Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Кыргый җәнлекләр”

аюИкенче кечкенәләр төркеме өчен әйләнә-тирә белән танышу эшчәнлеге. 

 

Җиһазлар: яз рәсеме, уенчык машина, кыргый хайваннар (йомшак уенчыклар), кыргый хайван рәсемнәре, төлке ярым маскасы, күчтәнәчләр.

Кулланылган әдәбият:

1. “Туганнан алып мәктәпкәчә” белем бирү программасы.

2. “Туган телдә сөйләшәбез” Хәзрәтова Ф.В, Хәбибуллина И.Җ, Шәрәфетдинова З. Җ.

 

Уен эшчәнлегенең структурасы:

Оештыру өлеше.

1. Яз билгеләре турында рәсем буенча әңгәмәләшү.

2. Хат уку.

3. Җәнлекләрне каршы алу.

4. Табышмаклар чишү, куян, аю турында сөйләшү, уйнау.

5. Табышмаклар чишү, тиен, төлке турында сөйләшү.

6. “Нәрсә артык” дидактик уен уйнау.

7. “Төлке һәм тавыклар” хәрәкәтле уен уйнау.

8. Җәнлекләрне озату.

 

Максат:

1. Яз билгеләрен билгеләү.

2. Балаларның кыргый җәнлекләр турында белемнәрен ныгыту, аларның кайда яшәүләре, нәрсә белән тукланулары турында аңлату.

3. Кыргый җәнлекләрне дөрес итеп атауларына ирешү.

4. Кызыксынучанлык үстерү.

5. Җәнлекләргә сакчыл караш тәрбияләү.

 

Эшчәнлек барышы:

Балалар, тыңлагыз әле, мин сезгә бер матур шигырь укып күрсәтәм:

Яз килде, кояш көлде

Дөньяга нур бөркелде.

Уянды бар агачлар,

Куанды алмагачлар. (Р. Вәлиева)

– Балалар, бу шигырь нәрсә турында? (Яз турыда) Менә бу рәсемдә нәрсә күрәсез (Яз рәсеме күрсәтү) Яз вакытын күрәбез. Балалар, яз җитү белән табигатьтә нинди үзгәрешләр күрәбез? (Тамчы тама, кояш җылыта, кар эри, сулар җыела) Бик дөрес, кар суы җыелуны икенче төрле “күлдәвекләр” диеп атыйлар. Нәрсә диеп атыйлар? (Күлдәвекләр) Нәрсә тама? (Тамчы) Бик дөрес, әйдәгез тамчылар турында җырлап алабыз.

 

Яз, яз, яз җитә (кул чабу)

Тәрәзәне ачтылар (йодырыкларны ачу, ябу)

Тып-тып итә (идәнгә бармаклар белән шаку)

Эре-эре тамчылар.

 

Ишек шакыган тавыш. Хат килә. Уку: “Исәнмесез, балалар! Сезгә бүген урманнан кунаклар килергә тиеш, көтегез. Урман каравылчысы.”

– Балалар, урманда нәрсәләр яши? (Куян, аю, төлке, тиен, бүре, керпе һәм башкалар).

Машина тавышы килә, җәнлекләр машинага утырып киләләр.

– Исәнмесез, балалар.

–Исәнмесез, әйдәгез түрдән узыгыз, утырышыгыз, без сезне көттек. Балалар безгә кунакка нәрсәләр килгән? (Куян, аю, тиен, төлке)

– Ә хәзер без алар турында сөйләшербез. Тыңлагыз әле, бер табышмак әйтәм:

Җәен соры, кышын ак.

Аңа шулай яхшырак.

– Кайсы кунагыбыз булыр бу? (Куян) Балалар, карагыз әле, куянның колагы нинди озын, үзе йомшак, үзе куркак. Куян нәрсә ярата? (Кишер, кәбестә) Дөрес, балалар, тагын агач кайрысын да бик ярата. Куян кайда яши? (Урманда) Әйдәгез куянга шигырь сөйләп күрсәтәбез.

 

Әй куян, куян, кечкенә генә

Бик йомшак кына, бик куркак кына.

Ике колагы озынкай гына

Аягы җиңел, мамыктай гына.

 

– Рәхмәт, балалар, бик матур сөйләдегез. Тыңлагыз әле, янә табышмак әйтәм:

Асрамый ул умарта, балны бик-бик ярата.

Кышын йокы ярата, язга хатле тормый ята.

– Кайсы кунагыбыз икән бу? (Аю) Аю урманда иң зур җәнлек. Кыш көне аю йоклый, ә яз көне уяна, менә ул йокысыннан уянып безгә килгән. Аңа комачауларга ярамый. Балалар, аю нәрсә ярата? (Бал, җиләк ярата) Әйе, ә тагын куянны да ярата. Ә хәзер әйдәгез уйнап алабыз.

 

Аюның өе зур (кулларны өскә күтәрү)

Куянныкы кечкенә (чүгәләү)

Аю йөри алпан- тилпән (йөрү)

Ә куяннар сикерә (сикерү) 2 тапкыр кабатлау.

 

– Әйдәгез утырышыйк. Тыңлагызчы, ә менә бу табышмак нәрсә турында булыр икән?

 

Кош түгел оча, ябалактан курка.

Чикләвекне ярата, сызгырса урманны яңгырата. (Тиен)

 

– Бик дөрес. Тиен бик җитез, бер агачтан икенче агачка сикереп йөри, ул агач куышлыгында яши, аның койрыгы бик матур, йомшак. Тиен нәрсә ярата? (Чикләвек, гөмбә, күркә) Тиен кайда яши? (Урманда) Сезгә тагын бер табышмагым бар.

 

Көлтә- көлтә койрыгым, селки-селки барамын.

Кетәклеккә кереп мин тавык, чеби аламын.

 

– Кайсы кунагыбыз икән бу? (Төлке) Дөрес, төлке бик хәйләкәр, туны бик йомшак. Балалар, төлке нәрсә ашый? (Тычкан, тавык) Бик дөрес, ул куянны да бик ярата.

 

– Балалар, әйтегез әле без сезнең белән нинди җәнлекләр турында сөйләштек? (Аю, куян, төлке, тиен). Алар кайда яши? (Урманда) Без аларны ничек атыйбыз? (Кыргый җәнлекләр) Бик дөрес, афәрин. Кыргый җәнлекләр үзләре турында үзләре кайгырта. Алар ашарга үзләре таба.

 

– Ә хәзер уен уйнап алабыз. Ул уен “Нәрсә артык” дип атала.

Кыргый җәнлекләр янына бер йорт хайваны рәсеме куела, бала артык хайванны әйтергә тиеш. Рәсем берничә тапкыр үзгәртелә.

 

– Ә хәзер әйдәгез “Төлке һәм тавыклар” уенын уйнап алабыз.

Тавыклар кетәклеген бер почмакка ясау, төлке каршы якта. Балалар тавыклар булып уйныйлар: җим чүплиләр, канат кагалар, “төлке” сигналын ишетүгә үз өйләренә йөгерәләр.

– Балалар, кунакларыбызның үз өйләренә урманга китәр вакытлары җитте, әйдәгез кунакларыбызга күчтәнәчләр биреп озатыйк. Кишерне нәрсәгә бирик (Куянга). Яле, Ләйлә куянга бир. Балны нәрсәгә бирик? (Аюга). Булат, аюга китереп бирче? Төлкегә нәрсә бирик? (Тычкан). Ландыш төлкегә бирче? Тиенгә нәрсә бирик? (Чикләвек). Энҗе, тиенгә бирче?

Җәнлекләр:

-Балалар, сезгә бик зур рәхмәт, сезнең белән бик күңелле булды, безгә китәргә вакыт. (Җәнлекләр машинага утырып урманга китәләр)

Тәрбияче: – Кунакларыбызны озаттык, сезгә дә ял итәргә вакыт, бүген миңа бик ошадыгыз, рәхмәт сезгә.

 

Татарстан Республикасы

Әлки муниципаль районы

“Базарлы Матак “Ромашка” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ЯРУЛЛИНА ЛИЛИЯ ӘНВӘР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий