Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: «Математика һәм сөйләм теле үстерү шөгыльләреннән катнаш эшчәнлек”

2Зурлар төркеме

 

Максатлар:

Балаларның гади математик күзаллауларын формалаштыру.

10 га кадәр санау.

Саннарың күршесен дөрес атау күнекмәләрен ныгыту.

Балаларның логик фикерләрен үстерү.

Нокталар белән рәсем ясау күнегүләрен, геометрик фигураларны, атнадагы көн исемнәрен, тәүлек өлешләрен, елдагы ай атналарын кабатлап ныгыту.

Балаларның сузлек запасын баету өтендәге эшне дәвам итү.

[З] авазын дөрес әйтү өстендә эшләү, [з] авазы кергән сүзләр таба белү.

Балаларда максатка ирешү теләге тәрбияләү.

 

Материаллар: һәр балага геометрик формулалар ясаган битләр тарату, сюрпризга конфетлар, саннар язылган битләр.

 

Методик примерлар: сюрпризлы моментлар, уен приемнары, нокталар белән рәсем ясау, индивидуаль эш, музыка файдалану.

 

Шөгыль барышы

– Балалар, исәнмесез! Әйдәгез кунаклар белән исәнләшик. Кунакларга карап елмаегыз. Ә хәзер бер-берегезгә карап елмаегыз.

– Афәрин. Ә хәзер игътибар белән мине тыңлагыз. Буген гадәти генә шөгыль түгел. Мин сезгә тәмле сюрприз әзерләдем. Ләкин аны табу өчен сезгә төрле сынауларны уңышлы гына үтәргә кирәк. Сезгә әзерләгән биремнәр катлаулы, ләкин бик кызык. Бөтен биремнәрне җиренә җиткереп үтсәгез генә, минем сезгә нинди сюрприз эзерләгәнемне белерсез. Я, сез әзерме? Башладык. Уңышлар сезгә!

(Һәр бирем алдыннан тиешле санны күрсәтү)

 

1нче бирем:

–         Балалар, ел фасылларын әйтегез әле.

–         Хәзер нинди ел фасылы?

–         Нинди сүзләр белән язны тасвирлап була? (Җылы, кояшлы, яңгырлы, хуш исле, көтеп алынган…)

–         Хәзер кайсы ай? (Май)

–         Бер елда ничә ай? (12)

–         Ай исемнәрен атап чыгыгыз.

–         Яз айларын атагыз.

–         Бер атнада ничә көн? (7)

–         Бүген атнаның кайсы көне?

–         Атнадагы көн исемнәрен атап чыгыгыз.

–         Тәүлекнең нинди өлешләре бар?

Афәрин. Булдырдыгыз.

 

2 нче бирем:

«Күршесен дөрес итеп әйт» уены.

–         Сезнең каршыгызда дәфтәр битләре ята. Анда саннар язылган. Уйлап әйтегез әле, ул саннарның күршесендә нинди саннар «яши» икән?

–         1 дән 10 га һәм 10 нан 1 гә кадәр дөрес итеп санап күрсәтегез.

 

3 нче бирем:

–         Алдыгыздагы дәфтәр битенең икенче ягын ачыгыз әле. Анда нәрсәләр бирелгән?

–         Ә төгәлрәк ул битләрдә нәрсәләр тасвирланганын белер өчен нокталарны тоташтырыгыз әле. (Геометрик фигураларның атамаларын хәтердә ныгыту).

 

4 нче бирем:

Хәзер мәсьәләләр чишәбез. Игътибар белән тыңлагыз.

1)    7  песи баласы ни бирсәң шуны ашый, ә бер песи баласы ашарга каймак сорый .Ничә песи баласы бар инде, балалар? (8)

– Ничек таптыгыз? (7 гә 1 не кушып)

2)    Дурт сарык бәрәне чирәмдә ятканнар. Аннары икесе өйләренә кайтып китте. Я, әйтегез әле, чирәмдә ничә сарык бәрәне ятып калды? (4-2=2)

3)    Тиешле билгене куегыз: >;<; =

3 5; 6 4; 7 7:

 

Физкульт минутка

Дүшәмбе мин су коенам, (күрсәтә)

Ә сишәмбе – ясадым.

Чәршәмбе – озак юындым,

Пәнҗешәмбе футбол уйнадым,

Җомга көнне сикердем, чаптым

Бик озак мин биедем.

Ә шимбә һәм якшәмбедә

Мин бик озак йокладым (балалар чүгәлиләр, кулларын биткә куеп йоклап китәләр).

 

5 нче бирем:

–         Тагын бер кат бал кортлары җырын җырлап күрсәтегез әле (Беззз-беззз)

«Сүзләр әйтегез» уены.

–         Бал кортларының җыры нинди авазга тәмамлана? ([з]).

–         Ә хәзер [з] авазына башланган сүзләр әйтегез (зал, зонтик, Зилә, зифа, зирәк, замок…)

 

6 нчы бирем:

«Тап, тап табышмак» уены.

1. Җәен урманда патша,

Кышын кардан да аста. (Аю)

 

2. Сарыдыр төсе,

Үткендер теше.

Урманда йөри,

Сарыклар эзли. (Бүре)

 

3. Җәен соры, кышын ак. (Куян)

 

4. Көлтә – көлтә койргын,

Болгый – болгый бара ул.

Кетәклеккә кереп ул,

Тавык – чеби урлый ул. (Төлке)

 

–         Болар нәрсәләр булды инде? (Кыргый хайваннар).

 

7 нче бирем:

 «Кайсы әкияттән» уены.

–         Балалар, бу персонажлар кайсы әкиятләрдә очырыйлар. (Әкиятләрне әйтәләр)

 

8 нче бирем:

–         Сезнең дәфтәр битләрендә ясалып бетмәгән бер рәсем бар. Ясап бетерегез әле. Бу нәрсә, балалар?

–         Конфет.

–         Менә сезне нинди сюрприз көткәнен белдегез инде. Хәзер ике адым алга, 3 адым уңга атлагыз әле. (Балалар конфетны табалар).

–         Балалар, сезгә сюрприз эзләү ошадымы? Нинди биремнәр аеруча кызыклы булды?

–         Миңа сезнең актив һәм тырышып биремнәрне үтәвегез ошады.

Афәрин!

 

Татарстан Республикасы

Әлки муниципаль районы

“Базарлы Матак авылы “Ромашка” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

НИЗАМОВА ЛӘЛӘ МИНСАЛИХ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий