Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Машиналардан сак булыгыз!”

 юл6-7 яшьлек балалар өчен юл-йөрү кагыйдәләренә багышланган бәйрәм иртәсе

Алып баручы: Бу хәл борынгы шәhәрләрнең берсендә булган. Иске гаражларда пенсионер запорожец, жигули, беркемгә дә кирәк булмаган Мазлар, Камазлар яткан. Күп этажлы гаражларда чит ил машиналары торган. Ә хәзер сезне “Машиналардан сак булыгыз” дип исемләнгән мюзикл карарга чакырабыз.

(Тәрбияче сөйләгән вакытта машиналар рульләрен борып урындыкка кереп утыралар).

Көй астында ГАИ инспекторы чыга, стена янына килеп постка баса. Балалар юл билгеләре булып чыгып басалар.

 

Күмәк җыр:Шофёр буласым килә”.

 

Сфетофор чыга (җырлый):

Менә мин светофор,

Юлда басып торамын.

Машиналарга, юлда узучы балаларга

Яшел күземне кысамын.

 

Юл билгеләре (балаларбер-бер артлы җырлыйлар):

-Хәерле иртә.

 

Азалия: Юл чатында дуслаштым мин

Горур светофор белән.

Аның барлык сигналларын

Тыңларга кирәк, беләм.

Светофор: Ә сез, юл билгеләре, үзегезнең нәрсә аңлатканыгызны беләсезме?

 

Данил: Юл билгеләре безгә

Бик күп нәрсә әйтәләр.

Кирәк чакта боералар,

Кирәксә – кисәтәләр.

 

Искәндәр: Бу билгене күрсәләр,

Шофёрлар уйланалар.

Димәк, тиздән мәктәп, бакча

Игътибарга алалар.

 

Айнур: Яратсам да чабарга сәпиттә,

Туктата бу билге, әлбәттә.

Аңлата ул миңа: ярамый

Бу юлда чабарга сәпиттә.

 

Гүзәлия: Бу билге – шундый билге:

Сине саклый, җәяүле!

Чыгабыз бергә – бергә

Без юлны шушы җирдә.

 

Светофор: Ә хәзер уйнап алабыз. (Төсләр күрсәтә).

(Кызыл төскә кул чабалар.

Сарыга – тик торалар.

Яшелгә – атлыйлар).

 

Күмәк җыр: “Светофор”.

Камаз (Фирүзә, түгәрәк буенча йөри hәм җырлый):

Алда юл сузылган тасмадай

Синең машинаң шул юлдан чапсын.

Мин–шофер сиңа уңышлар телим.

Рульне нык тот син, әй, шофер дустым.

 

Жигули (Фирдия) керә:

Иртән иртүк юлга ашыгам

Тәгәрмәчләр алга тәгәри.

Буран уйный, җил уйный.

Юлда ап-ак кар эри.

 

ГАИ: Бар да,бар да тәртиптәме?

1 кыз бала юлга туп уйнап чыга. ГАИ инспекторы свистогынкычкырта. ГАИ инспекторы кызны җитәкләп Светофор янына алып килә һәм юл – йөрү кагыйдәләрен аңлата.

 

ГАИ (җырлый):

Борылышта hәр беребезне, каршылый светофор.

Юл кагыйдәләрен ул сезгә нык аңлатыр.

Яшел ут янса – әйдә, чык, кызылдан – гел сак бул.

Машиналарны уздыр, сабыр гына көтеп тор,

Юл кагыйдәсен нык бел.

 

ГАИ инспекторы таягы б-н хәрәкәтләр ясый.Светофор кызны зебра буенча чыгара.

Мерседес машинасы керә.

 

Светофор:Машина, тукта, көтеп тор.

Кызыл ут яна юлда.

Туктат машинаңны, шофер,

Мин бик усал Светофор.

(Мерседес кул селки, йөри).

 

Юл билгеләре: Нәрсә, нәрсә, нәрсә булыр икән?

Светофор: Бәла, бәла анда,

Кызыл ут яна,

Ә, ул чаба.

 

Юл билгеләре: Ой-ой-ой.

 

Светофор: Кызыл ут яна, ә ул чаба.

 

Юлбилгеләре: Нәрсәдер булган анда.

 

Светофор:Ә анда бәла!

(Мерседес Камаз б-н бәрелешә).

 

ГАИ (җырлый):

Мин кыю гына постымда торам.

Кем кагыйдәне боза, шуны орышам.

Кем йөри белми, кагыйдәне боза,

Өйрәнсен ныклап, аннары узар.

(ГАИ штраф сала, скорый чакыра).

 

Скорый сызгырып чыга, градусник куя.

ГАИ hәм светофор:

Без юлда сезне саклап

Кыю басып торабыз.

Бездән башка тагын кем

Сакта тора гел юлда?

Юл кагыйдәсен белик

Аны hичкайчан бозмыйк.

Юлда булсын гел уңыш,

Машина йөрсен тырыш.

 

Дилә: Яшәсен безнең светофор,

Яшәсен безнең батыр ГАИ.

Яшәсен юл билгеләре,

Яшик без бергә дус-тату.

 

ГАИ: Шоферлар, җәяүлеләр! Юл кагыйдәләрен төгәл үтәсәгез, беркайчан да бәлагә юлыкмассыз.

 

Инзилә: Машина узганын көтми

Йөгермә син тизерәк.

Моны белү һәркемгә дә,

Кайда йөрсә дә кирәк!

 

Талия: Шәһәрдә дә, авылда да, болында да, урманда да.

Һәм әлбәттә, урамда. Әти-әни, әби – бабай,

Кыз һәм малай – һәммәсе

Бердәй белсен һәм үтәсен

Юл йөрү кагыйдәсен!

 

Бергә: Онытма син, беркайчан син,

Юл – йөрү кагыйдәсен.

 

Кечкенәләр төркеме балалары керә, тәрбияче тавык ролендә, балалар-чебиләр.

“Чебиләр зарядкасы”. Л.Хәйретдинова көе (инценировка).

“Тавык чебиләрне” юл аша чыгара.

“Дустым бар”. Л.Хисматуллина көе. Җырлы- уен белән бәйрәм тәмамлана.

 

 

 

Татарстан Республикасы

Балтач муниципаль районы

“Шеңшеңәр балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

МӨХӘММӘДИЕВА ГӨЛҮСӘ ГАБИДУЛЛА КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий