Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: «Бал корты өчен матур чәчәк»

чәчәкШәһәребез бакчаларында эстетик тәрбия бирү юнәлешендә эшләүче тәрбиячеләр өчен рәсем шөгыленең конспекты

 2-3 яшьлек балалар өчен

 

Максат:

1. Балаларны тирә-юнь белән таныштыруны дәвам итү, бөҗәкләр, чәчәкләр турында иң гади мәгълүматлар бирү, балаларда рәсем ясауга кызыксыну уяту; кәгазь битендә бармак һәм уч төбе белән рәсем ясарга өйрәтү;

2. Чәчәкләр турында булган белемнәрен ныгыту. Кызыл, яшел төсләрне искә төшерү. Рәсем ясаганда пөхтәлек, төгәллелек тәрбияләү.

Сүзлек өстендә эш: бал корты, сабак, каләм, таҗ (лар).

Җиһазлар: кәгазь битләре, чәчәк, бал корты, компьютер, каләм, яшел һәм кызыл гуашь, һәрбер балага юеш салфеткалар.

Алдан эшләнгән эш: төркемне бизәү, төрле чәчәкләр, үләннәр кую.

Балалар белән эш: Бармаклар белән рәсемнәр ясау.

Методлар һәм алымнар: күргәзмәлелек, уен, проблемалы ситуация, компьютер куллану, әңгәмә, үрнәк эш, мактау.

 

Шөгыльнең структурасы

I. Оештыру

1. Исәнләшү. Уңай психологик халәт булдыру.

2. Бал корты белән танышу. (Сюрприз моменты).

3. Балаларга шөгыль максатын җиткерү.

II. Төп өлеш

1.Чәчәкләр турында ин гади мәгълүмат бирү;

2. Ял итү мизгеле. “Чәчәкләр уяна, чәчәкләр ял итә”;

3. Рәсем ясау.

3.1. Рәсем ясарга әзерләнү;

3.2. Тәрбияченең рәсем ясап күрсәтүе (үрнәк);

3.3. Балаларның рәсем ясавы;

3.4. Эшне тәмамлау.

III. Йомгаклау.

1. Шөгыль вакытында үтәячәк эшләрне барлау.

2. Саубуллашу.

 

Шөгыль барышы

I. Оештыру.

 

1.Уңай психологик халәт булдыру

 

2. Бал корты белән танышу.

– Балалар, тыңлагыз әле, ниндидер тавыш ишетелә? (Бз-з-з). Нинди тавыш икән ул, кем безелди икән? Бал корты тавышы. (Бал корты безелдәп керә).

– Әйе, бу мин, исәнмесез!

Т. Бал корты, сез нишләп безнең яңга килергә булдыгыз?

Т. Балалар, бал кортына чәчәкләр ни өчен кирәк? (Бал җыю өчен). Ярар, без сиңа ярдәм итергә тырышырбыз, син менә шунда утырып тор. (Бал корты өстәл янына утыра)

Т. Балалар, без бал кортына чәчәкләр ясап бирә алабыз.

 

3. Шөгыльнең максатын балаларга җиткерү.

Без бүген бал корты өчен чәчәкләр ясарбыз.

 

II. Төп өлеш

1. Чәчәкләр турында мәгълүмат бирү.

– Чәчәкләр нинди була? Әйдәгез, чәчәкләр белән танышу өчен чәчәкле аланга барыйк. Оча торган келәмебезгә утырабыз да, күзләребезне йомабыз.

Менә без аланга да килеп җиттек.

– Карагыз әле, нинди матур чәчәкләр! Чәчәкләр нинди төстә? (Кызыл төстә).

– Балалар, чәчәк нинди өлешләрдән тора? (Чәчәк сабактан, яфраклардан, таҗлардан тора).

– Балалар, чәчәкнең сабагы һәм яфрагы нинди төстә? (Яшел төстә).

– Ә чәчәк үзе нинди төстә? (Кызыл төстә).

– Әйдәгез әле, минем яныма килегез һәм чәчәкне бармакларыгыз белән тотып карагыз. Исен дә исник әле! Нинди ис килә? (Тәмле, хуш ис килә).

 

2. Ял итү мизгеле.

 

3. Рәсем ясарга әзерләнү.

Әйдәгез инде келәмгә утырып төркемгә кайтыйк.

– Төркемгә кайтып җиттек, урындыкларыгызга утырыгыз. Әйдәгез искә төшереп китик әле, чәчәкләрне ясау өчен нинди төсләр кирәк булыр! (Кызыл, яшел төсләр).

 

3.1. Тәрбияче эшчәнләге, рәсемне ясап күрсәтү.

– Мин чәчәкләрне сезгә ясап күрсәтәм. Бүген без чәчәкләрне кул белән ясарбыз. Аның өчен безгә уң кул кирәк булачак. Барыгыз да күтәрәгез әле уң кулларыгызны! (Карыйм).

Менә мин уң кулымны кызыл төскә манам һәм кәгазьдәге яфраклар өстенә 3 тапкыр менә шулай итеп бастырам. Аннары кулымны юып салфетка белән сөртәм. Аннаң соң яшел төсне алам, бармакны манам һәм чәчәкнең сабагын ясыйм. Чәчәкнең аскы өлешеннән аска таба төшерәм. Менә нинди матур чәчәк барлыкка килде. Сез дә бал кортына шундый матур чәчәкләр ясап бирегез.

 

3.2. Балалар эшчәнлеге.

– уң кулларны кызыл төскә мандык, кәгазь битләренә төшердек;

– кулларны юып салфетка белән сөрттек;

– имән бармакны яшелгә мандык, чәчәкнең сабагын ясадык;

– бармакны салфетка белән сөрттек;

– аз гына чәчәкләрнең кипкәнен көтеп торыйк.

 

3.3. Эшне тәмамлау.

Безнең чәчәкләр шундый матур килеп чыкты, бал кортына да ошады. Аларны җыеп, барыбыз да бал кортына бүләк итик. (Балалалар үз куллары белән бал кортына бүләкне тапшыралар).

 

III. Йомгаклау өлеше

1.

– Без бүген балалар, нәрсә ясадык? (Чәчәк ясадык).

– Без чәчәкне нәрсә белән ясадык? (Үзебезнең куллар һәм буяулар белән ясадык)

– Бал корты, безнең рәсемнәр сезгә ошадымы? (Бик тә ошады. Мондый матур чәчәкләр өчен, мин сезгә күчтәнәч алып килдем. Ул минем чәчкәләрдән җыйган балым.

– Рәхмәт, бал корты. Сезгә дә, балалар, бик зур рәхмәт!

2. Саубуллашу.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий