәеш, табигать төсе. Балалар, сез минем ярдәмчеләрем, табигать дуслары булырга ризамы?

Балалар: Әйе, риза.

Урман каравылчысы: Рәхмәт, дусларым, бу яшел тасмаларны кулыгызга бәйләгез. (Балаларның кулларына яшел тасмалар бәйләү). Ә хәзер миңа китәргә вакыт. Сау булыгыз, балалар.

Балалар: Рәхмәт. Сау булыгыз!

(Урман каравылчысы китә).

 

Татарстан Республикасы

Түбән Кама шәһәре

“25 нче гомуми үстерелешле балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

югары квалификацион категорияле тәрбиячесе

ГАФУРОВА НУРФИЯ ВАСИЛ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий