Яңа фикерләр:

postheadericon Гаилә һәм балалар бакчасы хезмәттәшлегендә актуаль проблемалар

222Әти-әниләр өчен чыгыш

 

Баланың үсешендә шәхес булып җитешүендә гаиләнең әһәмияте гаять зур. Гаилә баланы тормышка әзерли, аңарда кешелек сыйфатларына, мәдәни-әхлакый һәм олы социаль максатларга нигез сала һәм иң мөһим рухи мирасының буыннан-буынга күчүен тәэмин итә. Бала туып-үскән гаиләсенә хас сыйфатларны үзендә чагылдыра.

Соңгы елларда гаиләләребез арасында күптөрлелек хасил булды. Әйтик бик яхшы һәм авыр гаиләләр.

Белүебезчә, социаль яктан имин булмаган гаиләләр бала үсешенә бигрәк тә аның шәхес булып формалашуына тискәре йогынты ясый. “Имин булмаган гаилә” төшенчәсе авыр материаль көнкүреш шартларында яшәүне, белем һәм культура дәрәҗәсе җитешмәләрне алкоголь, наркотиклар куллану, шулай ук йогышлы хроник һәм нерв авырулары нәтиҗәсендә ата-аналар сәламәтлеген начар булуын иҗтимагый һәм гражданлык активлыгының сүлпәнлеген һ.б. кимчелекле сыйфатларын аңлата. Әмма социалогик мәгьнәдә гаиләнең имин булмавы төрле дәрәҗәдә һәр иҗтимагый формациягә хас күренеш. Эш шунда ки, дәүләт тарафыннан, безнең тарафтан тиешле дәрәҗәдә ярдәм күрсәтелмәсә, тәрбия эше һәрчак аксый башлый.

Кызганыч, барлык ата-аналар да балаларга тәрбия бирүдә җаваплы булуларын аңлап бетерми. Кайбер ата-аналар тәрбия эшен бала үсеп җиткәч, ул яхшы сөйләшергә, тирә-якны аңларга өйрәнгәч башларга кирәк дип фикер йөртә. Әлбәттә, бу тамырдан ялган фикер. Чөнки тәрбия бала тормышының беренче көннәреннән үк бакчага ныгый башлана. Тормыш раслаганына, кеше гаиләләренең әхлакый сыйфатларына бик яшьли нигез салына. Гаделлек, оешканлык, хезмәт сөючәнлек, кыюлык кебек уңай сыйфатлар яшьтән үк әхлакый гадәтләр буларак тәрбияләгәндә генә кешенең гомерлек ышанычлы юлдашына әйләнә. Бала кечкенәдән үк үз-үзенә хезмәт күрсәтү һәм билгеле бер режимны төгәл үтәргә гадәтләнергә тиеш һәм әлеге сыйфатлар аңа бәхетле булырга комачаулык итмәс.

Белем, тәрбия бирү учреждениесе һәм гаиләсенең узара эшчәнлеге проблемасын билгеләрдә төп идея шуннан гыйбарәт. Балаларны тәрбияләүдә дә төп җаваплылык ата-аналар өстендә ә калган барлык социаль институтлар тәрбия эшчәнлегендә булышырга, якларга юнәлеш бирергә тиеш.

Белем һәм тәрбия бирү учреждениесе һәм гаилә булып тәэминатьтә ике топ социаль институт булып тора. Баланы укыту һәм тәрбияләү учреждениесе һәм гаилә белән безнең җәмгыятьтә аларның ныклы эшләвеннән тора. Белем-тәрбия эшендә профессиональ тәэмин итү һәм төрле субъектлар тәрбияләүдәге мөмкинлекләрнең реаль интеграциясе өчен җаваплылык белем бирү учреждениесе өстенә төшә. Бу өлкәдә эшне билгеле бер план нигезендә бурыч һәм тиешле максатлар куеп алып барырга кирәк. Үзара хезмәттәшлек ныклы булганда гына барлык проблемаларны юкка чыгарырга мөмкин һәм балаларны шәхес буларак тәрбияләү мөмкинлеге туачак.

 

Татарстан Республикасы

Мамадыш муниципаль районы

“Урта Кирмән балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

II квалификацион категорияле тәрбиячесе

ХӘСӘНШИНӘ РӘСИМӘ ГАЛИ КЫЗЫ

 

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий