Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Юл йөрү кагыйдәләре”

юлМәктәпкә әзерлек төркемендә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча шөгыль конспекты

 

Максат:

1. Балаларда урамда, юлда үз-үзләрен дөрес тоту, бер- берсенә игътибарлы булу, юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту һәм аларны куллана белүне тәрбияләү;

2. Балаларның иҗади активлыгын, фикерләү сәләтен үстерү;

3. Транспорт төрләрен аера белергә, аларны чагыштырырга бирелгән сыйфаты буенча төркемнәргә аерырга өйрәнүне дәвам итү, кроссворд, ребуслар чишү осталыгын үстерү, интерактив тактада эшләргә өйрәнү.

Җиһазлар: транспорт, транспорт йөртүчеләр рәсемнәре, юл билгеләре рәсемнәре, слайдлар, балалар санынча кызыл, сары, яшел түгәрәкләр һәр балага берәр, Татарстан картасы, шәһәр урамнары күрсәтелгән рәсемнәр, интерактив такта.

 

 

Эшчәнлек барышы:

–         Балалар, без сезнең белән нинди республикада яшибез? (Б.җ.) Нинди шәһәрдә? ( Картада Татарстан республикасын, Казан шәһәрен табу.) Казан шәһәре нинди? (Б.җ.) Балалар, шәһәрдә куркыныч урыннар бармы? (Кайда нинди урыннар – әйтү) Балалар, сез бик дөрес әйттегез, юлларда йөрү куркыныч, хәләкәткә очрамас өчен нәрсәләр белергә, ничек үз-үзеңне сакларга? (Юл йөрү кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә). Дөрес, балалар, әйдәгез әле юл билгеләрен карап узыйк, сезнең бу юл билгеләрен кайларда күргәнегез бар? (Слайдлар карау №1) Балалар, юл билгеләре буталганнар, әйдәгез әле без аларны төркемнәргә дөрес итеп бүлик.

 

Интерактив тактада УЕН “Төркемнәргә җый!”

Кисәтүче билгеләр;

Тыючы билгеләр;

Мәгълүмат бирүче билгәләр;

Булдырдыгыз, балалар, юл билгеләрен дөрес җыйдыгыз, әйдәгез әле бергәләп аларны кабатлыйк (Кабатлау).

 

Слайд №2 Балалар, карагыз әле, сез нәрсәләр күрәсез? (Транспорт төрләре). Балалар, бу төркемгә транспорт чараларын дөрес җыйганнармы, юкмы? Ник?

 

УЕН – “Нәрсә артык? Ник?”

– мотоцикл, скутер, велосипед, мопед трамвай, троллейбус, автобус

– самолёт, вертолет, поезд

– теплоход, пароход, метеор, такси

– самокат, велосипед, мотоцикл

– комбайн, трактор, экскаватор, самолет. (Б-р җ-ы)

Булдырдыгыз,балалар. Хәзер басыгыз әле,ял итеп алыйк. Физминут – мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез җавабын йөреп күрсәтерсез.

 

1. Канаты бар җилпеми,

Эче җылы җил керми

Корыч йөрәкле кош ул,

Безнең яраткан дус ул. (Самолёт) (Б-р очып күрсәтәләр)

 

2. Уф-пуф сулар,

Уфтанса да алып китәр,

Барыр җиреңә җитәр. (Поезд)

 

3. Аяклары түгәрәк,
Куышалар тәгәрәп.

Үзем утырам, үзем чабам

Теләсә кая таба (Велосипед)

 

4. Маңгаенда мөгез бар,

Боргаласаң –үкерә.

Менеп атлансаң биленә,

Җилдән җитез йөгерә (Мотоцикл)

 

5. Очмый, жуылдамый да,
Ул урам буйлап чаба.

Аның ике күзендә дә,

Яктырып утлар яна (Җиңел машина).

 

Ял итеп алдык , хәзер урыннарыгызга утырыгыз.

Балалар, табышмакларга җавапларны дөрес күрсәттегез.Тик транспорт үзе генә хәрәкәтләнми бит аны кемдер йөртә, ә сез беләсезме? Әйдәгез әле уйнап алыйк. (Слайд № 3)

– Тракторны кем йөртә? (Тракторчы)

– Поездны ? (Машинист)

– Самолетны? (Очучы)

– Пароходны (Капитан)

– Комбайнны (Комбайнчы)

– Машинаны ( Машина йөртүче).

 

Балалар, ә сезнең яраткан транспортыгыз бармы? Менә хәзер сез аның турында исемен әйтми генә безгә сөйләрсез, балалар җавабын табырлар. (Табышмак төзү) Мәсәлән, аның 2 тәгәрмәче бар, руле, педальләре, утыргычы бар, аңа бензин кирәкми, ул зур да кечкенә дә була, анарда олылар да, балалар да йөрергә ярата.

(2-3 баланың сөйләвен тыңлау, җавабын табу)

Хәзер, балалар, без сезнең белән тагын бер уен уйнап алырбыз. Мин сезгә кызыл, сары, яшел түгәрәкләр таратам, сезнең аларны кайда күргәнегез бар? (Светофорда). (Һәр балага бер түгәрәк)

 

УЕН

музыка уйнаганда без әкрен генә йөгереп йөрибез, музыка туктау белән балалар светофорның төсләрен дөрес итеп урнаштырырга тиешләр (кызыл, сары, яшел, кызыл … продолжи ).

Балалар, бүген без сезнең белән нәрсәләр турында сөйләштек, нинди кызыклы яңа белемнәр алдыгыз, нәрсә сезгә күбрәк ошады? Нигә?

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Совет районы

“Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче катнаш төрдәге

127 нче номерлы балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ГАЙНУЛЛИНА РӘКИЯ АБДУЛАЗАЛ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий