Яңа фикерләр:

postheadericon Күбәләктәй җанга – көч

38TБалачак – кеше тормышы башланган саф чор. “Чишмәләр чиста булса, Идел пычранмас”, – диләр бит. Балалар бакчасына аяк баскан һәр баланың рухи дөньясы күбесенчә хыялдан тора. Менә шул вакытта аларның күңелендә илһам ярала. Балаларга үзебезнең татар халкының гореф-гадәтләрен, дастан-әкиятләрен, шигырьләрен өйрәтеп, аларга булган уңай мөнәсәбәтне, мәхәббәтне үстерү өчен илһам кояшы, күңел җирлегенә тамыр җибәрү кирәк.

Мин үз алдыма, күңелләре чиста, саф, гөнаһсыз чагында һәр баланы татарның гореф-гадәтләрен йөрәтеп, дастан-әкиятләр дөньясына алып керүне максат итеп куеп эш алып барам. Милли гореф-гадәтләргә, әкиятләргә мәхәббәт тәрбияләсәк, балалар күңелендә кимчелекләргә, начарлыкка урын калмас, – дип инанам.

Безнең алда балачак сокланулары белән күңеле тулган, кояштай балкып елмайган саф, гүзәл нарасый. Бала чакта ишеткән, өйрәнгән әкиятләр, риваятьләр тора бара шул күренешләре белән күңелдә терелә һәм балачак тылсымы җанны җылытып тора.

“И туган тел, и матур тел…” – дигән Тукай һәм шунда ук, матурлыгын сиздереп: “Әткәм – әнкәмнең теле!” – дигән. “Туган тел”нең сүзләрендә күңел назы, җаның-тәнең белән сыенып ярату, өзелеп әйткән тойгылар җанлана. “Туган тел”не белгән, аны яраткан, онытмаган баланың күңеленнән нур китмәстер, дип уйлыйм. “Кая барсаң да, бер кояш – күбәләктәй җанга көч”, – дигәннәр бабайлар. “Җанга көч” сынаулар аша килә.

Күбәләктәй җаннарына көч иңсен, әхлаклы булсыннар, сынаулар алдында бирешмичә, үз юлларын табып оча белсеннәр өчен үзебезнең гореф – гадәтләрне, әкият – дастаннарны өйрәтергә, күңелләренә сеңдерегә тиеш без балаларның. Рухи тамырларын оныттырмау һәрбер ата –ананың да бурычы булып тора. “Ике кул бит юа”,- дигән гыйбәрәне истән чыгармыйк. Кулга кул тотынышып эшләсәк кенә уңышларга ирешеп була. Онытмыйк: балалар – безнең киләчәгебез. Шул ук вакытта, туктаусыз үсә, үзгәрә барган бүгенгебез дә.

 

Татарстан Республикасы

Балтач муниципаль районы

“Шеңшеңәр балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

МӨХӘММӘДИЕВА ГӨЛҮСӘ ГАБИДУЛЛА КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий