Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Куян һәм керпе күргәннәре”

куянI нче кече төркем өчен шөгыль

 

Максат: Кисә, кадый торган әйберләрне куллану турында балаларга белем бирү. Куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәтү. Пөхтәлек тәрбияләү.

 

Дәрес барышы:

 

Кулы бәйләнгән куян керә.

Куян: Исәнмесез, балалар!

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле безгә кем килгән?

Балалар: Куян!

Тәрбияче: Куян, сина нәрсә булды?

Куян: Минем белән күңелсез хәл килеп чыкты.

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез куянны тыңлыйк әле.

Куян: Кичә минем янга кунакка керпе килде. Без аның белән уйнадык.

Тәрбияче: Ә нинди күңелсезлек килеп чыкты соң?

Куян: Без керпе белән төрле уеннар уйнадык, аннары кәгазьдән яфраклар кисеп карарга булдык, кистек тә кистек, керпе шатланып көлде һәм уйнап кына минем аякны этеп җибәрде, ә мин бу вакытта кайчы белән кәгазь кисә идем. Кайчы мине яралады. Бу уен мина ошамады. Мин авыртудан кайчыны идәнгә ыргыттым. Аннары без киселгән яфракларны кнопка белән стенага беркетергә уйладык.

Тәрбияче: Балалар, ә сез беләсезме нәрсә ул кнопкалар? (Тәрбияче балаларга кнопканы күрсәтә)

Куян: Яфракларны элгәндә кнопкалы тартма идәнгә төште һәм кнопкалар чәчелде, керпе ялгыш кнопкага басты. Ул аягын яралады һәм елап та җибәрде. Шул хәлдән соң без хастаханә уенын уйный башладык. Без бер-беребезне дәваладык, ярага дару сөрттек һәм бинт белән бәйләдек. Шулчак әни эштән кайтты. Ул безгә күчтәнәчләр алып кайтты, без чәй эчәргә киттек.

Тәрбияче: Куян, ә син кайчыны кая куйдың соң?

Куян: Идәнгә ташладым!

Тәрбияче: Балалар, ничек уйлыйсыз, куян дөрес эшләгәнме?

Балалар: Юк!

Тәрбияче: Әйе, кайчы белән эшләгәннән соң аны урынына алып куярга кирәк! Ә хәзер уен уйныйбыз “Ал һәм исемен әйт!”

 

Тәрбияче серле тартма ала һәм анда кайчы, кнопкалар, бинт, дару була. Балалар аларны атыйлар.

Тәрбиче бу әйберләрне кулланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлата.

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Яна-Савин районы

“297 нче номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ШАРАФЕТДИНОВА ЛИЛИЯ РИФАТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий