Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Авылда әбидә кунакта”

21779_640Кечкенәләр төркеме

 

Бала һәм әйләнә-тирә дөнья.

Әзерлек эше: балалар белән хайваннар турында шигырьләр уку, табышмаклар өйрәнү, хайваннар турында диафильм карау (нәрсә белән тукланалар, кайда яшиләр) , хайван тавышларын магнитофон язмасыннан тыңлау, дидактик уен: “Кем ничек кычкыра?”.

Материал: йомшак уенчыклар: мәче, сыер, сарык, агач макеты, өй төзү материалы, кубиклар, балаларга тәм-том, уенчык телефон, хайваннар тавышы.

Кулланылган әдәбият:

1. Бондаренко Т. М. – беренче кечкенәләр төркемендә “Комплекслы шөгыльләр”.

2. Журнал “Балалар бакчасында бала” 2010 ел, №6.

3. “Гөлбакча” балалар бакчасы өчен хрестоматия.

 

Шөгыльнең структурасы.

Кереш – 3 минут.

1. Сюрприз өлеш.

2. Балалар белән әңгәмә үткәрү.

3. Сораулар бирү, җаваплар алу, диалог формасында.

4. Сәяхәткә китү. Сораулар.

Төп өлеш – 10 минут.

Яңа тема буенча методик алымнар:

Авылга сәяхәт. Поездга утыру, мәче белән очрашу, шигырь сөйләү. Әби белән очрашу, әңгәмәләшү. Йорт хайваннарына ян-корма ясау.

Йомгаклау – 2мин.

1. Балаларга сораулар бирү.

2. Балалардан җавап алу.

3. Балаларны мактау.

 

Максат:

– Балаларны йорт хайваннары белән таныштыруны дәвам итү, тышкы кыяфәтләре үзенчәлекләре һәм файдалары турында белем бирү, сөйләм телен, аваз сәнгатьлелеген, аваз охшашлык чараларын булдыру.

Игътибарлылыкны, күзәтүчәнлекне, сөйләм телен, ишетеп тану саләтен үстерү.

Мөстәкыйль фикерләү саләте тәрбияләү, йорт хайваннарына карата кызыксыну һәм сакчыл караш тәрбияләү.

 

Шөгыль барышы.

Сюрприз өлеш. Телефон шалтырый, телефонны алу.

-Исәнме, әби! Әбекәй, берәр хәл булдымы әллә?

-Ярый, ярый, борчылма бер дә. Без хәзер килербез. (Балаларга карап)

-Балалар, әбекәй шалтыраты. Аңа нидер булган, ахрысы, ул хәзер үк авылга килүебезне үтенде. Әйдәгез, балалар, тизрәк барыйк. Җәяү барсак озак барырбыз, шуңа күрә әйдәгез поездга барыйк.

-Барабызмы, балалар? (Балалар тәрбияче артыннан паровоз булып төзелеп басалар) .

-Киттек.

 

Чу-чу-чу,

Безнең поезд алга, авылга таба чаба.

Ә поезд эчендәге балалар әбигә ярдәмгә бара.

Чу-чу-чу.

(Агач макеты янына килеп җитәләр).

 

-Менә, балалар, ниһаять, без авылга да килеп җиттек. Песи безгә каршы чыккан, әйдәгез әле песине күзәтик, песинең башы, күзе, колагы, гәүдүсе, койрыгы. . .

-Әйе, бик дөрес, балалар. Карагыз әле, мәченең тырнаклары аяклары астында. Тычкан тоткан вакытта ул тырнакларын менә шулай чыгара (күрсәтәм). Әйдәгез, балалар, хәзер сез дә мәче тырнакларын ничек чыгаруын күрсәтегез әле! (Балалар хәрәкәт ясап, тәрбияче белән берлектә түбәндәге шигырь юлларын сөйлиләр) .

-Мәче бара,

Тырнакларын чыгара;

-Мяу-мяу-мяу,

Мин тычкан тотам,

-Мяу-мяу-мяу,

-Балалар, әби кая соң? Әйдәгез бергәләп аны чакырыйк әле! (Бергәләп аны чакыралар)

-Әбекәй, син кайда?

-Ой, курыктым, кайгырдым мин. Исәнмесез, балалар!

-Исәнме, әби! Сиңа нәрсә булды соң?

-Мин бүген һава суларга диеп сыерымны һәм сарыгымны урамга чыгарган идем. Ә алар әле кайтмадылар, адашканнардыр инде, бичаракайларым!                                                                                                                       Минем бер мәчем генә калды инде (елый), мич башында көннәр буе йоклый. Балалар, сез миңа сыерым белән сарыгымны табарга булышырсызмы икән?

-Әбигә булышырбызмы, балалар?

-Әйе!

(Тәрбияче белән берлектә хайваннарны эзләргә китәләр)

-Әйдәгез, балалар, әбигә сыерын табарга булышыйк.

-Ниндидер тавыш. (Балалар)

-Менә бит сыер кая булган?

Сыерның нәрсәләре бар?

-Башы, мөгезләре, гәүдәсе, койрыгы.

-Балалар, сыерның мөгезе нинди?

Яле, Зилә күрсәт әле.

-Әйдәгез, балалар, сыерыбызга да шигырь сөйләп күрсәтик әле.

 

-Сыер бара.

Җыр җырлап.

-Му-му-му.

-Му-му-му.

Сөт эчегез, балалар.

Файдалы ул, шифалы.

-Му-му-му!

 

-Балалар, сыерны без таптык, ә хәзер әйдәгез сарыкны эзләргә киттек.

(Сарык кычкырган тавыш ишетелә)

-Балалар, ниндидер тавыш килә. Нәрсә тавышы булыр бу?

-Сарык (балалар әйтә)

-Балалар, сарыкның да сыер, мәче кебек нәрсәләре бар?

-Башы, гәүдәсе, койрыгы.

-Сарык ничек тавыш бирә?

-Бә-бә-бә.

-Әйдәгез, сарыкка да шигырь сөйләп күрсәтик.

-Сарык чаба.

Җыр җырлый-җырлый.

-Бә-бә-бә.

Мин кешеләргә

Ит һәм йон бирәм.

-Бә-бә-бә.

 

-Афәрин, балалар!Сыерны да, сарыкны да таптык. Сыер, сарык, мәче – йорт хайваннары, алар кешеләр янында яшиләр һәм һәрвакыт кешеләргә файда китерәләр. Сыер-сөт, сарык-йон, ит бирә, ә мәче исә тычкан тотып кешеләргә файда китерә.

-Әйдәгез, балалар, өй хайваннар өчен яп-корма төзик. Бүгенге кебек әбинең хайваннары тагын чыгып китеп адаша күрмәсеннәр. (Магнитофонда”авыл авазы”ишетелә, балалар тәрбияче белән берлектә эшлиләр) .

-Афәрин, балалар, булдырдыгыз.

-Ә хәзер, балалар, әйдәгез, киредән поездга утырып бакчабызга кайтыйк.

-Балалар, сезгә бүгенге сәяхәтебез ошадымы, бүген нәрсәләр белән очраштык?

-Мәче, сыер, сарык.

-Алар безгә нинди файда китерәләр?

-Сыер-сөт бирә, сарык-йон бирә, ә мәче тычкан тота.

-Афәрин, балалар, сез миңа бик ошадыгыз.

 

Татарстан Республикасы

Әлки муниципаль районы

“1 нче “Ромашка” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ГАЛЯУЕТДИНОВА ЛӘЙСӘН ФАВАРИС КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий