Яңа фикерләр:

postheadericon Сәхәр ашыйсым килә

fed539f93689Әллә нинди күңелсез көн булды ла бүген. Хәйдәр, гадәттәгечә, иртүк торып битләрен югач, дәү әнисенә иртәнге чәй табынын әзерләргә булышыйм дисә… Әтисе дә, әнисе дә ашамый-эчми эшкә чыгып киттеләр. “Әллә озаграк йокланган инде, мин торганчы чәйләгәннәрме”, – дип уйлады ул.

–         Юындыңмы, балакаем, әйдә, ашап-эчеп ал, – диде дәү әнисе сөлгегә сыңар чынаяк куеп. – Менә, ботка болгаттым үзеңә.

–         Син дә ашадыңмы инде, дәү әни? Әйдә, минем белән чәй генә булса да эч, үземә генә күңелсез бит, – диде Хәйдәр.

Башка вакытта чәйне кире какмый торган әбисе, бу юлы:

–         Мин уразада шул, улым. Миңа кояш баеганчы ашарга да, эчәргә дә ярамый, – диде.

–         Ничек? Көне буе ашамый торасыңмы? Нәрсә соң ул ураза, дәү әни?

–         Ураза – мөселманнар өчен фарыз гамәлләрнең берсе. Ягъни, мөселман кешесе үтәргә тиеш бер гамәлдер. Изге Рамазан аенда һәрбер кеше ураза тотарга, ягъни, кояш чыкканнан, кояш баеганга кадәр ризыкланмый торырга тиеш. Шулай ук бу айда кеше үзен яхшы якка үзгәртергә тырышырга, күбрәк яхшы гамәлләр эшләргә тиеш. Шушы изге айда моннан 14 гасыр элек пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламгә Коръән – Аллаһның сүзләре иңгән. Шуңа күрә без нәкъ менә шушы айда аны укып чыгарга тырышырга, аның белән гамәл кылырга тырышырга тиешбез, – дип аңлатты аңа дәү әнисе.

–         Әтием белән әнием дә уразадамы?

–         Әйе, улым, Аллаһка шөкер, алар да уразада. 7 яшьтән узган һәр кешегә ураза тоту тиеш.

–         Шулай да, көне буе ашамыйча ничек түзәргә кирәк ди инде? Мин түзә алмас идем.

–         Түзәрсең, улым, түзәрсең. Аллаһ Тәгалә бәндәне сынар өчен, нәфесен тыеп торсын өчен яраткан бит инде ул уразаны. Аннан соң, көне буе ач түгел, улым. Без син йоклаганда, иртәнге намазга азан алдыннан сәхәр ашадык. Сәхәр ашау да уразаның саваплы гамәледер, – диде дәү әнисе.

Менә ничек икән. Ураза, сәхәр, фарыз гамәл – болар барысы да Хәйдәргә бик серле, гаҗәп тоелды. Сәхәр ашыйсың да, аннары көне буе ашамый да торып була. Вәт әкәмәт!

–         Дәү әни, минем дә ураза тотасым килә, – диде Хәйдәр.

–         Койрыгы бик шома шул уразаның, тотулары җиңел түгел, дип шаяртып көлде дәү әнисе.

–         Тотармын. Мин дә сәхәр ашармын.

Табышмак! Нинди серле сәхәр! Төнлә генә ашыйлар. Их, тизрәк төн җитсен иде!

(дәвамы бар)

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий