Конспект: “Йорт һәм кыргый хайваннар”
Бала һәм әйләнә тирә-дөнья
“Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы”М. А. Васильева
Әзерлек эше: балалар бн хайваннар турында шигырьләр уку, хайваннар турында табышмаклар өйрәтү, диафильм карау (нәрсә белән тукланалар, кайда яшиләр); “Өч аю”, “Теремкәй”, “Түгәрәк ипекәй”әкиятләренең эчтәлеге белән танышу; трафарет буенча хайваннар рәсемнәрен ясау, буяу; хайваннар тавышларын магнитофон тасмасыннан тыңлау; дидактик уен уйнау: “Кем ничек кычкыра”.
Материаллар: хайван сурәтендәге уенчыклар, фланелеграф, өй һәм агач макеты, хайван сурәтләре һәм аларның балалары төшерелгән карточкалар; урман һәм өй ясалган карточкалар; хайван маскалары, аудио чаралар: күңелле музыка белән магнитофон һәм кассета.
Кулланылган әдәбият:
1) Волчкова В. Н. , Степанова Н. В. “Конспекты занятий во второй младшей группе детского сада”
2) М. Ф. Кашанова“Иң татлы тел-туган тел”
3) “Балачак аланы” балалар бакчалары өчен хрестоматия.
Максат:
-Балаларны йорт хайваннары һәм кыргый хайваннар белән таныштыруны дәвам итү; тышкы билгеләре, үзенчәлекләре һәм файдалары турында белем бирү.
-Игътибарлылыкны, күзәтүчәнлекне, сөйләм телен үстерү.
-Мөстәкыйль фикерләү сәләте тәрбияләү; кыргый һәм йорт хайваннарына карата кызыксыну һәм сакчыл караш тәрбияләү.
Шөгыль барышы:
1. Сюрпризный момент: бүлмәгә мәче баласы белән куян килеп керә.
-Исәнмесез, балалар.
-Исәнмесез.
-Исәнмесез. Сез нишләп монда балалар бакчасында адашып йөрисез?
Куян белән белән песи моңаеп:
-Без сезне үзебез белән сәяхәткә алырга килдек. Сез сәяхәт итәргә яратасызмы? Үзебезнең кайда яшәгәнлекләребезне, дусларыбызна күрсәтергә телибез.
Т. -Балалар, сез сәяхәт итәргә яратасызмы?
Б. -Әйе, яратабыз.
Т. -Ә кая сәяхәт итәргә мөмкин?
Б. -Болынга, урманга, шәһәргә, авылга.
Т. -Әйе, дөрес, балалар. Ә нәрсә белән сәяхәт итәргә мөмкин соң?
Б. -Машина, җәяү, автобус белән.
Т. -Дөрес, балалар. Җәяү генә түгел, самолёт, поезд, корабль белән сәяхәт итәргә мөмкин. Без сезнең белән бүген велосипед белән сәяхәт итәчәкбез. Чөнки велосипедка бензин кирәкми. Ә бензин безнең һаваны пычрата, тавышы да урмандагы кошларны, хайваннарны куркыта. Әйдәгез барыбыз да велосипедка утырдык, киттек сәяхәткә.
Алга таба барабыз
Велосипед белән без.
Чың-чың-чың.
Бик күп җирләрне үттек,
Бер авылга килеп җиттек.
Т. –Балалар, кемнәр яши икән бу авылда? Әйдәгез әле тыңлап карыйк. (Магнитофон тавышында песи тавышы).
-Нәрсә тавышы бу балалар?
Б. -Песи.
-Ә песинең кешеләргә нинди файдасы бар?
Б. -Тычкан тота.
Т. -Бик дөрес, балалар.
-Әйдәгез әле балалар тагын тыңлыйк. (Сыер тавышы)
-Ә бусы нәрсә тавышы?
Б. -Сыер, бозау.
Т. -Бу балалар сыер тавышы.
-Ә сыер кешеләргә нинди файда китерә дип уйлыйсыз?
Б. -Сөт бирә.
Т. -Әйе сыер кешеләргә сөте, ите белән файдалы.
-Балалар, карагыз әле менә монда, кәрзин белән уенчыклар тора. Нинди уенчыклар икән, Зилә әйт әле.
З. -Песи уенчыгы.
Т. -Дөрес. Ә бусы Адель нинди уенчык.
Т. -Сыер уенчыгы. (һ. б. . . . )
-Балалар, бу кәрзиндә барлык уенчыклар да – йорт хайваннары дип атала. Алар барысы да авылда яшиләр. Кешеләргә файда китерәләр.
Песи: -Балалар, бу минем туган авылым була. Ә анда яшәүчеләр минем дусларым. Һәр хайванның үз балалары бар. Әйдәгез әле бергәләп “парын тап”уенын уйныйк.
Тәрбияче: -Мин сезгә йорт хайваннарының рәсемнәре төшерелгән карточкалар таратам. Берегездә әниләре, ә берегездә балалары. Сезгә парланып басарга кирәк була. (Сыер-бозау, сарык-бәрән, эт, песи, кәҗә)
Т. -Әфәрин, балалар. Димәк безнең песи баласы шунда яши булып чыга. Ошадымы сезгә песинең дуслары?
Б. -Ошады.
Т. -Песи баласы хуш, без алга таба сәяхәтебезне куянкай белән дәвам итәбез. Велосипедларга утырдык.
Алга таба барабыз
Велосипед белән без.
Чың-чың-чың.
Бик күп җирләрне үттек,
Бер авылга килеп җиттек.
Т. -Менә безнең икенче тукталышыбыз. Балалар, карагыз әле тирә-юньгә, бар җирдә дә агачлар. Кая җиттек икән без.
Б. -Урманга.
Т. – Әйе, дөрес, балалар без урманга килеп чыктык. Карагыз әле, ничек җил чыкты. Әйдәгез әле, без дә җил белән бергә уйнап алыйк.
Ял өлеше:
Җил исә-исә-исә
(Кулларны өскә таба селкибез),
Агачларны селкетә
(Кулларны өскә күтәреп чайкыйбыз).
Җил тына-тына-тына
(Чүгәләп утырабыз),
Агачлар үсә-үсә-үсә
(Кулларны өскә күтәреп, аяк очларына басабыз).
Т. -Әфәрин, балалар. Җил белән уйнап без дә ял итеп алдык.
Куян: -Балалар, урман минем туган җирем. Мин монда яшим. Минем дусларым күп, алар да монда яши. Менә сезгә кәрзин, танырсызмы аларны.
Т. -Балалар, әйдәгез әле куянның дусларыф белән танышыйк. Мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез җавапларын әйтергә кәрзиндәге уенчыкны табып күрсәтергә тиеш буласыз.
Т. -Алгы тәпие кыска,
Чабарга ул бик оста,
Соры тунын салада,
Ак тунын кия кышка.
Ислам:-Куян.
Т. -Бик дөрес. Безгә куян уенчыгын табып күрсәт әле.
Т. -Энәсе күп – йөзләп, меңләп!
Берни тегә алмый юньлән.
Б. -Керпе.
Т. -Әйе балалар бу керпе. Керпе уенчыгын алып күрсәт әле, Алсу. (Бала күрсәтә).
Т. -Көлтә-көлтә койрыгым,
Селки-селки барамын.
Кетәклеккә кереп мин
Тавык-чеби аламын.
Б. -Төлке.
Т. -Кәрзиндә тагын нинди уенчыклар калды карыйк әле.
Б. -Аю, бүре.
Т. -Бу хайваннар барысы да урманда яшиләр. Алар барысы да үзләренә үзләре азык эзлиләр, үзләрен үзләре карыйлар. Алар кыргый хайваннар дип аталалар.
Т. –Кич тә якынлаша, әйдәгез, балалар, кире бакчабызга кайтыйк. Ә куян үзенең дуслары белән кала. Сау бул, куянкай. Киттек, балалар.
-Чың, чың, чың, чык,
Бик күп җирләр үттек,
Бакчага кайтып җиттек.
Т. –Балалар, менә безнең сәяхәтебез дә тәмам. Без бакчабызга кайттык.
-Сезгә сәяхәт ошадымы?
-Без сезнең белән кайда булдык?
-Нинди хайваннар, җәнлекләр белән таныштык?
-Балалар, сез бүген шундый яхшы шөгыльләндегез, мин сезнең белән бер уен уйнап аласым килә.
Хәр. уен “Йорт һәм кыргый хайваннар”.
Максаты: хайван, җәнлек маскалары кигән балалар музыка астында төрле хәрәкәтләре ясап йөриләр, йөгерәләр. Музыка туктауга билгеләнгән урынга качалар.
Йорт хайваннары -өй макеты янына, кыргый хайваннар -агач макеты артына.
Шөгыль тәмам.
Татарстан Республикасы
Әлки муниципаль районы
“1 нче “Ромашка” балалар бакчасы”
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
тәрбиячесе
ГАТИНА ГӨЛИЯ МИНХАРИС КЫЗЫ
Комментарии: |